Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Эшләре бербөтен чылбырдай, нәтиҗәләре сөенердәй (фото)

Бары тик дөрес планлаштырган эш булганда гына һәрбер эшнең нәтиҗәсе дә югары була.

Яңгыр яву сәбәпле кайбер хуҗалыклар урып-җыю кампаниясен өзлекле рәвештә алып барырга мәҗбүр булсалар, «Бөрбаш» җәмгыяте кырларында эшләр гөрли, чөнки Бөрбаш ягында соңгы 5-6 көндә бер тамчы да яңгыр төшмәде диләр.

Биредә өчесенә җиде техника иярләүче оста механизаторлар хезмәт куя.

Комбайннардан тыш Нурислам Сабирҗановн»Кыр кораб»лары җыеп алган уңышны җилдәй җитез шоферлар — Рамил Дәминов, Илдар Сабиров һәм Илдар Юнысов ындыр табагына алып кайтып торалар.

Ул арада баш агроном Искәндәр Гыйльметдинов чиста кайтамы, дымлылык ничек дип ындыр табагындагылардан сыйфатын кайгыртып сорый. Комбайннар артыннан калган саламны җыеп алырга дип пресслаучылар да басуга килеп җиттеләр. Биредәге эш тәртибен күзәткәч, бербөтен чылбыр белән чагыштырасы килде.

Бары тик дөрес планлаштырган эш булганда гына һәрбер эшнең нәтиҗәсе дә югары була. Ә менә кайсы культура уңышы белән сөендерә, кайсыныкы чигенкерәк чыгуы турында баш агроном белән сөйләшүебезне «Хезмәт» газетасының җомга саныннан укып белә алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев