Хезмәт

Халык көткән субсидияләр кайтты

Дәүләттән күрсәтеләчәк башка ярдәмнәр буенча ачыклык кертү өчен район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллинга мөрәҗәгать иттек.

Авылда яшәүчеләрне дәүләт тарафыннан шәхси хуҗалыкларда терлек асрау һәм башка төрле шөгыль белән тормыш алып баручыларга бирелә торган субсидияләр кызыксындыра. Быелгысы бигрәк тә әһәмиятле, чөнки сөткә бәяләрнеӊ күпкә кимүе халыкта зур ризасызлык тудырды. Әлеге мәсьәләгә һәм быел дәүләттән күрсәтеләчәк башка ярдәмнәр буенча ачыклык кертү өчен район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллинга мөрәҗәгать иттек.

– Әйе, чыннан да сөт бәяләренең тотрыксыз булуы күп кенә райондашларыбызга зур гына зыян да китерде. Бу бер безнең районга гына кагылган хәл булмады. Шушы вәзгыятьне җиңеп чыгуда күләмле эшләр башкарылды һәм шуның берсе – сыер һәм кәҗә асраучыларга дәүләт ярдәме күрсәтү. Дөрес, алдагы елларда бер сыер башына — 3, кәҗәгә – 1 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелә иде. Быел исә, бер сыерга – 2, хуҗалыкта ике сыер булса 3әр меӊ, өч һәм аннан күбрәк сыер булса, һәр баш сыер өчен 4әр меӊ сум күләмендә ярдәм күрсәтеләчәк. Бүгенге көндә 18 авыл җирлегенең 17сенә инде тиешле акчалар күчерелде һәм шуңа да тиз арада халык үзенә тиешле акчаларны ала алачак. Шуны да искәртеп үтик, әлеге акчалар хуҗалык китабында теркәлгән сыер саныннан чыгып биреләчәк. Күпчелек очракта халык малларны вакытында теркәми, ә менә шушындый субсидияләр бирелә башлагач кына исләренә төшә. Шуңа да хуҗалыгыгызда малларда үзгәреш булган очракта, һичшиксез бу хакта авыл җирлегенә хәбәр итәргә кирәк. Ә инде кәҗәләргә каралган субсидиягә килсәк, ул сыерларга тиешле акчалар бирелеп бетерелгәннән соң биреләчәк.

– Соңгы елларда дәүләт тарафыннан шәхси һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына күп төрле ярдәмнәр күрсәтелеп килә, алар быел да дәвам итәчәкме?
– Әйе, бу турыда тиешле карарлар кабул ителде инде, аныӊ тәртибе нәкъ узган елдагыча калды. Әлеге ярдәмнәрне алырга теләүчеләр иӊ беренче чиратта авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Һәр юнәлеш буенча өч яклы килешү төзелә: авыл җирлеге, субсидия алырга теләүче кеше һәм ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы. Һәрбер авыл җирлеге агымдагы елның 26 гыйнварында ТРның Министрлар Кабинетында кабул ителгән карар белән тулысынча таныш. Шуңа да үзегез яшәгән авыл җирлегенә барырга һәм алардан тиешле документ формаларын алырга кирәк. Аларны тутырып бетергәннән соң, документларны авыл җирлегенә тапшырасы, ә алар үз чиратында барлык документларны район авыл хуҗалыгы идарәсенә илтәчәк. Мини-ферма төзелешенә ярдәм алырга теләүчеләрне районыбызда төзелгән махсус комиссия белән без әлеге хуҗалыкка барып, авыл хуҗалыгы заявкасы нигезендә төзелә торган яисә төзелгән мини-фермаларны карап, фотоларга төшереп, шуның буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына документлар тапшырабыз. Райондашларыбыз әлеге ярдәмнең нәкъ тә менә мини-ферма төзеп, мал санын арттырырга бирелүен һәм әлеге программада хуҗалыгында кимендә 2-3 сыер булган кешеләр генә катнаша алганын аңласын иде.

Шәхси хуҗалыкта кош-корт, нәселле тана яки буаз сыер, өч яшьтән зуррак бия сатып алган яки ветеринария хезмәтләреннән файдаланган өчен дә субсидияләр бирелү каралган, бу очракта зур үзгәрешләр юк. Әмма акча ягыннан чикләүләр бар икәнен дә белергә кирәк. Шуңа да быелның 1 гыйнварыннан 1 июненә кадәр республикабызда теркәлгән кош-корт үрчетү белән шөгыльләнүче оешмадан яше бер айдан артмаган каз, үрдәк, күркә яки бройлер чеби сатып алгансыз икән, 1 августка кадәр тиешле документларны туплап, авыл җирлегенә тапшырып, 1 баш казга һәм күркәгә — 100, үрдәккә — 80, бройлер чебигә 30 сум субсидия ала аласыз. Авылларга килеп сатучылардан алган очракта, алардан тиешле документларны сорап алырга кирәк, юкса субсидия алу мөмкинлеге сезгә эләкмәячәк. Сакланышына килгәндә, бройлер чебине һәм үрдәкне — 2, ә каз белән күркәне 4 айсыз суярга ярамый. Шул ук вакытта чикләүләрне дә искәртик, субсидия 50дән алып 100 башкача гына бирелә. Әйтик, сез 150 баш каз алгансыз икән, дәүләт аның 100 башына гына ярдәм күрсәтәчәк.

– Илшат Солтанович, сез санап киткән дәүләт ярдәмнәреннән райондашларыбыз максатчан файдаланамы?
– Әгәр, 2016 һәм 2017 еллардагы шәхси хуҗалыкларда булган мөгезле эре терлек санын гына алып карасак та, узган ел 112 % үсеш алганбыз. Бу, әлбәттә, шушы программалар белән максатчан эшләү нәтиҗәсе. Шәхси хуҗалыкларда терлекнең баш санын саклап калу максатыннан савым сыерларына һәм кәҗәләргә 2017 елда 19 миллион 590 мең сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтелде, ветеринар хезмәтенең чыгымнарын өлешчә каплау максатыннан райондашларга 1 миллион 575 мең сум субсидия бирелде. Кош-корт сатып алучыларга – 791 мең сум, нәселле терлек – 420 мең сум, бия ат алучыларга 228 мең сум ярдәм күрсәтелде. Узган ел районыбызда барлыгы 31 мини-ферма төзелеп, аларга 4 миллион 360 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме бирелде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: