Хезмәт

Кайнап торучы тормышның матур нәтиҗәсе

Яңгул фермасында бүгенге көндә яңа мөдир Рөстәм Закиров җитәкчелек итә. Әлеге вазыйфага аны узган ел ахырында билгеләгәннәр.

Рөстәм – Борнак егете. Мәктәпне тәмамлагач, Әтнә техникумында зоотехник белгечленә укый. Хезмәт юлын Борнак фермасында лаборант буларак башлап җибәрә. Аннан соң авыл клубы мөдире булып эшли. Соңрак «Яңа тормыш» хуҗалыгында маллар тоягын караучы булып эшли башлый. Узган ел исә ферма мөдире итеп билгеләгәннәр. Эстафетаны ул озак еллар ферма мөдире булып эшләгән Газинур Закировтан кабул итеп алган.

– Хезмәт коллективыннан беркемне дә аерып күрсәтәсем килми. Бүген без матур нәти-җәләргә ирешәбез икән, бу хуҗалык җитәкчелегеннән алып, малларны азык белән тәэмин итүче тракторчылар, сыер савучылар һәм бозау караучылар, таналар тәрбияләүче һәм үгезләрне симертүгә көч куйган терлекчеләрнең бергәләп башкарган хезмәт нәтиҗәсе. Коллективыбыз тырыш. Биредә һәркем үз эшен яхшы белә. Килешеп эшләмәсәң матур нәтиҗәләргә ирешеп булмый, – ди Рөстәм.

Моның шулай икәненә терлеклекчеләр, сыер савучылар белән аралашкач та инандык.

Бүгенге көндә 13 группада 26 сыер савучы эшли. Нигездә барысы да урта яшьтәгеләр, башка авыллардагы кебек биредә дә яшь кадрларга кытлык. Сыер савучылар арасында пенсия яшендәгеләр дә аз түгел.

– Хезмәт хакын вакытында биреп баралар. Җәмгыять ашлыгын, саламын да җитәрлек биргәч, мал-туарны да күп итеп асрыйбыз, – ди сыер савучы Рәмзия Әсхадуллина.

Рәмзия ханым тумышы белән Борнак кызы. Башта гаиләсе белән Мари Иле Республикасында яшәгәннәр. Аннан соң Яңгулга кайтып төпләнгәннәр. Рәмзия Әсхадуллина группасында 64 баш сыер исәпләнә. Тормыш иптәше Ришат исә механизатор. Дүрт балалары бар, бүгенге көндә дүрт оныкның бик яраткан әби-бабайсы да әле алар.

Рәмзиянең апасы Фәүзия дә 2001 елда гаиләсе Яңгулга кайтып урнаша. Баштарак Фәүзия ханым Люция Салихова белән бергә сыерлар сава, бераз колхоз ашханәсендә эшләп ала.  Бүгенге көндә тормыш иптәше Рәкыйп белән 2-4 айлык 102 баш бозау тәрбиялиләр.

– Бергә эшләүнең плюсләре күбрәктер, – дим Хәйретди-новларга.

– Бергә эшләү җайлы инде ул, әмма минуслары да юк түгел, икең дә эшкә чыгып киткәч, өйдәгесе туктала. 85 яшьлек әнием Майкамал да безнең белән яши. Өлкән кеше булгач, аңа да зур игътибар кирәк, – ди Фәүзия апа.

Өч балага якты дөнья бүләк итеп, улларын югалту ачысын кичергән Хәйретдиновларның тырыш хезмәт белән көн күргән мәлләре. Баштарак колхоз биргән йортта яшәсәләр, хәзер үзләре йорт җиткереп чыкканнар.

Реклама

Бозаулату бүлегендә эшләүче Фәймә Миңнемуллина, Гөлшат Гыйззәтуллина карамагында 50 баш сыер. Әлеге бүлек терлекчелектә иң җаваплы тармакларның берсе.

– Яңгул фермасына урта мәктәпне тәмамлауга килгән идем. Шул көннән бирле хәзер 41 ел вакыт үтеп китте. Сыер саву элек тә җиңел булмады. Мин эшли башлаган елларда күп эш кул көче белән башкарыла иде. Хәзер ферма автоматлаштырылган, сөтне дә бидоннар белән ташыйсы юк, – ди Фәймә апа.

Баштарак сыерлар сауса, инде 10-11 ел бозаулату бүлегендә эшләүче Фәймә апа бүгенге көндә лаеклы ялда булса да, эшләвен дәвам итә. Кулдашы Гөлшат Гыйззәтуллина белән килешеп эшлиләр.

Шушы ук фермада эшләүче Рашит Баһаветдинов карамагында 80 баш сыер. Без килгән чакта ул буаз сыерларның асларын чистарта иде. Үз хезмәтенә җаваплы каравын эшләвенә карап торып та, әйткән сүзләреннән дә аңладык. Бозаулату бүлегендә ир-ат эшләвенә аптыравыма каршы:

– Эшнең ояты юк, туганнан бирле терлек арасында мин, – диде Рашит абый.

Уңган хезмәткәрнең тормыш иптәше Гөлсу ханым да фермада эшли, сыерлар сава.

Бозаулату бүлегендә аерым мал табибы эшли. Халит Шакиров 2005 елдан бирле әлеге вазыйфада. Яңгул егете. Һөнәри белем алып кайтканнан бирле колхозда, ди ул. Коллективтагы икенче мал табибы Фәнил Габделхаковның эш стажы күп булса да, биредә эшли башлавына бер генә ел икән әле. Аңарчы ул Тимирязев исемендәге җәмгыятьтә эшләгән.

Чулпан Галиева коллективта 2015 елдан бирле эшли. Яңгулга гаиләсе белән күченеп килгән кеше, баштарак пешекче булган, хәзер исә алты ел инде «Яңа тормыш» җәмгыятендә техник-орлыкландыручы булып эшли. Эш үзенчәлекләренә карамастан, осеменатор хезмәтен ир-атларга караганда хатын-кыз һөнәре дип саный. Чулпаннарга авыл җирлегендә яшәүче яшь белгеч программасы нигезендә йорт та төзелә икән.

Үгезләр симертүдә эшләүче Фәнис Вәлиуллин һәм бозаулар группасында эшләүче Ришат Минһаҗетдинов белән Рәдиф Сафиуллиннар хакында да бары мактау сүзләре генә ишеттек.

Буаз таналар, атлар тәрбия-ләүче Ринат Нөрмөхәммәтов, Мансур Мөдәрисов, Илдус Фәйзрахманов һәм каравылчы Фиргать Шәмсетдинов та җәмгыятьнең мактаулы хезмәт-кәрләре.

Фермада булган арада шуңа инандык: бары бертуктамый кайнап торучы тормышның гына нәтиҗәсе матур була ала. Ә «Яңа тормыш» җәмгыятендә тырыш, максатчан, вакыт белән исәпләшмичә эшләүче терлекчеләр, сыер савучылар хезмәт куя.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: