Хезмәт

Иӊ авыры – фикерне үзгәртү

Хисап җыелышында хезмәтчәннәр алдында чыгыш ясарга җыенып йөргән «Сосна» җәмгыяте җитәкчесе Фирдәвес Ситдыйков һәм баш белгечләрнеӊ йөзләренә чыккан борчылу чаткылары җыелышныӊ әһәмиятен тагын бер кат дәлилли иде сыман.

Дөрестән дә, район башлыгы Рамил Нотфуллинныӊ катнашуы һәм соӊыннан хуҗалыкныӊ эшчәнлегенә җентекләп аӊлатма бирүе ирешелгән уӊышларга да, җибәрелгән кимчелекләргә дә «икенче күзлектән» карарга мөмкинлек тудырды. «Җәмгыятьнеӊ 2016 елдагы эшчәнлеге арзанга мул продукция җитештереп, аны яхшы бәягә сатып, хезмәт хакларын арттыру, эш һәм ял шартларын тагын да яхшырту, хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тулысынча үтәргә юнәлдерелде», дип башлады үзенеӊ сүзен хуҗалык рәисе. Уйлап карасаӊ, менә шушы бер җөмләгә игенчеләрнеӊ һәм терлекчеләрнеӊ, механизаторларныӊ һәм шоферларныӊ, төрле эш башкаручыларныӊ, хезмәткәрләрнеӊ ел буе башкарган эшләре керә дә бетә икән. Җәмгыять рәисе чыгышын игенчелек белән башлап җибәрүе бу тармакныӊ хуҗалык өчен, терлекчелекнеӊ үсеше өчен ни дәрәҗәдә югары әһәмияткә ия булуын күрсәтә. 2016 елда бөртеклеләрнеӊ һәр гектарыннан 34,8 центнер уӊыш җыеп алынган. Узган ел сөрү җирләренеӊ һәр гектарына тәэсир итү көче белән исәпләгәндә 48 килограмм ашлама кертә алсалар да, аныӊ җитәрлек булмавын җитәкче дә, баш агроном да чыгышларында таныдылар һәм аныӊ агымдагы елда күпкә зур булачагына басым ясап әйтеп киттеләр.

Бәрәӊге культурасын нигәдер үз итеп бетерә алмаганнар сосналылар. Дөрес, вакытында яуган яӊгыр булса, бәлки аларныӊ куйган хезмәтләре үзен-үзе аклаган булыр иде. Рапс культурасын үстерү дә хуҗалык игенчеләрен уӊайсыз хәлгә куйган, зур чыгымнар тотып 4 тапкыр бөҗәкләргә каршы эшкәртү үткәрсәләр дә, уӊышны мул ала алмаганнар. Бу очракта, хуҗалык рәисе, «безнеӊ җирлектә дә элек булмаган корткыч бөҗәкләр барлыкка килә башлады, корылыкны да кабатланмас, дип әйтә алмыйбыз, боларныӊ барысына да без әзер булырга тиеш», дигән фикере белән килешмичә булмый.

Терлекчелек өлкәсе аеруча игътибар үзәгендә, ел дәвамында даими керем кертүче тармак икәнен монда яхшы аӊлыйлар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе төзегән рейтингта «Сосна» хуҗалыгы районда җиденче урында. Соӊгы еллардагы үзгәрешләр, алып барылган төзелешләр нәкъ менә терлекчелеккә максатчан юнәлдерелгән. Бу үз чиратында алына торган продукциянеӊ артуында, терлекчеләрнеӊ эш шартларыныӊ күпкә яхшыруында чагылыш тапкан.

Терлек азыгыныӊ сыйфатын яхшырту, аны төрле өстәмәләр кушып, тиешенчә әзерләп бирүне кулланышка алганнар. 2012 елда азыкны бер терлек башына 48,2 центнер азык берәмлеге күләмендә әзерләгән булсалар, 2016 елда ул бары 29,1 центнер булган. Әмма алда әйтелгәнчә, заманча эш алымнары кулланып, аннан файдалану тәэсире күпкә арткан. Берничә санга күз салыйк: 2012 елда сосналылар 26904 центнер сөт җитештергән булсалар, 2016 елда аныӊ күләме 34991 центнерга җиткән. 2012 елда бер сыерга савылган сөт 3865 килограмм булса, узган елда ул инде 5408 килограмм. Сөтчелектән кергән акча керемен шул чорларны чагыштырганда, ул ике тапкырдан да арткан, 27813 меӊ сумнан 67653 меӊ сумга җиткән. Уйлап караганда, «Сосна» җәмгыятенеӊ бу уӊышлары күктән төшмәгән, барысы артында хезмәтчәннәрнеӊ тырыш хезмәте белән җитәкчелекнеӊ алга карашыныӊ дөрес юнәлештә, бергә булуында.

«Сосна» күмәк хужалыгыныӊ эшчәнлегенә нәтиҗә ясаганда, «хуҗалык хезмәтчәннәренеӊ уӊышын күрү, аӊа югары бәя бирү хезмәт нәтиҗәләре уӊай булганда гына мөмкин», диде район башлыгы. Соӊгы елларда ирешелгән уӊышларныӊ күләмле булуына без сөенәбез, хуплыйбыз, дип әйтеп китте. Моӊарчы да бу җирлек халкы үзенеӊ тырышлыгы белән күпләргә үрнәк булды. Хуҗалыкныӊ социаль өлкәдә эшчәнлеге дә һәркемдә яклау таба. «Балтач сөт-май комбинаты» белән берлектә авылда зур әһәмияткә ия булган балалар бакчасыныӊ түбәсен үзгәртеп ябу - моныӊ ачык мисалы. Һәр юнәлеш буенча фикерләшеп, җибәрелгән кимчелекләрне вакытында төзәтеп, алга барырга мөмкинлекләр зур сезнеӊ. Бу очракта сосналылар үзләренеӊ фикерләрен үзгәрткәннәр, аныӊ беренче нәтиҗәләре күз алдында, хезмәтегез өчен рәхмәт, дип чыгышын тәмамлады район башлыгы Рамил Нотфуллин.
Төзелешен дә алып барырга, хезмәт хакын да арттырып булыр, әмма фикерне үзгәртмичә уӊышка ирешү мөмкин түгел. Иӊ авыры - фикереӊне үзгәртү.

Фотода: Лаеклы ялга чыгучыларның урыннары сәхнә түрендә (сулдан - уңга): Ифрат Сафиуллин - баш агроном, Гөлсинә Хәбибуллина һәм Гөлнура Хәйруллина - сыер савучы, Раушания Гарипова - фермада лаборантка булып хезмәт куйганнар.

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: