Хезмәт

Илһам Шакиров: Үзгәрмичә булмый

Бу сүзләрне «Смәел» күмәк хуҗалыгы җитәкчесе дә, аныӊ белгечләре дә бер-ничә кат кабатладылар. Дөрестән дә, үзгәрүне бүген тормыш үзе таләп итә,заман шуны сорый.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасыныӊ авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов мегаферма белән танышканда: «Смәелдә зур комплекс төзиләр, дип әйткәннәр иде, әмма ышанасым килмәде. Ә чынбарлыкта нинди күләмле төзелеш башкарылган», дип үзенеӊ гаҗәпләнүен һәм канәгать булуын белдерде.

Ниләр генә уйлап, нинди йөрәк белән тотындылар икән дигән сорау еш башка килде зур промышленность цехлары кебек тутыкмый торган тимер файдаланып, металл конструкцияләрдән төзелгән корылмалар эчендә йөргәндә. Хәер, сокланып, баш селкеп йөрүчеләр без генә түгел монда. 2016 елга чыккач, узган чорныӊ терлекчелектәге нәтиҗәләрен ясаганда да күмәк хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре нәкъ шушында килеп, үз күзләре белән масштаблы төзелешне күреп, үзләренә «өй эше» алып киттеләр.
Илһам Шакиров белән хуҗалыкныӊ икътисади хәле турында гәп корабыз, икебезнеӊ дә кулда район хуҗалыкларыныӊ ел нәтиҗәләре буенча күрсәткечләр.- «Смәел»неӊ авылхуҗалыгы максатларында файдалануда булган җирләре - 2520 гектар. Районныӊ шушы юнәлештәге җирләренеӊ 3,4 процентын тәшкил итеп, гомуми район буенча җитештерелә торган продукциянеӊ 5,1 процентын бирәбез. Хуҗалыкка кергән керем 2014 елда 79 млн.952 меӊ сум булса, узган елны 99 млн. 440 меӊ сум керем алдык. Үсеш 124 процент булды. Бу 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә исәпләгәндә 3946 сумны тәшкил итә.«Татарстан» хуҗалыгыннан соӊ районда икенче күрсәткеч. Сөт җитештерүне дә арттыра алдык.1 центнер сөт җитештерү өчен киткән чыгымнар район буенча бездә иӊ азы, 1095 сум, рентабельлек 62,6 процент, ә менә «Кама» хуҗалыгында сөт тармагыныӊ рентабельлеге тагын да югарырак, 68,9 процент.
100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә 5401 сумлык продукция җитештергәнбез, үсеш 10 процент. «Татарстан»да бу күрсәткеч 7347 сум, үсешләре дә 15 процент. Район буенча 2015 елда басып торган бер сыер 83меӊ 314 сум керем бирсә, без дә ул бары 78 меӊ 231 сум булды. Шул уквакытта «Кызыл юл»да, «Татарстан»да 1 сыер 98 меӊ 500 сум, «Яӊа тормыш»та 102 меӊ 764сум акча китерә.
Уйландыра торган саннар бит. Алга таба хуҗалык итүне шушы юнәлеш белән алып барсак, без икътисади күрсәткечне арттыра алмаячакбыз, үзгәрмичәбулмый, - дип тәмамлады җитәкче үзенеӊ сүзен. Хуҗалыкныӊ кайсы гына белгече белән сөйләшсәк тә, бу зур төзелешнеӊ кирәклегенә эчке инану белән ышанганнар. Бичарадан ни чара дип тотындык бу төзелешкә, диләр алар.
2010 елдан элеккеге терлек торакларына зур үзгәрешләр кертә башлаганнар, беренче елны бу эшләренеӊ күләме 10 млн. сумнан артып киткән. Һәр сыер фермасына заманча «Делаваль» саву җиһазлары, суыту танкерлары урнаштыру, азык таратуны механикалаштыру өчен азык салу урыннарын ватып, үзгәртеп эшләүләр - барысын да башкарып караганнар, нәтиҗәсе генә канәгатьләндермәгән.
2003 елдан бирле хуҗалыкныӊ баш зоотехнигы булып эшләүче Азат Нәбиевны да уйга салган бу хәл. Шул вакытта рәис һәр тармак белгеченеӊ хуҗалыкныӊ күрсәткечләре югары, җитештерү файдалы булсын өчен ни уйлаулары белән кызыксына, Азат та үз хыяллары белән уртаклаша. Җитәкче башында туган уй-фикерләр кәгазь битләренә күчкәнче дә берничә тапкыр идарә утырышында уртага салып фикерләшкәннәр, соӊыннан «Төзергә!», дигән нәтиҗәгә килгәннәр.

«Ала торган кредитныӊ төп өлешен документлаштырып бетерә алмадык, телевизордан Мәскәүдән РФ Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина банк ставкаларыныӊ кисәк күтәрелүе турында чыгыш ясады. Безнеӊ бөтен җиһазлар чит ил валютасы курсына бәйле бит. Иртән килсәк, Илһам Мансуровичныӊ кәефе бөтенләй юк, төне буе нәрсә уйлап чыккандыр, анысын чамаладык кына. Җыелыштык, шунда рәис ныклык белән: - Кредитны алабыз! - диде.
Шул вакытта ул тәвәкәллек күрсәтмәсә, хәзерге вакытта бу корылма булмас иде», ди хуҗалыкныӊ баш икъдисатчысы Розалия Фазылҗанова. Баш белгеч белән сыерлар өчен яӊа торакка күчү авырлыкларын да сөйләшеп алдык. «1100 баш савым сыеры элеккеге биналарда булса, аларны тәрбияләү өчен 22 сыер савучы кирәк булыр иде, менә беренче күчкән 412 баш савым сыерына 4 кеше Пиляева Екатерина, Хрисанова Таисия, Байманова Елена һәм Тарасова Людмила хезмәт күрсәтә. Барлык механизмнарны көйләп, җайга эшләвен тәэмин итүче кеше - оператор Фазылҗанов Фәнис, аныӊ күзгә күренми торган эшеннән күп нәрсә тора. Азык кертүче тракторчы уӊган егетләребез Рафил Әхәтов, Иван Хрисанов, Равил Шәяхтәмов, Ирек Хәкимҗановлар һәр көнне эштә, хәрәкәттә.
Сездә, журналистларда, Смәелдә терлекчеләргә эш бетә икән, дигән фикер калмасын, савым сыерларын туплап, фермаларыбызны терлек белән тутырсак бар кешегә дә эш урыныбыз җитә», дип йомгаклады ул сүзен.

Тулырак фотоларны фотогалереяда карагыз.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: