Хезмәт

Хезмәтебез үзебез өчен (фото).

Терлекчектәге быелның узган дүрт айлык эшенә нәтиҗә ясау өчен җыелган семинар-киңәшмәдә сөтчелек белән беррәттән, күмәк хуҗалыклар кассасына әйбәт акча кертә алган ит җитештерү буенча да зур сөйләшү булды.

Үткән дүрт айда мөгезле эре терлек ите җитештерү узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 22 процентка артык, 1758 тонна тәшкил итте. Хуҗалыклар кассасына терлек сатудан 164 миллион сум акча керде. 1 центнер терлек сатуның уртача бәясе 10 мең 152 сум булды. Узган ел бу сан 5896 сум гына иде. Монда нәселле таналар күп сатуның да йогынтысы бар билгеле, әмма таналардан башка да тере үлчәүдә 1 центнер терлекне сату бәясе 9077 сум тәшкил итте.
Быел нәселле таналар узган елга караганда күбрәк сатылды һәм бу күп хуҗалыкларның икътисади хәлен яхшыртуга ярдәм итте. Дүрт айда 434 баш нәселле тана сатудан аларга 37 миллион сумнан артык акча керде. Тананың 1 центнерын сату бәясе уртача 17027 сум булды. Узган ел район хуҗалыклары мөгезле эре терлек ите җитештерү буенча зыянга эшләгән иделәр. Быел исә, 24 миллион 182 мең сум табыш алдылар. Елның беренче дүрт аен 17,3 процент рентабельлелек белән төгәлләделәр. Алай да хуҗалыклар арасында зыянга эшләүчеләр дә бар. «Уңыш» хуҗалыгы 25 баш нәселле тана сатып та, 1 миллион 179 мең сум зыян күрде. Монда рентабельлелек минус 20,9 процент тәшкил итте. «Алга» терлекчелекнең бу тармагында 74 мең сум зыянга эшләде. Дуңгызларны бетергәч, мөгезле эре терлекләр үстерү белән җитдирәк шөгыльләнергә буладыр бит инде. Быел дүрт айда терлекчелекнең әлеге тармагында «Бөрбаш» хуҗалыгы да 53 мең сумлык зыянга эшләде. Бу ике хуҗалык белгечләре моның сәбәбен тана сатмауларына кайтарып калдырмакчылар. Әмма алар кебек үк бер баш та тана сатмаган тагын 6 хуҗалык елның беренче дүрт аенда бу тармакта зыянга эшләмәде бит.
Районда хәзер биш хуҗалык кына дуңгыз асрый. Алар быел 381 тонна ит җитештерделәр, шуның 282 тоннасы сатылды. Дуңгыз ите сатудан 30 миллион 596 мең сум акча керде. Узган ел 1 центнер дуңгыз итенең уртача сату бәясе 7527 сум булса, быел дүрт айда 10 мең 869 сум тәшкил итте. 8 миллион 66 мең сум табыш алынды. Рентабельлелек 35,7 процент булды. Сатылган 1 центнер итнең үзкыйммәте 8004 сум. Узган ел дүрт айда рентабельлелек 1,6 процент кына иде. Бу өлкәдә зыянга эшләүчеләр булмаса да, «Активист» хуҗалыгының саткан дуңгыз ите бик аз, шуңа күрә быел дүрт айда сатканнан кергән акча да 128 мең сум гына. Монда аларның дуңгызчылыкны бетерүгә йөз тотулары да чагылыш табадыр. Болай сузып йөргәнче я бетерергә, я бу тармак белән кабат чыңлап торып шөгыльләнә башларга кирәктер.
«Кама» җәмгыяте базасында үткән семинар-киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе белгечләре тарафыннан терлекчелеккә тирән анализ ясалды, хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре фермаларда булып, андагыларның эш тәҗрибәсе белән таныштылар. Монда эш кешесенә кадер зур, терлекчеләрнең хезмәтенә түләү әйбәт һәм ул тоткарлыксыз бирелә, эш киемнәре белән тәэмин ителгәннәр. Терлекчеләр коллективы ел саен яшьләр исәбенә тулылана. Камалыларның мөгезле эре терлекләр симертү тәҗрибәсе аеруча зур игътибарга лаек. Биредә үгезләрне ел әйләнәсе диярлек ачык һавада симертәләр. Силос, сенаж запаслары күп һәм аларны әле дә үгезләргә туйганчы ашаталар, фуражлары да җитәрлек.
Монда үгезләрдән тәүлеккә 800әр грамм һәм аннан да югары артым алалар. Аерым группаларда һәр үгезнең тәүлеклек үсеше килодан артып киткән. Семинарда терлекчелектә яңа технологияләр куллану, заманча техникалар, җайланмалар кайтару турында гына түгел, үзебезнең булган мөмкинлекләрне нәтиҗәле, файдалы итеп куллану турында да җанлы сөйләшү булды.
Семинар-киңәшмәнең икенче өлеше игенчелеккә багышланды. «Балтачагрохимсервис» берләшмәсенең Пыжмара җирлегендәге басуларын карадылар, узган көз яңа агротехник алымнар белән чәчелгән уҗым басуында булдылар, сабан культуралары чәчеләчәк кырда ике канатлы яңа җир эшкәртү агрегаты белән таныштылар. Аннан заманча чәчү агрегатын карау өчен махсус «Кызыл юл» хуҗалыгы басуына килделәр. «К-744» тракторына тагылган чәчү агрегатына нибары өч кеше хезмәт күрсәтә. Механизатор Алексей Дербилов тракторда, шофер Раиф Нургалиев «КамАЗ» автомашинасының әрҗәсен урталай бүлеп, бер өлешендә орлык, икенчесендә ашлама китерә. Аңа ярдәмчесе Фәнил Гапдуллин булыша. Шушы өчәү (рәсемдә) көн саен 100 гектарга якын җир чәчә. Өч чәчкечле агрегат таккан «МТЗ»лар дан бер ярым - ике тапкыр күп эшли. Әле соңгысына хезмәт күсәтү өчен 6 - 7 кеше кирәк.
Киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләрне яңа технологияләрне, алдынгылар тәҗрибәсен өйрәнү, заманча техникалар кайтару хуҗалыкларның икътисадын тагын да үстерүдә зур этәргеч бирәчәк дип искәртте. Искегә ябышып, гел бер урында таптанып кына икътисадны алга җибәреп булмый.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: