Хезмәт

Комбайнчылар төшке ашларын тере музыка астында ашаган (фото)

Тимирязев исемендәге җәмгыять комбайнчылары төшке ашларын тере музыка астында үткәргән. Басу-кырларда комбайн гөрелтесен җыр-моң алмаштыра.

Норма, Нормабаш, Кили, Пүскән, Чапшар авылларының үзешчәннәре төшке ялга туктаган игенчеләргә концерт тәкъдим иткән.
Лилия Галипова белән Эльвир Галиев механизаторларга нәфис сүз бүләк итсәләр, Ранил Садыйков белән Нияз Гарифуллин дәртле җырларын башкарган. Игенчеләр рәхмәтләрен белдереп, "Тагын килегез!" дип калганнар.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: