Хезмәт

Фарсель Зыятдинов: «Кышын бәрәңге яхшы саклансын дисәң, аны казып алу срогын сузарга ярамый»

Әле көзнең беренче атнасы гына булса да, күпләр бакча эшләрен тәмамлап килә. Күп авылларда бәрәңге бакчалары да бушап калды инде.

30нчы август, ял көне булу уңаеннан, туган-тумачалар авылга кайтканда бәрәңгене нигә алмаска ди әле? Гомумән, бәрәңге алуның билгеле бер вакыты бармы? Аны кышка ничек сакларга? Шул сорауларга җавап эзләп, бакчачы-галим Фарсель абый ЗЫЯТДИНОВ белән әңгәмә кордык.

– Фарсель абый, күпләр инде бакчадагы бәрәңгеләрен алып бетерде, ә кемдер «иртә бит әле» дип кул селти. Бәрәңге алуның вакыты бармы?

– Татарстанда бәрәңге алу вакыты сентябрь уртасына туры килә. Ләкин иртә өлгерешле бәрәңгене июль урталарында, ягъни бүлбеләрнең кабыклары әле юка һәм җиңел генә сыдырып төшерергә мөмкин вакытта ук ала башлыйлар. Кышын бәрәңге яхшы саклансын дисәң, аны казып алу срогы белән соңарырга ярамый. Бу эшкә бәрәңге яфраклары саргая башлагач ук керешергә кирәк. Алынасы бәрәңгенең сабагын бер атна алдан чабып кую да мөһим.

– Икенче елга бәрәңге утыртылачак җирне ничек эшкәртергә?

– Икенче елга бәрәңгедән мул уңыш алу өчен көздән туфракны 20-25 сантиметр тирәнлектә туңга казып калдырырга кирәк. Казыр алдыннан бакчаның һәр квадрат метрына 6-7 килограмм черемә кертү зарур, чөнки уңыш белән бергә, һәр тонна бәрәңге исәбенә, туфрактан 5-6 килограмм азот, 2 килограмм фосфор, 8-10 килограмм калий чыга. Шуңа да Органик ашламаларны ел саен кертергә кирәкми, билгеле. Бигрәк тә тиресне яңа килеш кертергә ярамый, чөнки таркалмаган тиресне туфрактагы микроорганизмнар тиешенчә үзләштерә алмый. Икенчедән, туфракта азотның күп булуы бәрәңгенең тәм сыйфатын үзгәртергә сәләтле. Ләкин 3-4 елга бер тапкыр туфракка органик ашламалар кертсәң, яхшы. Аеруча черегән тирес әйбәт. Туфракның 1 квадрат метрына 7-8 килограмм торф кертсәң дә, яхшы уңыш китерер. Әгәр дә алары булмаса, һәр сутыйдан кимендә 200 килограмм бәрәңге үстереп алу өчен көзен 100 квадрат метрга 2-3 килограмм суперфосфат һәм 1,5 килограмм калимаг яки көл кертергә була. Туфрак әче булса, һәр сутыйга 5-6 килограмм фосфор оны кертергә мөмкин. Шулай ук катнаш ашламалар да кулланырга була. Моның өчен һәр сутыйга 5-6 килограмм азофос, нитрофос яки нитроаммофос алына һәм аларга көл яки калийлы ашлама кушыла. Аннары, бәрәңгене казып алгач, шул урынга арыш чәчәргә була. Болай эшләгәндә җирдә чүп үләннәре аз була, туфракның структурасы яхшыра һәм ул туклыклы матдәләргә байый. Яз җитеп, җир кипкәч, арышның яшел массасын чабып аласың һәм туфракны казыганда тамырын әйләндереп күмәсең.

– Алабугадан бер укучыбыз хат язган: «Бәрәңгеләрнең башта яфраклары, аннары сабагы саргаеп шиңеп бетә. Уңышы да бик начар. Бу хәл 3-4 ел буе кабатлана. Бәрәңге орлыкларын да алыштырып карадык, төрле препаратлар да кулландык, файдасы юк. Җирнең үзендә берәр чир бар микән әллә?» – дип сорый ул.

– Үзем барып карасам, нәрсә икәнен төгәл әйтер идем. Бу фитофтороз авыруы булырга тиеш. Бәрәңге өчен иң куркыныч һәм киң таралган авыруларның берсе. Яфракларын, сабакларын һәм бүлбеләрне нык зарарлый. Башта аскы яфракларда соргылт төстәге таплар рәвешендә барлыкка килә. Ул дым җитәрлек һәм температура 16-18 градус булганда нык тарала. Яңа җиргә күчердек тә, авырудан котылдык түгел. Ул күзәнәк белән дә күчә. Авыру споралары тиз үрчи. Шуңа күрә бәрәңгене утыртканда да, алганда да эш коралларын да, утырту материалын да бакыр купоросы эремәсе белән зарарсызландыру мөһим. Бәрәңгене яңа җиргә утыртканда, авыру күзәнәк белән күчмәсен өчен 1 процентлы бордос сыекчасы яки бакыр купоросы хлорокисе (10 литр суга 20 грамм исәбеннән) эремәсен кулланырга киңәш ителә. Аннары, бәрәңге алган вакытта фитофтороз авыруы булган бәрәңге сабакларының кипкәнен көтеп тормыйча чабып алырга һәм аны бакчада калдырмаска, юк итәргә кирәк.

– Фарсель абый, күпләрне борчыган сораудыр мөгаен: бәрәңгене кышын ничек сакларга соң?

– Бик күп кешеләр бәрәңгене тиешенчә саклый алмаудан, аның черүеннән һәм бозылуыннан зарлана. Моның төп сәбәбе – бәрәңгене вакытында алмау һәм фитофтороз авыруының бүлбеләргә күчүенә ирек кую. Иртә өлгерешле сортларның орлыклык материалын махсус бәрәңге саклагычларында +1–3 градустан да югары булмаган температурада сакларга кирәк. Иң мөһиме, бәрәңгене сакларга базга салыр алдыннан кимендә атна ярым чамасы юка гына итеп таратырга, якты сарайларда киптерергә һәм яхшылап җилләтергә кирәк. Көннәр кояшлы торганда ачык һавада җилләтсәң, тагын да яхшырак. Саклауга куясы бәрәңге күп булмаганда, аны табигый вентиляция булдырылган базларда +2–4 градус температурада сакларга була.

 

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Безнең гәҗит

Фото: баш мөхәррир

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: