Хезмәт

Итәк кыска?! Беркемнеке дә озын түгел... яки "Сорнай" хисап җыелышы турында (+фоторепортаж)

Кече Лызи авыл мәдәният йортында оештырылган "Сорнай " җәмгыятенең хисап җыелышында район башлыгы Рамил Нотфуллин үзе катнашты. Әллә шуңамы, доклад буенча фикер алышып, чыгыш ясаучылар да күп булды, авыл җирлеге мәсьәләләре дә трибунадан яңгырады, халык та зал тутырып килгән иде.

Җәмгыять җитәкчесе Тәүфыйк Гыйләҗев узган елгы эш нәтиҗәләре белән таныштырып, быелга максат-бурычлар куйды. Җитәкче чыгышыннан күренгәнчә, җәмгыятьнең эшчәнлегендә әллә ни мактанырлык эшләр сизелми, җитештерүчәнлектә дә икенче унлык урталарында тибрәләләр, югыйсә, башка җәмгыятьләр кебек алар да югары табыш алу омтылышы белән яши, төзелеш тә алып баралар, техникаларын да яңартмыйча тормыйлар. Әле тагын комбайн, Камаз прицебы алырга җыеналар, бозаулату, бозаулар тоту тораклары торгызу исәпләре. Җәмгыять җитәкчесенең "кредит алмыйча булмас", дип әйтүе генә район башлыгына ошап бетмәде булса кирәк, түбән җитештерүчәнлек белән янәдән бурычка керүне кирәк санамады ул, - "Байлык сезнең үзегездә бит, күпме җирегез бар! Сөтегез бар, рәхәтләнеп сата аласыз! Бары тик югары җитештерүчәнлеккә генә ирешергә омтылырга кирәк. Ленин исемен йөрткәндә хуҗалык сөт саву буенча республикада алдынгылар рәтендә иде югыйсә!"

Заман таләпләренә ирешеп эшләмәгәндә җитештерүнең тиешле югарылыкта булмаячагын тармак белгечләре үзләре дә аңлый. Язгы чәчүгә әзер чәчкечләрне барлаганда, район башлыгының "чәчкеч артына басарга теләүчеләр бармы?", дигән соравына баш инженер Фидаил әфәнде үзе дә "Менә анысы бар икән шул...", дип тукталып калды. Яшьләрнең дә искечә алым белән эшләргә теләге - "ай-һай" хәзер, җәмгыятькә барыбер машина-трактор паркындагы техникаларын заманчалаштырырга туры килмәгәе. 70 нче еллардагы мал тораклары белән дә әллә ни артыгын өмет итеп булмаячагын баш зоотехник та аңлыйдыр . Аның да баш агроном кебек, "күпләп ашлама сатып алырга итәк кыска" дигәндәй, финанс мәсьәләсенә бәйлисе киләдер, әмма, район башлыгы әйткәнчә, итәк беркемнеке дә озын түгел... Хәйран күп сыерны браковать иткәчтен, чирдән арына алмаган 30лап бозавыңнан (ялгышмасам, бер айга ди) колак каккачтын... Кыскасы, мондый саннардан торган чыгышны тыңлаганнан соң, терлекчелек өлкәсендә югалтуларсыз эшләргә күнегәселәре бар әле, дигән фикердә калына. Баш инженерның чыгышында гына күңелгә хуш килерлек җөмләләр бар иде - узган ел техникага запас частьлар, ягулык-майлау материалларына чыгым хәйран аз күләмдә тотылган, белгеч бу юнәлештәге эшчәнлеге белән горурланып, уңганнарын да мактап узды, "аксаклаучылар"ны да әйтмичә калмады. Дөресен әйтеп, ачык-ачык, күзгә-күз карап сөйләшүгә корылган хисап җыелышы репликасыз, сорауларсыз гына үтмәде, әлбәттә, бер атна инде су юк, Карадуганнан ташыйбыз, колонка кирәк, этләр йөри дигән урынсыз (чөнки аларны биредә күтәрмичә, аңлашып та эшләп куярга була иде) мөрәҗәгатьләр белән, Норма-Лызи автобусы маршруты, юл мәсьәләсе, хезмәт хакы буенча да урынлы сораулар яңгырады. Район башлыгы һәр мөрәҗәгатьне кабул итте, ачыклады, "Без сезне ишеттек", дип халык гозерен өйрәнеп, хәл итәчәкләрен белдерде. Хезмәт хакыннан канәгать булмауга гына кәбестә күбәләге гаепле булып чыкты, чөнки әлеге корткыч зур финанс өметләре баглаган рапс культурасына коточкыч зыян салган...

Җыелыш иртәнге концерт белән башланып, эш алдынгыларын, лаеклы ялга чыгучыларны хөрмәтләү белән төгәлләнде. "Бөрбаш" җәмгыятенең хисап җыелышында гаять тә күп хезмәткәргә бүләк тапшырганнарын күреп таң калган идем, бөтен җирдә дә алай түгел икән. Хәер, "Сорнай" җәмгыяте хезмәткәрләренә алдынгы хуҗалыклар белән бер сафка басар өчен эшлисе дә эшлисе икән әле, һәрхәлдә әлеге хисап җыелышыннан шундый фикер калды. Ә шулай да, нигездә удмурт дуслар белән игенчелекне дә, терлекчелекне дә алып баручы җәмгыять эшчәнлегенә зур уңышлар теләп, аларны да беренче өчлектә күрәсе килә.

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: