Хезмәт

Комзаводныӊ үзәге (фото)

Сүзнеӊ башын ферма җитәкчесеннән башлыйк әле. Гәүһәрия Пыжмара авылы кызы, 1990 елда Комзаводка Рамил Вәлиев өенә килен булып төшә. Элек почта бүлекчәсендә эшләгән яшь киленгә тормыш җайлылардан булмый, хуҗалыкта төрле эштә йөри, эшсез утырган чаклары да була.

«Хуҗалыкларны бергә кушканда безнеӊ авыл фермасында 26 баш бозау калган иде. Фермаларга керерлек түгел, азык юк, азык кына түгел, авылныӊ да, кешеләрнеӊ дә барыр юлы күренми кебек тоела башлаган иде», дип искә ала ул вакытларны Гәүһәрия ханым.
Гәүһәрия ханым хәзер фермада мөдир, авылда бригадир, өендә йорт хуҗабикәсе вазыйфаларын башкара. Инде олы улы төпләнеп, гаилә корып башкалада тора, икенчесе Нөнәгәр мәктәбенеӊ 7 сыйныф укучысы. Тормыш иптәше Рамил шушында, фермада эшли. Монда коллектив зур түгел, каравылчы белән 7 кеше хезмәт куя. Тракторда эшләүче, Комзавод авылыннан Рәүф Гатиятуллинны бик тырыш, дип мактадылар. Терлеккә азыгын үзе төйи, үзе кертә, үзе тарата, тиресне үзе чыгара, үзе басуга илтә. Иртәдән-кичкә кадәр авырсынмыйча, һәр көнне булсынга дип эшли. Гадел Гатауллин белән Рафаэль Исламов яӊа терлек бинасында таналар тәрбиялиләр, Радаил Вәлиев һәм Радик Шәмсиев бер терлек абзарында икәүләп эшләсәләр, Рамил Вәлиев аерым бинада бер үзе 100 баш үгез тәрбияли.
Ферма территориясенә керүгә күзгә ташланганы - аерым кардада тотылучы көр, таза, уйнаклап торган атларныӊ күп булуы. Нөнәгәр, Чутай авылыннан китерелгән 33 тай бүгенге көндә Комзавод фермасында тәрбияләнә икән.
Терлекнеӊ артымы төрлечә, ди ферма мөдире. Таналардан тәүлеккә 1000 грамм артым малу гадәти хәл. Дөрес, төрле вакыт була, тышка чыгарганда салкынча булса, ашау тәнне җылытырга китә, артым кими, ди ул. Күп нәрсә ашатудан тора, сенаж, силосны болгатып, монокорм итеп бирәбез. Фураж да терлекнеӊ гәүдә авырлыгына карап бирелә. Таналар 4 центнер авырлыктан узгач моннан озатыла, 399 кг. булса да, җибәрелми. Менә шундый бездә эшләр, дип көлә ферма мөдире Гәүһәрия Вәлиева. Эшләгәч, хезмәт хакы тиешенчә һәм вакытында бирелә, эшчеләрнеӊ әле соӊгы алган хезмәт хаклары бөтен өстәмәләр белән 18-20 меӊ сум булган икән.
Озынча утыннардан өеп куйган әрдәнә белән кызыксынгач, безнеӊ өстәмә артым һәм акча эшләргә ярдәмче төрле өстәмәләр, витаминнар кушып, боткафермент әзерлибез, диләр алар. Һәрбер терлеккә чиләкләп таратып чыгалар. Иренмәгән очракта гына яхшы нәтиҗәгә ирешеп була шул.
Комзавод халкыныӊ, бигрәк тә колхозда эшләп, лаеклы ялга чыкканнарныӊ хәзерге җитәкчелеккә рәхмәтләре зур. Моӊарчы, ашлык алу өчен, трактор, машина арбасына утырып Нөнәгәргә барып, алып кайтыр өчен газап күрсәк, хәзер инде ашлыкны авыл амбарыннан гына тутырабыз, диләр алар. Өйгә кайтарып бирәләр, элек җәйге эсседә печән чапкан булсак, хәзер китереп , урынын
күрсәтсәӊ, өеп тә китәләр, дип үз фикерләрен белдерделәр олылар. Исән-сау гына булсыннар, дөньялар тыныч торсын, диләр алар.

Реклама

Фотолар тулы күләмдә фотогалереяда урнаштырылачак.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: