Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Якты юл» да ниләр хакында сөйләшкәннәр?

Җыелыш барышында җәмгыятьләрдә терлекчелек тармагында ярты еллык һәм июнь аеның хезмәт нәтиҗәлелегенә тулы нәтиҗә ясалды.

«Якты юл» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә семинар үтте. Районда терлекчелек өлкәсендә 2024 елның алты аена нәтиҗәләр ясау киңәшмәсенең практик өлеше хуҗалыкның ындыр табагыннан башланды.
Амбар территориясендә Казаннан килгән «Виктория» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең яшь терлекләрне тәрбияләү гигиенасы, бозауларның үсү физиологиясенә турыдан-туры тәэсир итә торган факторларны ачык күрсәткән җиһазлары белән танышу булды. Авыл мәдәният йортында дәвам иткән киңәшмәдә бу мәсьәлә яңадан ныклап тикшерелде, тәкъдимнәр әйтелде.
Җыелыш барышында җәмгыятьләрдә терлекчелек тармагында ярты еллык һәм июнь аеның хезмәт нәтиҗәлелегенә тулы нәтиҗә ясалды. Терлекчелек биналарында ветеринария-санитария торышы, куелган таләпләрнең үтәлеше, авыл хуҗалыгы өлкәсендә агымдагы эшләргә күзәтү ясалды. Көн тәртипләре буенча җаваплы җитәкче-белгечләрнең чыгышлары тыңланылды.
Районыбыз терлекче-ләре зур уңышка иреште, алар тарафыннан тәүлеккә 400 тонна сөт савып алу чиген уздык, бу барчабызның тарихи уңышы һәм бу өлкәдә эшләгән барча кешегә рәхмәт, диде район башлыгы. Тәүлеккә 300 тонна сөт савып алганнан соң, бу бөеклеккә килер өчен без 3 ел сарыф иткәнбез. Әмма вакыт көтми, безгә инде 2025 елның җәенә тәүлеккә 450 тонна сөт савып алу максатын куярга һәм аны үтәргә тиешбез, дип билгеләп узды Рамил Нотфуллин. 
Бу өлкәдә иң зур уңышка ирешкән һәм көн саен 45 тоннадан артык сөт сатучы «Татарстан» хуҗалыгына ярыш шартлары буенча Кубокка һәм акчалата бүләк тапшырылды. Бу хуҗалык шулай ук терлек азыгы хәзерләү чорында нәтиҗәле эшләгән өчен беренче урынга лаек булды. Икенче урында «Маяк» хуҗалыгы, өченчедә Тимирязев исемендәге хуҗалык хезмәтчәннәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы