Хезмәт

Игенченең уңганнары... сәхнә тота

Елның бу чорында, гадәттәгечә, һәр тармакта, һәр оешмада үткән елга йомгак ясыйлар, уңыш-оттырышларны барлыйлар, шуларга карап, тагын бер елга максатлар билгелиләр. 31 гыйнвар көнне район мәдәният йортында булачак игенчеләребез слеты да, алдынгыларыбызны хөрмәтләү, уңышлар үрнәгендә резервларны тагын бер кат күздән кичерү, үрнәк-өлге булырдай тәҗрибәне тарату юнәлешендә мәгънәле зур чара булыр...

Игенчелек - ул шундый тармак, биредә маңгай тиреңне дә түгәргә, күз - курка, кул - эшли дип, яңа технологияләрне дә, кайда ышанып, кайда тәвәккәлләп, кулланырга, базар "җиле"н дә тота белергә, агым уңаена гына түгел, кайчакта (ә, бәлки күп очракта?) аңа каршы да йөзәргә сәләтле булырга... - тагын бик күп нәрсәләрне эшләргә кирәк. Һәм әле шуннан соң да сиңа Җир-Ананың, Табигать Галиҗәнапнең мәрхәмәтле, хәерхаһлы булуы кирәк.

Тагын бер әнә шундый зур сынаулы игенчелек елы артта калды. Ә хәзер сезне чагыштырмача коры килгән, бик күпләрне йокысыз калдырып, куркыткан һәм үз вакытында яуган бер-ике яңгыры белән игенчеләребезнең хезмәтенә бәрабәр уңыш үстерергә мөмкинлек биргән 2016 елда зур уңышларга ирешкән хуҗалыклар белән таныштырабыз.

Икътисади күрсәткечләре белән һәм игенчелек өлкәсендә зур уңышларга ирешкән иң алдынгы хуҗалык - "Татарстан" җәмгыяте (җитәкчесе - Айнур Рамил улы Нотфуллин).
Икътисади күрсәткечләре белән һәм игенчелек өлкәсендә зур уңышларга ирешкән - "Кама" хуҗалыгы (җитәкчесе - Рәкыйп Нәкыйп улы Нәҗипов), «Кызыл юл» хуҗалыгы (җитәкчесе - Фердинанд Нургаян улы Хәйруллин).
Икътисади күрсәткечләре буенча - "Яңа тормыш" җәмгыяте (җитәкчесе - Мәгъсүмҗан Равил улы Сәйфетдинов), "Труд" җәмгыяте (җитәкчесе - Рашит Хафиз улы Һадыев).
Игенчелек өлкәсендә зур уңышларга ирешкән - "Бөрбаш" җәмгыяте (җитәкчесе - Рафис Фарадис улы Солтанов), Тимирязев исемендәге җәмгыять (җитәкчесе - Булат Сәйдәш улы Исрафилов).
Шушы яктан, шушы туфрактан без
Габделхак ӘСХАДУЛЛИН - "Арбор" җәмгыяте механизаторы:
- Комбайнчы ул - чабыш аты кебек, урак тәмамланып, комбайнны кышкы саклауга куйганда, елы да авыррак килгән булса, башка утырмыйм, эшләмим, монысы соңгы ел булды дисең дә, язга чыгып, уҗымнар күзгә күренә башлауга, комбайныңны сагына башлыйсың. Мин 1979 елдан бирле комбайнда эшлим. Балалар үскәндә, улларым Алмаз белән Салават һәрчак ярдәмчеләрем булды. Гомер буе "Нива"да булдым, соңгысында уникенче урагымны төгәлләдем. Әлегә кондиционерлы комбайнда эшләү бәхете тимәсә дә, хәзер барыбер техникаларда эшләү, идарә итү җиңелрәк.

Рәфкать ШӘРӘФЕТДИНОВ - "Дуслык" җәмгыяте агрономы:
- Миңа инде 68 яшь, шуның кырык елын агроном булып эшләдем. 14 ел баш агроном булсам, 26 елын терлек азыгы хәзерләү буенча рәис урынбасары булдым. Кырык елның кырыгы кырык төрле булса да, бер ел икенчесенә охшамаса да, яратып эшләгән кеше кырлардан туя алмый. Урып-җыю чорын мин су асты кораблендә алтышар айга коры җирдән аерылган моряклар белән чагыштырам. Урак тәмамланганда без дә алар коры җиргә кайтканнан ким шатланмыйбыз. Бигрәк тә уңыш та көтелгәнчә булса һәм "ЧП"ларсыз эшли алсак. Узган ел безнең хуҗалык өчен зарланырлык булмады.

Җәмил ШАКИРҖАНОВ - "Татарстан" җәмгыяте баш инженеры:
- Институт тәмамлап кайтканнан соң ике ел мастерской мөдире булып эшләдем. Инде баш инженер булуыма да 28 ел тулып үтте. Ул еллардагы техникалар белән бүгенгеләрне чагыштырып та булмый. Элек сигез ел эшләгән техникалар хәзер 15-20 ел эшләгәннәре кебек туза иде, өстәвенә аларга запас частьлар таба алмый тилмердек, шуңа күрә еш кына нәрсә тапсак, шуны куярга туры килде. Юллар юк, техникалар бик еш ватыла иде. Хәзер безнең хуҗалыкта техникалар паркы яңартылып тора, заманча куәтле техникалар, җайланмалар алына. Аларның җитештерүчәнлеге дә югары, эшләүче механизаторга да уңайлык-өстенлекләре күп. Бүген инде бездә, мәсәлән, нибары ике комбайнда гына кондиционер юк. Эш алымнары да үзгәрде. Элек дүрт-биш комбайн гел уруда гына йөрсә, хәзер күбрәк турыдан суктырабыз, куәтле, заманча ындыр табагы, киптергечләр булу шундый мөмкинлек бирә. Менә шуларның барысы роль уйнаганга да инде узган ел 7 комбайн белән уракны бер ай эчендә тәмамлый алдык. Билгеле, комбайнчыларыбыз да берсеннән-берсе тырыш.

Рашит ҺАДЫЕВ - "Труд" җәмгыяте җитәкчесе:
- Җитәкчелек вазифасын үти башлаганыма 13 февральдә 20 ел була. Ләкин шул вакыт эчендә моның кадәр авыр ел булганы юк иде. 2010-2011 елның корылыгы һәм узган ел иң күңелләргә кереп калганы булды. Яңгырлар булмау сәбәпле, уңыш та мактанырлык булмады, шуңа күрә ашатырга запасларыбыз да бетеп бара. Башка елда кукуруздан силосны 5000-6000 тонна салсак, быел 2000 тонна гына салуга ирештек. Быелгы кебек кышның күптән булганы юк иде инде, кары да җитәрлек яуды, салкыннары да булды. Яз да әйбәт килсә, дым сакланса, уңышлар да мулдан булыр дигән ышаныч белән эшлибез һәм яшибез.
Илфат ЗАКИРОВ - «Сосна» җәмгыяте комбайнчысы:
- Узган елгы урып-җыю чоры корылыгы белән истә калыр инде. Ләкин шуның кадәр үк начар уңыш җыеп алдык дип әйтеп булмый, дөрес арпа аз булды. Ә болай эш тоткарланмыйча, вакытында игеннәрне суктырып ала алдык.

Белемем буенча мин эретеп ябыштыручы булсам да, һәрбер урып-җыю сезонын түземсезлек белән көтеп алам. Иген-кырларга булган мәхәббәтем әтидән күчте миңа. Әтием Рашит 90нчы елларда ике ел рәттән районның алдынгы комбайнчысы булып танылган иде. Анда ярдәмче булып туганыбыз Илнар эшләде һәм үз чиратында мин аннары анда «пом» булып йөрдем. Ләкин үзең «кыр корабы»н иярләгәч хисләр дә, карашлар да икенче инде. Әти икмәкнең кадерен кечкенәдән хөрмәт итәргә өйрәтте, шуңа да урып-җыю чорында сан артыннан кумыйча, сыйфатлы итеп эшләргә омтылам.
Фикерләрне Гөлсинә ГАРИПОВА һәм Зәлия ХӘСӘНОВА язып алды.

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: