Хезмәт

Әияттәге өч баһадир кебек

Районда сыер савучы ир-атларны санап чыгу өчен бер кул бармаклары җитәдер, ә менә Алан фермасында алар өчәү.

Иӊ яше - Радик Нәбиев, әлегә өйләнмәгән, 3 ел инде бу хезмәтне башкара. Фәнил Нигъмәтуллинныӊ сыер савучы стажы дүрт елдан арткан. Башта терлек абзарларында азык кертүче булып эшләгән егетләр үзләрен яӊа эштә сынап карарга тели, бу очракта хезмәт хакыныӊ югары булуы да этәргеч булганын яшермиләр алар. Ә алар арасында иӊ стажлысы Фәһим Гафуров, 8 елга якын сыерлар сава.
Заманында 6 ел авыл клубын җитәкләгән Фәһимнән, ничек алай тормышны кискен үзгәртергә булдыӊ, дип сорыйм:
- Үзеннән-үзе килеп чыкты. Аннан соӊ, терлекләр белән уртак тел табарга җиӊелрәк.
- Элеккеге эшкә кайтырга теләк бармы?
- Юк, бу эшем миӊа ошый. Менә бүгенге көндә һәр сыердан 21-22 килограмм сөт савабыз, әле бу чик түгел, яхшы эшләсәӊ, хезмәт хакы да арта, бергә эшләүче хезмәттәшләрем белән дә аӊлашып эшлибез, - дип әӊгәмәне түгәрәкләп куйды Фәһим.
Хезмәттәшләр
Фәһим аӊлашып эшлибез, дип әйткән хезмәттәшләренеӊ берсе - Зәкия Корбанованы тормыш юлы фермага уратып алып килә. Урта мәктәпне тәмамлаган кыз, бер ел таналар тәрбияләгәч, укытучы һөнәрен сайлап, Арча педагогия училищесына укырга китә. 1989 елда аны тәмамлап, авылга кайтуга хуҗалыкныӊ алдынгы тракторчысы Рәфкатькә тормышка да чыгып куя. Үзе әйткәнчә, ул вакытта «ИП»лар, «ЧП»лар юк, эш кирәк булса, фермага барасы. «Менә шул вакыттан бирле мин укытучы-терлекче булып фермада эшлим инде», - ди ул. Гаиләдә 3 кыз үстерергә дә өлгергәннәр. Олысы Гөлназ - табибә, Чаллыда тормышта, икенчесе - Гөлшат, ветеринария академиясен тәмамлау алдында, төпчек кызлары Ләйсән Кукмараныӊ Яниль авылындагы училищеда пешекче һөнәренеӊ серләренә төшенә. Моннан берничә ел элек кайнанасы Рашидә апаны 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләргә баргач, бу гаиләдәге җылы мөнәсәбәткә мин үзем дә игътибар иткән идем, Зәкия 24 ел бергә яшәгән кайнанасы Рашидә апаны хәзер дә ихтирам белән искә ала. Безнеӊ бәхет эштән инде, дип көлемсерәп куйды ул. Сөтүткәргечләр кертеп, азык салуларны җайлагач, бу бәхет тагын да түгәрәкләнде, шөкер, дип өстәп куярга да онытмады.

Бүгенге эш шартларына 1979 елда мәктәпне тәмамлауга фермага эшкә килгән Сәрия Газизова дә бик шат. Хәзергесен алдагы еллар белән еш чагыштырып карый ул. Заманында яӊа оешып, аерылып чыккан «Алан» совхозы чорында хужалыкта һәркем яӊача яшәргә-эшләргә омтыла, һәр җирдә күӊел күтәренкелеге хөкем сөрә. Совхоз директоры Рәфкать Нигъмәтуллин 17 яшьлек Сәрияне эшкә чакыргач, ул да карурсыз фермага эшкә чыга. Менә шул вакыттан 38 ел гомер узып та киткән, ди ул елмаеп. Тыйнак, эшчән Сәрияне авылдан читкә җибәрмәгәннәр, авылныӊ бер дигән егете Рәшит Газизов аны үзенә гомерлек яр иткән. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр, олысы Розалия Биектауда тормышта. Югары белем алган чорда Президент гранты откан Алан кызы хәзер Биектау районыныӊ медиа-холдингында чыгаручы - мөхәррир булып хезмәт итә. Ә уллары - Раил мал табибы булып шушында, Алан фермасында эшли. Әти-әнисе аныӊ башлы-күзле булып, туган авылында ныклап төпләнеп калуын түземсезлек белән көтә. «Эшләргә көйләнеп беткәч кенә, пенсиягә китәргә дә вакыт җиткән икән», - ди Сәрия ханым. Ничек кенә булмасын, вакытында тырышып эшләдек, өйдә хуҗабикә булып торырга да кирәктер инде дип көлә ул. Иптәше Рәшит тә бик тынгысыз кеше, сәламәтлеге бераз какшап китсә дә, хуҗалыкта үзенә эш табылып тора.

Аланда әӊгәмә барышында озак еллар терлекчелектә хезмәт куйган, тырышып эшләгән Раушания Әхмәдиева, Альмира Гафурова, Гүзәлия Шафикова, Фирдәүсә Әхмәдиеваларны еш мактап телгә алдылар. Алар белән танышуны киләчәктә әле дәвам итәрбез. Нәтиҗә ясап, Алан халкы киләчәккә карап яши, әмма узганын да онытмый дип әйтергә була. Хуҗалыкныӊ беренче җитәкчесе Рәфкать ага Нигъмәтуллинны да еш искә алалар. Ул үзе дә аланлыларныӊ хезмәте белән даими кызыксынып тора. 2010нчы корылык елында, сорашып, теге заманда, 1981-1982 елда салынган сенаж базын эзләп табалар. «Күрше районда терлекләргә азык урынына пычкы чүбе биргәндә, безнеӊ малкайлар сенаж ашадылар», - ди Миӊнегали Шакиров. Сыйфаты да яхшы булып сакланган азык, әйтерсеӊ, шул заманнан бик кирәкле бүләк булып ирешкән.

Тагын шунысы сөендерә: Рәфкать аганы гына түгел, төрле елларда эшләгән һәр җитәкчене хөрмәт белән искә алдылар Аланда. Бу кадәресе әлеге авылда рәхмәтле халык яшәве, һәр яхшылыкныӊ озын гомерле булуы турында сөйли. Куйган хезмәтләр югалмый, онытылмый, халык хәтерендә саклана. Гади кешенеке дә, җитәкченеке дә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: