Авыл хуҗалыгы
Кем күпме сава?
Җитештерү-икътисадый күрсәткечләре буенча күмәк хуҗалыкларның рейтингын билгеләгәндә сөтчелек тармагы төп рольне уйный.
Шуны белә торып, районның кайбер хуҗалыклары гыйнвар аенда сөтне узган ел шул айдагыдан ким җитештерделәр. Менә алар: беренче сан - быел гыйнварда савылган сөт, икенчесе - узган елның шул аендагыдан ким савылганы (тонналарда).
Уңыш |
98 |
67 |
Тимирязев исем. |
86 |
35 |
Якты юл |
88 |
23 |
Яңа тормыш |
94 |
14 |
Сосна |
231 |
8 |
Дуслык |
358 |
5 |
Борнак |
114 |
4 |
Игенче |
366 |
3 |
Бөрбаш |
288 |
2 |
Бу хуҗалыкларда айны узган елның гыйнварыннан кайтыш күрсәткечләр белән төгәлләсәләр, хәзер тәкъдим ителә торганнары бер урында тапта-налар.
Татарстан |
344 |
0 |
Алга |
193 |
1 |
Маяк |
270 |
2 |
Район буенча гыйнварда 4663 тонна сөт җитештерелеп, шуның 108 тоннасы узган елның шул аена карата артык. Монда түбәндәге хуҗалыкларның өлеше зур.
Кама |
248 |
57 |
Кызыл юл |
305 |
49 |
Труд |
195 |
44 |
Смәел |
223 |
41 |
Арбор |
148 |
26 |
Активист |
205 |
21 |
Тукай исем. |
168 |
20 |
Сорнай |
244 |
7 |
Күршеләр булган «Смәел» белән "Борнак"ны гына алыйк. Беренчесе сөт җитештерүне арттыра алганда, икенчесенә чигенеш ясарлык нинди сәбәп булды икән? Бары тик игътибар җитмәү дип кенә әйтеп була.
Фото: http://www.sportprofile.ru/article.php?article_id=1982
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев