Хезмәт

"Кама" хуҗалыгы җитәкчесе: "Сыер савучыга илле мең дә жәл түгел!"

Балтач районының Киров чигендәге Әтнә авылына баргач, башлангыч мәктәп-балалар бакчасы директоры Рафил Җәләлов сүз арасында гына: "Безнең авыл кергән "Кама" хуҗалыгы бик тотрыклы, хезмәт хакын айныкын-айга түләп бара.

Сыер савучылар айга кырыгар мең сум акча ала", - дигән иде. Әлеге хуҗалык җитәкчесе Рәкыйп Нәҗипов белән очрашкач та сүзне шул сораудан башлап җибәрдем. "Сыер савучыларга бик әйбәт хезмәт хакы түлисез дип ишеттем. Бик зур саннар. Дөресме ул?"
- Нинди саннарны ишеттегез икән, - дип елмайды ул. Һәм җитди төс алып, сөйләп китте: - Булды андый хәлләр. Дөрес, бөтен сыер савучыларга да түгел. Үткән ел Әтнәдә бер мөгезле эре терлек абзарына реконструкция ясап, буаз таналардан яңа төркем оештырган идек. Эш шартлары да җиңеләйде, дип (сөтүткәргеч тә бар, азыкны трактор тарата - Г. Х.), Гөлнара Закирова, Илзирә Ногмановалар өч кеше урынына икесе генә эшләргә булдылар. Кызлар бик тырыш, иртәдән кичкә кадәр диярлек фермада. Нәтиҗәдә ноябрь, декабрь, гыйнвар айларында көн саен уртача ике тоннага якын сөт саудылар. Һәм хезмәтләренә күрә беренче айда 33 мең, икенче айда 45 мең сум хезмәт хакы алдылар. Гыйнварда 50 меңгә якын чыккан иде... Тик үзебезнекеләр арасында да, район сыер савучылары арасында да шактый ризасызлык китереп чыгарды бу әйбер. Кеше бит аларның хезмәте турында уйламый, фәкать акчасын гына исәпли. Юкса, бу ике кыз көн саен йөз сыер сава! Чагыштырып карау өчен: элек мондый абзарларда дүртәр сыер савучы эшли иде. Нәтиҗәдә расценкаларны кабат карарга, үзгәртергә туры килде - гыйнварда да 33 мең сум тирәсе түләдек. Дөресен әйтим, без үзебез дә бу тәҗрибәнең кыска гомерле булачагын аңлаган идек инде. Беренчедән, соңгы вакытта хуҗалыкта сөт җитештерү 57 процентка арткан иде - бу темпны саклый алырбызмы дип уйлансак, икенчедән, сөткә бәяләр дә шушылай торачак дип тә гарантия биреп булмый. Сүз дә юк, югары хезмәт хакы түләү бик рәхәт, безгә дә бик күңелле, әмма безнең икътисад моны "тарта" алмый икән.
- Сезне бит аягында нык басып торучы хуҗалык дип беләбез. Бүгенге көндә кредитлардан башка гына көн күрү күпләрнең хәленнән килми.
- Зарланасым килми, әмма тынычланып та булмый. Бездән генә тормаган сәбәпләр бик күп. Әнә, үткән ел 74 тонна итне артык сатып та, сатып алу бәяләре төшү хисабына алдагы елдан өч миллионга якын акча ким керде. Нәтиҗәдә, 62 тонна сөтне артык сатсак та, хәтта сөткә бәяләр артса да, терлекчелек буенча табышлылык бермә-бер кимеде. Сөткә бәя генә түгел, җитештерү чыгымнары да арта шул, кызганычка. Чыгымнар димәктән, үткән ел ун миллион күләмендә салым гына түләдек, 12 миллион сумлык техникалар алдык, аның 400 меңен дәүләт "күтәрде", мәчетләр, мәктәпләргә, мәдәният йортларына, бушлай концертлар сатып алуга бөтенесе ике миллион сумнан артыграк акча тотылды. Шушы исәптән 21 кеше үткән ел санаторийларга барып, сәламәтлеген ныгытып кайтты.
- Авыл хуҗалыгы бит шундый тармак, анда бөтенесен дә исәпләп, күздә тотып бетереп булмый. Отышларга караганда оттырышлар күбрәк тә кебек тоела.
- Чыннан да шулай. Бер чорда бәрәңге иң табышлы культурага әйләнгән иде бит, без дә зур өметләр белән шөгыльләнә башлаган идек тә, соңгы ике елда ул бөтенләй минуска китте, үткән ел утыртмадык та инде. Дуңгыз ите белән дә шулай булды. Әле үткән ел башында гына да кассага күп акча керткән юнәлеш иде, бүген инде җитештергәннән дә түбәнрәк бәягә сатарга кирәк. Люцерна орлыгы сату белән берничә ел әйбәт кенә эшлибез. Әлегә ихтыяҗ да бар, бәясе дә әйбәт. Үткән ел барлык юнәлешләрдән хуҗалык кассасына 85 миллион сумнан артыграк акча керде, нәтиҗәдә үзебезне саклап кала алдык. Шуның 36 миллионы - сөттән, 34 миллионга якыны иттән булды. Быел безгә яшәү өчен 90 миллион сум акча кирәк булачак, ит тармагы зыянга эшләсә, бу сумманы нәрсә хисабына тулыландырырга була?! Менә риторик сорау кайда.
- Соңгы елларда хөкүмәт авыл хуҗалыгы оешмаларына конкрет ярдәмнәргә өстенлек бирә башлады. Бу нисбәттән сөрүлек җирләр, акча күләменә бәйле 40х60 дигән яңа программа пәйда булды...
- Субсидия-дотацияләр дә шушы юнәлештә, ахыргы нәтиҗәгә өстенлек бирүгә корылган иде бит инде. Үзенә күрә стимул болар барысы да. Эшләгән кешегә сизелерлек ярдәм дияр идем. Әйтик, без алдагы елда 7 миллионнан артыграк дотация-субсидия алсак, үткән ел җитештерү-сатуны арттыру хисабына 13 миллион сумга якын ярдәм алдык. Программаларга килгәндә, аның 50х50 дигәне дә үз вакытында бик кирәкле, файдалы әйбер булды бит. 2010 елда без бу программадан бик игелекләнеп калдык. 40х60 программасы, миңа калса, һәр хуҗалыкка "барып җитү"не күздә тота. Безгә, мәсәлән, үзебезнең исәпләүләр буенча, ике миллион сумлык льготалы техника сатып алу мөмкинлеге биреләчәк. Дөрес, быелга без 8 миллион сумлык техника алырга планлаштырдык, калганына үзебезгә тырышырга туры киләчәк.
- Сүзне хезмәт хакы белән башлаган идек, миңа калса, кешеләрне авылда калдыруның бер һәм бердәнбер чарасы шул. 30-40-50 мең сум акча түли башласалар, яшьләр бик теләп фермаларда калыр иде.
- Белмим, мин үзем ышанып бетмим, чөнки авыл кешесендә дә хезмәткә, яшәешкә мөнәсәбәт бөтенләй үзгәрде бит хәзер. Без хуҗалыкның башка тармакларында эшләүчеләргә дә аз хезмәт хакы түләмибез. 25-33әр сыер сауган кызлар да унҗидешәр меңнән ким алмый, механизаторларны да ким-хур итмәскә тырышабыз. Әмма калучы юк. Үткән ел биш егет калган иде дә, җайлап-җайлап китеп бетәләр инде... Авылда эш авыр, күп дисәк тә, бер караганда, язгы-көзге кыр эшләре чорын алмаганда, исәпләп карасаң, беркем дә көнгә чиста җиде сәгать эшләми. Һәм шунысы да бар: кеше хәзер күбрәк эшләп, күбрәк акча алырга да омтылмый. Киресенчә, аз эшләп, расценкаларны үзгәртеп, күбрәк хезмәт хакы таләп итү тенденциясе бара. Бу бердән. Ә икенче яктан, авыл кешесе дә бит хәзер күрә, белә, чагыштыра: берни эшләмичә дә, миллионнар, миллиардлар белән "коенучылар" бар. Алар белән чагыштырганда авыл кешесе нәкъ менә үз хезмәте, тырышлыгы белән көн күрә, һәр грамм сөттән кергән акчага яши. Һәм хезмәтенә лаеклы акча таләп итәргә хакы да бар килеп чыга.
Фото: http://www.segodnya.ua/ukraine/kak-rabotajut-ukrainckie-dojarki-v-celakh.html

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: