Хезмәт

«Күңеле белән ул әле дә колхоз тормышы белән яши»

Озак еллар «ВЛКСМның 50 еллыгы» хуҗалыгын җитәкләгән Наил Салих улы Салиховка – 90 яшь.

Бүген инде район картасыннан югалган Пархода авылында дөньяга килә ул. Урта белем алуга, 1950-1954 елларда Пыжмара, Комзавод, Сәрдек мәктәпләрендә балалар укыта. Аннан Чутай җидееллык,  Нөнәгәр сигезьеллык мәктәпләрендә уналты  ел директор булып эшли. Әле шуның  ун  елын партоешма секретаре да.

– Мине партоешма секретаре итеп куйганчы инде берничә ел хуҗалыкта штатлы парторг бар иде, – дип искә ала ул елларны Наил ага. – Ул киткәч, аның урынына кеше эзләделәр, миңа тәкъдим иткәннәр иде, штатлыга керергә риза булмадым. Урак вакыты иде бу. Райкомга чакырып, партоешма секретаре сайларга җыелыш кирәк түгел диделәр дә, мәктәп директорына өстәп, партоешма секретаре итеп куйдылар. Рим Зарипов колхоз председателе иде. Без аның белән бик килешеп, аңлашып эшләдек. Әле ул бездән киткәч тә гомергә дуслар булып калдык. Без бит элек Вахитов исемендәге колхоз идек. Районны Арчага куштылар да, баксаң, анда да Вахитов исемендәге хуҗалык бар икән, безне «Волга»га әйләндерделәр. Рим Ибраһимович бит яшь председатель иде, комсомолның гайрәтле еллары, ул җәмәгать эшләрендә бик актив булды. Шул да роль уйнагандыр инде, ул  санаторийда вакытта мине райкомга чакырдылар да: «Әйдә, сезнең колхозның исемен «ВЛКСМның 50 еллыгы» итеп үзгәртәбез», – диделәр. Комсомолның 50 еллыгы уңаеннан инде бу. Рим санаторийда калды, көч-хәл белән җыелышта колхозның исемен үзгәртергә ризалык ала алдык. Бездә халык бик кыю иде бит, аларны ризалату бик авыр булды. Сүз уңаеннан, Римны партиягә мин алдым. Эше дә гөрләп барды, үзе дә тиз күтәрелде. Аны райкомга икенче секретарь итеп алгач, мине райкомның ул чактагы беренче секретаре Рәшит Ибраһимович Алимов чакыртты да, аның урынына сине председатель итеп куябыз диде. Мин, билгеле, риза булмадым, әле Римне дә орыштым, нигә мине тәкъдим иттең дип. Ул  түгел, кешеләрне әйбәт белә дип Рәшит Ибраһимович әйткән икән. Мин каршы булсам да, бюрога биш кандидатура куеп, шулар арасыннан мине сайлап куйдылар.

– Укытучы кешегә җитәкчелек ничек бирелде?

– Партоешма секретаре булып эшләүнең дә файдасы тиде, әтинең күп еллар колхоз председателе булуы да файда итте. Әти бит 1931 елдан 1962 елга кадәр районда председатель булып эшләде. Ул елларда районда иң озак эшләгән бердәнбер кеше ул.

– Сез дә бит, ялгышмасам, районда председатель булып эшләгән бердәнбер укытучы...

Реклама

– Районда бердәнбер булсам да, ул чакта башка районнарда мондый җитәкчеләр бар иде.

– Авыл хуҗалыгында өстәл сугып кычкырмыйча тыңлатып булмый диеп ышандыручылар бар. Ул елларда шул принципта эшләүчеләр дә шактый булды. Ә сезне кешеләргә тавыш күтәреп тә эндәшмәде диләр. Ничек тыңлата алдыгыз?

– 16 ел мәктәп директоры булып эшләү дәверендә күпме укучыларны укыттым бит мин. Алар өчен укытучы булып калганмындыр инде. Аннары бит педагог кеше буларак, кешеләрнең холкын-характерын да әйбәт өйрәнгән идем.

– Рим Ибраһимович чорында күтәрелгән, макталган хуҗалыкны шул биеклектә саклау җиңел булмагандыр?

– Эшләп китү дә, кешеләр белән аралашу да авыр булды димәс идем. Минем чорда да күп эшләнде, авыл уртасындагы фермалар кырларга чыгарылды, Нөнәгәрдә 800 башлык сыер комплексы төзелде, 320 урынлы мәктәпне колхоз көче белән бер елда өлгертә алдык, терлекләрнең баш санын күпләп арттырдык, мөгезле эре терлек кенә дә 990 баштан 2200гә җитте... Сөенеп искә алырдай эшләребез шактый булды дип бер сөенсәм, хезмәтләремне онытмыйлар, район һәм авыл җитәкчеләре бик хөрмәт итә дип ныграк сөенәм. «Кызыл юл»ның бүгенге җитәкчесе Фердинандка  аеруча рәхмәтлемен, ә авылдашларга күп еллар дәвамында тырышып, булдырып эшләгәннәре, ирешкән уңышлары өчен зур рәхмәт!

«Катлаулы, болгавыр чорда да Н.Салихов җитәкләгән хуҗалык үзенең матди нигезен, яшәү потенциалын саклап калды. Туган төбәгендә генә түгел, бөтен районда инсафлы, зыялы, исәпле, югары культуралы җитәкче буларак хөрмәт ителде, кешеләргә һәрвакыт мәрхәмәтле мөгамәләдә булды. Н.Салихов пенсиягә чыкканнан соң да әле биш ел дәвамында хуҗалыкның техника куркынычсызлыгы буенча инженеры вазыйфаларын башкарды. Авыл хуҗалыгы производствосын үстерүдәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен 1983 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде. 1988 елда «Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеме бирелде. «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы». Төрле елларда халык депутатларының  район һәм Нөнәгәр авыл Советлары депутаты булып сайланды», – диелә район энциклопедиясендә. Моннан берничә ел элек Наил Салих улы Салихов районыбызның иң олы бүләгенә – «Балтачның мактаулы гражданины» исеменә лаек булды. Җәмәгате, шулай ук озак еллар укытучы булып эшләгән Мөнәвәрә апа белән 63 ел тигез гомер кичереп, өч бала үстерәләр. Өч онык, ике оныкчыкка бик кадерле әби-бабай алар. Менә шундый, кайсы яктан гына карасаң да, сокланырлык, шөкер итәрлек, бәрәкәтле тормыш, бәрәкәтле гомер... Алтын көзләре дә имин булса иде.

Фото: баш мөхәррир

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: