Хезмәт

Эшләре көйле, күрсәткечләре югары

Сеңлем, хезмәт юлымда кем генә булып эшләмәдем инде мин, комбайнчы да, тракторчы да булдым, рәислек итеп кенә карамадым, - диде бер абзый «Яңа тормыш» машина-трактор паркы һәм анда эшләүчеләр белән танышып йөргәндә.

Әйе, чыннан да нинди эшкә алынсалар да ахырынача уңышлы башкарып чыгучылар хезмәт куя әлеге коллективта. Кайсы белән генә сөйләшмә, барысы да диярлек икешәр техникада эшли.

Чәчүгә чыгарга техникалар тулысынча әзер монда, бары тик көннәрнең рәтләнеп, басу-кырларга керерлек булып җирләрнең кипшереп җибәрүен генә көтәләр. Эшләгән кеше эшне таба, күрә белә инде ул, кемнеңдер кушканын көтеп утырмый, «Т-150» һәм «К-744 Р2» тракторларын иярләүче Ришат Әсхадуллин турында да шундый фикер калды миндә. Үз эшен бөтен нечкәлекләрен белеп башкаручы тракторчы сөйләшүгә килгәндә генә оялчан булып чыкты. Яңгул авылына Арбордан күченеп килгән алар. Шуннан бирле «Яңа тормыш»та механизатор булып эшли ул, бер карасаң 15 ел аз да, күп тә кебек, әмма бу вакыт аралыгында Ришат үзен бары яхшы яктан күрсәткән, шуңа да аның турында кемнән генә сорама, тик тора белүчеләрдән түгел ул, диләр. Аммиак кертүгә көйләнгән «Т-150»ына эш бетеп китсә, икенче тракторы белән чыгып, тырмалау һәм чәчү эшләренә керешә икән.

Шулай ук Илшат Нәҗипов турында да уңганнарның-уңганы ул дип әйтәләр. Яздан алып көзгә кадәр өенә кайтып кермәс, «Т-150» тракторы белән чәчүлек җирләрен әзерләү эшләрен башкарганнан соң, «Магдон» комбайнына эш башлануга аны иярләүгә керешә, ә инде сезон ябылгач, гаражда мастер-наладчик булып эшли. Эретеп ябыштыручы булып эшләүче Шамил Гарипов белгечлеге буенча зоотехник. Урау юллар аша ул бүген башкара торган хезмәтенә туктала. Җәмгыятьтә эшләү шартлары канәгатьләндерәме сезне дигән соравыма ул бары тик уңай җаваплар гына бирде, бигрәк тә печән белән саламны рулонлап капка төбенә кадәр китереп бирүләренә сөенә ул. - Элеккеге кебек пакустан җыеп йөрисе юк хәзер, өйгә кадәр китереп бирәләр. Гомумән, мал асрап торган кешеләр өчен бөтен шартлар да тудырылган. Каяндыр читтән эзләп йөрисе юк, - диде ул. 1974 елдан бирле хуҗалыкта эшләүче Рәлиф Фатыйхов та механизаторлар арасында зур хөрмәткә лаек кеше. Баштагы чорда тракторда, комбайнда, машинада эшләсә, бүген ул иң кирәкле хезмәтләрнең берсен - тимерче эшен башкара. Инде лаеклы ялда булуына да карамастан, көчен жәлләми эшли ул. Альберт Хәйруллин да тормышын «тимер ат»ларга багышлаган. 1980 елдан бирле күпме хезмәтен керткән ул шушы җәмгыятькә. Бүгенге көндә тракторына чәчү агрегатын тагып куйган, бары «Чыгабыз» дигән команданы гына көтеп йөри ул.

Хезмәте туган җиргә бәйле гади, тырыш кешеләребезне ничек кенә мактасаң да аз булыр кебек, шуңа күрә җәмгыятьнең алдынгы хезмәткәрләрен санап китмичә булмый: автобус һәм бензовозда эшләүче Алмаз Сәләхетдинов, слесарь хезмәтен башкаручы Рифат Гыйләҗев һәм Васыйл Зарипов, «МТЗ-82» тракторында һәм «Полесье» комбайнында эшләүче Марат Газыймҗанов, «КамАЗ»да эшләүчеләр: Ринат Кадыйров, Рәлиф Габделхаков, Илшат Габделхаков, Радик Гарипов, Марат Сибгатуллин, «К-701» «тимер ат»ын иярләүче Габделфәрт Абдельхаков, «А-90ТГ» тракторында эшләүче Шамил Гыйльманов, «Т-150»та эшләүче - Нәкыйп Хәйретдинов, «МТЗ» тракторларында хезмәт куючылар: Рифкать Габделхаков, Ленар Вәлиев, Илфар Миңнемуллин, Рамил Зәкиев, Газыймҗан Исмәгыйлев, Фазыл Әхмадуллин, Рамил Мөбарәкҗанов, Нурислам Гарифуллин, Рашит Нәбиев, Сергей Щербаков, Владислав Петров, «ГАЗ-53» машиналарында шоферлар: Айдар Нигъмәтҗанов, Илдар Закиров, Салихҗан Сабирҗанов, Наил Әхмадуллин, Владимир Щербаков.

Җәмгыятьтә гаиләләре белән эшләүче кешеләр дә күп, шундыйларның берсе Вәлиевлар гаиләсе. Гаилә башлыгы Рифкать амбар мөдире булса, Роза ханымның кул астында бөтен кирәкле запас частьлар сакланучы склад, ә уллары Фәрит гараж мөдире вазыйфасын башкара, «Яңа тормыш»ның яшь белгече буларак, җәмгыять үсешенә үзеннән лаеклы өлеш кертә.

Механизаторларны ярты сүздән аңлап, трактор-машиналар ватылганда алны-ялны белми чабучы кеше - ул әлбәттә баш инженер. «Яңа тормыш» җәмгятендә әлеге вазыйфада Радик Мардян эшли. Укып бетерүгә әлеге җирлектә эшли башласа да, инженер эшен 2009 елдан гына башкара ул. Үзе җаваплы булган бөтен эшне дә вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарырга күнеккән кеше ул. Аның кул астында 36 трактор, 16 йөк машинасы, 9 комбайн һәм башка авыл хуҗалыгы машиналары бар. Заправкада эшләүче Рахип Гыйльманов әлеге хезмәтен 21нче елын башкара. Язгы чәчүгә әзерлек ничек соң, дип сорыйм аннан. - Көне генә булсын, без әзер, ягулык та, май да җитәрлек, диде ул. Димәк, тулы составта басу-кырларга чыгарга бөтен мөмкинлекләре бар яңгуллыларның.

«Яңа тормыш»ларның башкарган эшләре сокланырлык. Паркта әлегә өмә ясамасалар да, эш урынында чисталыкны саклап эшләү нәтиҗәсе бар. Һәрбер кеше үз эшендә, вакыт үткәрү өчен генә «селкенеп» йөрүчеләре дә күренмәде. Бер-береңә хөрмәт булган җирдә, эшләве уңайлы да, кызыклырактыр да шул. Киләчәктә дә әлеге коллективка югары күрсәткечләреннән артка чигенми эшләүләрен телибез.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: