Хезмәт

Фидакарьләр эшли Сәрдегән фермасында

Салавыч Сәрдегәнендә яз башында булдык. Газетабызның 13нче март санында бу авылга багышланган сәхифәне Салавыч Сәрдегәнендә бердәнбер производство объекты булган фермадагы эшләр белән алдагы саннарның берсендә таныштырырбыз, дип тәмамлаган идек. Соң булса да уң булсын, шушы миссияне үтәргә булдык.

Бу фермага тәвәккәл, кыю һәм таләпчән, авылны һәм аның кешеләрен яхшы белгән һәм аңлаган Җәүһәрия Сабирова мөдирлек итә. Бер үк вакытта бригадир да ул. Авылда калган хезмәт яшендәге кешеләрнең күпчелеге (30дан артык) хуҗалыгын фермада эшләп алган акчага алып бара.
Инде күптән төзелгән иске торакларда да югары күрсәткечләргә ирешәләр. Монда азыкны арбага сәнәк белән төяп атлар белән кертәләр һәм утлыкларга да шулай ук кул белән салып чыгалар. Азык кертүдә көн саен бишләп кеше эшли. Сыер савучыларга җиңеллек тудыру өчен шулай иткәннәр. Яшел масса кардага трактордан гына бушатыла. Үлән ашатып кына мул сөт савып булмый. Сенажын да, фуражын да тиешлесен бирәләр, терлек организмында сөт ясалуга ярдәм итә торган макро-микро элементларны да норма таләп иткәнчә өстиләр. Фермада 500 башка якын терлек асрала.
150се савым сыеры. Аларны 4 группада 8 терлекче тәрбияли. Үзара ярдәмләшеп, килешеп, тату эшлиләр. Бу эш күрсәткечләрендә дә чагыла, бер-берсеннән аерма зур түгел. Быел беренче ярты елда иң күп сөт сауган Разия Габбасова белән Фәлиянур Мөхәммәтҗанова группасында ул 148 тонна булса, дүртенче урындагы Миләүшә Мөхәммәдиева белән Рафилә Ганиева да 130 тоннадан артык сауганнар.

Дилә Фәхретдинова белән Фәридә Һидиятова группасында бу күрсәткеч - 144, Гүзәлия Нәфыйкова белән Венера Баһаветдиноваларда 133 тонна тәшкил итә. Сыер савучылар атна саен бер көн ял итәләр. Аларны Сәрия Курамшина алыштырып тора. Кайчандыр бөтен сыйныфлары белән килеп, матур эш күрсәтеп, комсомол-яшьләр коллективы буларак республикага танылган фермада хәзер яшьләр юк. Сыер савучыларның иң яшь дигәне дә 1980нче елда туган. Тулаем фермада эшләүчеләрнең уртача яше - 45.

«Иске Салавычтагы кебек аз кешеләр белән күп продукция җитештерә торган мегафермалар яшьләрнең авылда калмыйча, шәһәрләргә тартылуын күздә тотып төзелә дә инде», - ди Җәүһәрия Сабирова. Замана таләбенә каршы килеп булмый шул. Заманында комсомол-яшьләр фермасында эшләгән Фатыйма Саттарова, Гөлфәния Каюмова, Фирдания Әхмәдуллина пенсия яшенә җиткәч тә беркадәр эшләп, инде бер-ике ел элек лаеклы ялга киткәннәр. Быел Разия Габбасова, Венера Нигъмәтуллинага 55 яшь тула. Венера 21 ел инде шушы фермада, терлекчеләрне берсеннән-берсе тәмле ашлар белән сыйлый.
Сәрдегәндә бозаулардан таналар үстереп, аз сөтле сыерларны алыштырып торалар, Салавычка да озаталар. Наҗия Яппарова белән Фирдәүсә Бариева 1 айдан 12 айга кадәрге бозаулардан быел ярты елда 712 центнер артым алганнар, һәр бозау тәүлек саен 753 граммга арткан. Фирдәүсә Шәмсетдинова белән Гөлфәния Каюмова (йөрәге түзмичә ялдан килеп эшли башлаган. Х. Н.) 12 айдан 18 айга кадәрге таналарның әйбәт үсешен тәэмин итәләр. Аларны чиратлап ял иттерергә быел фермага Лилия Дәүләтшина килгән.

Сәрдегәнлеләр сөтне тиешенчә суытып, яхшы сыйфат белән саталар, майлылыгы базистан югары. Оператор Харис Яппаров сөтне кабул итеп тиешле дәрәҗәгә суытуга җаваплы карый. Ферманың үзендә ветеринария табибы бар. Гөлназ Камилова терлекләргә һәр төрле профилактик чараларның вакытында үткәрелүен тәэмин итә. Ясалма орлыкландыру технигы Мөкаддис Яппаров та эшен зур җаваплылык белән башкаруы нәтиҗәсендә фермада кысыр калган сыерлар, таналар юк диярлек. Быелның узган яртысында 149 баш бозау алынган инде.

Бозауларның сакланышы да әйбәт. Менә шулай тыныч кына матур итеп эшләп яткан көннәре Салавыч Сәрдегәне авылы терлекчеләренең. Элекке еллардагы комсомол-яшьләргә хас энергия дә бетмәгән әле үзләрендә.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: