Хезмәт

Хуҗалыгың бай булса, тормышың җай булыр яисә кайда күпме түлиләр

Яхшы яшәү өчен яхшы түләнә торган эш кирәк. Авылда яшәүчеләрнең төп халкы үзләрен эшле дә, ашлы да иткән җәмгыятьләр яшәсен ди.

Узган ел райондагы 20 авыл хуҗалыгы җәмгыятендә 2509 кеше хезмәт куйса, быел ул 1нче июльгә 2520гә җиткән. Иң күп кеше - 204 - «Татарстан» хуҗалыгында эшли. Аннан кала «Дуслык» (186), «Яңа тормыш» (176), «Игенче» (156), «Бөрбаш» (145), «Кызыл юл» (141), «Сорнай», «Якты юл» һәм «Кама» (129ар кеше) җәмгыятьләре тора. Иң азы - 53, 76 һәм 83 кеше - «Уңыш», «Арбор», «Борнак»та. Җәмгыятьләрдә эшләүчеләр узган елгыдан 45 кешегә арткан. Аларның 16сы - «Дуслык»та, 15е - Тимирязев исемендәге хужалыкта. Шул ук вакытта 34 кеше киткән. «Бөрбаш»та, «Активист»та - 6шар, «Труд»та - 5, «Борнак»та 4 кеше узган елгыдан ким.

«Уңыш»тан кала барлык хуҗалыкларда да хезмәткә түләү фонды узган елның 1нче июлендәгедән артык. Бу, үз чиратында, эшләүчеләргә айлык хезмәт хакын арттырырга мөмкинлек биргән. Монда иң зур үсеш яшь җитәкче Булат Исрафилов эшли башлаган Тимирязев исемендәге хуҗалыкта - эшләүчеләрнең айлык хезмәт хакы 4885 сумга артып, быел беренче ярты елда 18741 сумга җитте. Һәм бу район авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре арасында иң югары күрсәткеч. Хезмәткә түләү буенча мактаулы «Яңа тормыш»ны да уздырганнар, анда бер эшләүченең айлык хезмәт хакы 18727 сум тәшкил итте. Өченче урындагы «Труд»та ул 18286 сум. «Сосна» механизаторлары Фирдәвес Ситдыйков җитәкчелек итә башлагач, хезмәт хаклары артты диләр. Хәзер ул биредә бер эшләүчегә уртача 17412 сум тәшкил итә. Әле узган ел 14740 сум гына булган. Дилбегәне соңгы елларда гына кулына алган Айнур Нотфуллин җитәкләгән «Татарстан» хуҗалыгында да эшләүчеләргә түләү ел саен яхшыра. Быел 1нче июльгә айлык уртача хезмәт хакы узган ел елгыдан 1709 сумга күбрәк - 17932 сум булган. «Смәел»дә - 17884, «Сорнай»да - 17873, «Бөрбаш»та - 17031, «Кызыл юл»да 17026 сум тәшкил итә. Калган хуҗалыклар күпме түли? Сводканы айга иң аз түләүчедән башлыйбыз, 1нче июльгә, сумнарда:

Реклама

Уңыш
14289
Алга
14349
Дуслык
14668
Борнак
14902
Активист
15282
Тукай исем
15762
Арбор
16200
Маяк
16344
Кама
16375
Якты юл
16420
Игенче
16696

Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре буенча уртача айлык хезмәт хакы 16758 сум тәшкил итте. Ә район буенча ул 17376 сум. Димәк, авыл хезмәтчәннәре ай саен 618 сум акчаны районның уртачасыннан кимрәк ала әле. Узган ярты елда авылда эшләүчегә хезмәт хакын арттыру юнәлешендә беркадәр эшләнгән. Әмма ел башланганда муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин куйган бурычны - авыл хуҗалыгында уртача айлык хезмәт хакын район күрсәткеченә җиткерү - үтәү өчен нык тырышасы бар әле.
Бу хезмәт хакы фондын нигезсез арттыру исәбенә эшләнергә тиеш түгел. Эшләп тапканынны ашап бетереп барсан, хуҗалыкның киләчәге, производствоны алга таба үстерү, яңарту мөмкин булмаячак. Җәмгыятьләрдә акча кеременең хезмәт хакына тотылган өлеше быел ярты елда узган елгыдан 1 процентка күбрәк булды. Эшләгән кешегә түләү өчен «Сорнай», «Борбаш», «Борнак»та акча кеременә карата хезмәткә түләү фондын - 7шәр, Тукай исемендәге хуҗалыкта - 6, «Алга»да 5 процентка былтыргыдан күп сарыф иттеләр.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча быел 1нче июльгә район хуҗалыкларында акча кеременең 27 проценты хезмәт хакы фондына киткән. Сводкадагы саннарның беренчесе - быел, икенчесе узган ел 1нче июльгә район хуҗалыкларына кергән акчаның хезмәт хакы фондына тотылган өлеше (процентларда):
Якты юл
37
35
Активист
35
31
Борнак
32
39
Игенче
32
34
Тукай исем
30
36
Яңа тормыш
30
31
Сорнай
29
36
Дуслык
28
29
Арбор
28
25
Алга
28
23
Труд
27
27
Татарстан
26
24
Маяк
26
30
Бөрбаш
26
33
Уңыш
26
25
Сосна
25
26
Смәел
25
27
Тимирязев исем
24
21
Кызыл юл
23
26
Кама
22
23
Район буенча
27
28

Бу сводкада алда торганнары түгел, соңгыларының эше мактауга лаек.Мәсәлән, Тимирязев исемендәге хуҗалык акча кеременең 24 процентын гына эшләүчеләргә түләүгә тотып та, хезмәт хакын бик күпкә арттырды. Ә алда беренче бишлектә торган хуҗалыклар эшләүчегә түләүгә керемнән иң зур калҗаны тотсалар да, уртача районныкыннан түбән хезмәт хакы түлиләр. Продукция җитештерүгә тотылган чыгымнарны чигерсән, түләүне арттырырга башка мөмкинлекләре юк. Әле тагын производствоны яңартырга, төзергә, яңа техникалар алырга кирәк. Монда бер генә юл - сөтне, итне мөмкин кадәр аз чыгымнар тотып күбрәк, сыйфатлырак итеп җитештереп әйбәт бәягә сату, нәселле терлекләр үстереп, игенчелектә сортлы орлыклар, сатып алучы кызыгырлык бәрәңге һәм башкасын игеп акча эшләү кала. Үзенә түләнгән хезмәт хакының җитештерүдән алынган акча кеременә турыдан-туры бәйлелеген хуҗалыктагы һәр эшләүче белеп торырга тиеш. Кырлардагы, фермалардагы эшнең торышы, ул район авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче 2520 кешенең һәркайсының хезмәт хакы белән бәйле.
Фото: http://vk.com/id240634996?z=photo-30179569_373142930%2Fwall240634996_6228

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: