Хезмәт

«Хезмәт десанты» Тагашур фермасында (+фото)

«Хезмәт десанты»ның чираттагы тукталышы «Труд» җәмгыятенең Тагашур фермасына булды.

Без килгән чакта Тагашур фермасында маллардан кан алалар иде. Эшләре бик тыгыз булса да, ферма мөдире Виталий Петров безнең белән сөйләшергә җай тапты.

Иң сөендергәне шул, бүгенге көндә коллективка яшьләр күп килә, – диде Виталий.

Соңгы елларда биредә бик күп ремонт эшләре башкарылган. Бозаулар фермасына реконструкция ясап, сыерларныкына үзгәрткәннәр. Кардалар моңарчы барысы да агачтан булса, бүгенге көндә тимергә алыштырылган. Үгезләр  һәм сыерлар кардасында тагарак урнаштырылып, басып ашый торган урыннар ясаганнар. Таналар өчен калайдан лапас төзегәннәр. Яңа сенаж базлары ясалган. Сыерлар торагына үзе көйләнә торган утлар куйганнар. Терлекчеләр йортына да күләмле ремонт эшләре ясалган. Тәрәзәләрен пластикка алмаштырганнар, идәненә плитәләр җәйгәннәр.

Ике фермада 190 баш сыер исәпләнә. Иртәнге саву сәгать дүрттә башлана икән. Җиденче яртыда эшләрен тәмамлап кайтып киткән кызлар фермага кабат төшке ашлардан соң килә. Кичке савымга кадәр сыерларны чистарталар, көннәр җылы булган чакта малларны кардага чыгаралар. Шулай итеп кичке савым вакыты да җитә. Беренче абзарда сыер савучы  Тамара Закирова белән Алена Ишмурзинаның эш стажлары инде шактый. Икесе дә Тагашур киленнәре. Тамараның тормыш иптәше Сергей да колхозда эшли, «КамАЗ» шоферы. Закировлар өч кыз үстерәләр. Олысы Йошкар-Ола шәһәрендә медицина юнәлешендә белем алса, икенчесе Сабада укый, төпчеге мәктәптә икән. Алена Ишмурзина исә Тагашурга Арча якларыннан килен булып килгән. Тормыш иптәше Алексей таналар группасында эшли. Ишмурзиннарның  кызлары Светлана инде тормышка чыккан. Уллары Андрей әлегә үз яннарында яши.

Андрей бик оста гармунчы. Аның җиңел итеп уйнаганын күрсәгез... Авылдагы бер генә чара да аның катнашыннан башка узмый, –  диде авылдашлары.

Алена белән Алексей үз балалары үскәч, тагын өч баланы тәрбиягә алган. Дарья, Александр һәм Павел бүгенге көндә Чепья мәктәбендә белем ала. Сыер савучылар көндезге  ял вакытында  биредә  Лариса Андреева эшли. Ул маллар алдындагы ашауларны карап тора, чисталык өчен җавап бирә икән. Кичен исә каравылчы Валерий Митрафанов кизү тора.

Икенче сыерлар абзарында эшләүче Екатерина Константинова белән Марина Копарова әле ике ел гына сыерлар сава. Әмма тырыш, үз эшләрен намус белән башкаралар, диде ферма мөдире алар хакында.

Үгезләр симертүдә эшләүче бертуганнар Юля Конькина белән Юрик Закиров һәм Галина Конькина хакында да бары мактау сүзләре генә ишеттек. Юля Конькинаның тормыш иптәше Василий да фермада эшли, оператор. Конькиннар авылның үрнәк, тырыш гаиләсе. Ике катлы йорт җиткереп, тырыш хезмәт белән көн күрәләр. Кызлары Казан шәһәрендә яши,  уллары Алексей исә фермада слесарь булып эшли.

Галина Тагашурга Мари Иле Республикасыннан килен булып килгән. Тормыш иптәше Сергей белән ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Шулай ук авылның үрнәк гаиләсе. Галина ханым инде күптән үзе әби булса да, төп йортта озак еллар игелекле килен хезмәте күрсәтеп гомер итә. Олы уллары өйләнеп үз гаиләсе белән яши. Икенче уллары һәм төпчек кызлары әлегә мәктәп укучылары.

Реклама

Үгезләр группасында эшләүче терлекчеләр карамагында бүгенге көндә 50 баш үгез бар. Февраль аенда 44 баш үгез иткә җибәрелгән. Аскы абзардагы 166 баш үгезне дә әлеге егет-кызлар тәрбияли.

Таналар группасында эшләүче Петр Губанов, Оксана Губанова, Алексей Ишмурзин исә 341 баш тана тәрбияли. Яхшы артымга ничек ирешергә дигән соравыма каршы терлекчеләр: «Терлеккә яхшы мөнәсәбәт, тиешле тәрбия булырга тиеш», – дип җавап кайтарды.

87 баш атыбыз бар, узган ел 25 колын алдык. Сергей Конькин озак еллардан бирле эшли,  мактаулы хезмәткәр, – диде ферма мөдире Виталий Владимирович.

Терлекләргә нигездә азык махсус транспорт белән өләшенә. Техника керә алмаган абзарларга гына ат белән кертәләр икән. Әлеге хезмәтләрне Петр Губанов, Юрий Закиров, Сергей Конькин башкара. 

Ферма эшчәнлеге белән танышып йөргән чакта тәмле ис чыгарып, казанда кайнап утырган солыга күз төште.

Менә инде өч ел малларга солыны пешереп бирәбез. Менә бу савытта су җылытыла. Малларга җылы су шушыннан китә. Лапаста торучы  таналарга да җылы су эчертелә. Менә монысы киләчәктә терлекчеләргә душ кабинасы булачак,  – дип төзелеш барган бүлмәгә күрсәтте ферма мөдире. –  Узган ел эшли башлаган идек. Быел эшләп бетерергә исәп.

Менә шулай коллектив өчен җан атып эшләгән мәле ферма мөдире Виталий Петровның. Коллективта чагыштырмача яшь кеше исәпләнсә дә, эш тәҗрибәсе шактый белгечнең. Виталий –  Чепья авылы егете. Урта мәктәпне тәмамлагач, Уржум ветеринария техникумында белем ала. Хезмәт юлын «Кама» хуҗалыгының Әтнә фермасында башлап җибәрә. Соңрак Мари Иле Республикасының Мари-төрек районында чит ил малларын үрчетүче агрофирмада мал табибы булып эшли. Аннан соң хезмәт юлын кабат үзебезнең районга кайтып, «Якты юл» җәмгыятендә дәвам итә. Инде менә өч ел Тагашур фермасында  мөдир вазыйфасын башкара. Тормыш иптәше Марина белән Тихон исемле ул, Елизаветта исемле кыз үстерүче Виталий эш урынында мактаулы булган  кебек, авылдашлары арасында бик хөрмәтле кеше.

Яшь булсаң да, эш тәҗрибәң шактый тупланган. Алай да үз туган колхозыңда эшләүгә җитмидер, – дим әңгәмәдәшемә.

Сүз дә юк, төрле урында, төрле вазыйфада эшләү эш тәҗрибәсе тупларга мөмкинлек бирә. Әмма һәр нәрсәнең үз плюсе, үз минусы, – ди Виталий тыйнак кына.

Мөдирләре тыйнак булган кебек, коллективтагылар да, газетага язарга килдек дигәч, юк безне язмагыз, фотога төшермәгез дип үтә дә тыйнаклык күрсәтте. Кечкенә генә булса да, эче төш кенә диюләре нәкъ менә Тагашур фермасы коллективы хакында, миңа калса. Бердәм коллективның зур уңышлары киләчәктә дә дәвамлы булсын.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: