Кеше хезмәте белән матур (фото)
Эш урынында һәрбер кешенең үз хезмәтен намус белән башкаруларында зур хикмәт ята. Алар барысы үзара бәйләнгән.
Сыер савучы, бозау караучылар белән иңгә-иң торып эшләүче, алар белән бергә иртә таңнан фермага килеп малларга азык таратучы, аларның сәламәтлеген, чисталыгын, кирәкле техника, җайланманың төзеклеген карап торучылар да бар бит. Бүген аларны искә алып китәсе иттек.
Камил Идрисов, 1998 елда тракторга утырган Илзир Низамиев торакларга ашау тараталар, 38 ел тракторчы булып хезмәт куючы Рәфхәт Корбанов сенаж чокырында малларга дигән азыкны техникага тутырып тора.
Ләйсән Әхмәдиева — мал табибы, Кадим Фәләхиев — ясалма орлыкландыручы, Фәнис Миңнемуллин — селекционер. Тәлгать Гайнанов, Мәгъфүр Мөхәммәтгалиев, Рифкать Насыйбуллин, Алмаз Рәхмәтуллин — слесарьлар, Илфат Әхмәтшин, Рәдиф Габидуллин — операторлар, Рәхилә Молдашева — учетчик-лаборант, Мулланур Тимербаев — электрик, Хәниф Идиятуллин — разнорабочий.
Әлеге авылдашларның хезмәте, ферма мөдире Таһир Хисаметдинов җитәкчелегендә биредәге эшнең бернинди тоткарлыксыз, вакытында баруына иң төп шарт булып тора.
Эш урынында һәрбер кешенең үз хезмәтен намус белән башкаруларында зур хикмәт ята. Алар барысы үзара бәйләнгән. Әгәр дә шушы чылбырның бер звеносы гына өзелсә дә, башкарган эшнең нәтиҗәсе булмаячак.
Фермада эшләү башка авыл хуҗалыгы хезмәте кебек үк җиңелләрдән түгел. Шуңа күрә анда малларны яраткан, авыл җанлы кешеләр хезмәт куя.
Рузалия Тимербаева,
Алан авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев