Хезмәт

Күршеләрдән киммени

Хуҗалык рәисе Рәфкать Нәҗипов залдан бик күпләрне чакырып алып, аларның производствога керткән өлешләренә олы бәя биреп, кулларын кысып бүләкләр тапшырды.

Иң элек 2013 нче елда пенсия яшенә җиткән Лидия Габдуллина, Маргарита Мөбарәкшина, Василий Архипов, Геннадий Иванов, Зинаида Шестаковага хөрмәт күрсәтелде. Олы кешегә ни кирәген белгәннәр, һәркайсына җылы, йомшак урын-җир әйберләре бирелде. Аннан бүләкләр тапшырып, хуҗалыкта узган ел эшли башлаучыларны билгеләп үттеләр. Өч яшь белгеч эшли башлаган. Ранил Әхмәдуллин - баш агроном, Илнар Әхмәдуллин - баш ветеринария табибы, Әлфис Фатыйхов - ветеринария фельдшеры. Бер елда бу кадәрле яшь белгечләр белән тулыландырылган башка бер генә хуҗалык та юк районда. Димәк, киләчәге өметле хуҗалыкның. Бүген җитештерү, икътисад күрсәткечләре буенча янәшәдәге күршеләреннән нык калышсалар да, якын киләчәктә тигезләшү генә түгел, аларны узып китәрлек тә мөмкинлекләре бар. Хуҗалык белгечләренең, хуҗалык җитәкчесе Рәфкать Нәҗиповның хисапларын тыңлаганнан соң сөйләгән чыгышында район хакимияте башлыгы Рамил Нотфуллин борнаклыларның, бигрәк тә сөт терлекчелегендә, Чапаев исемендәге колхоз заманындагы даннарын кире кайтарачакларына ышаныч белдерде. Сыер савучыларны (Зилә Фәйзрахманова, Миләүшә Гыйльметдинова, Альбина Габделганиева, Галина Иванова, Фәния Әхмәтҗанова, Сүрия Габделганиева - барысы 20ләп кеше) бүләкләгәндә үк хуҗалык рәисе Рәфкать Нәҗипов аларның күрсәткечләрен күршеләр белән чагыштырып тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә мөмкин булуын әйткән иде инде. Монда савым сыерлары көтүен мул продуктлы, яхшы нәселле сыерлар белән тулыландырырга кирәклеге дә искәртелде. Узган ел бер торакны үзгәртеп, калын аслык түшәп, тана бозауларны бәйсез асрый башлаганнар, быел тагын бер шундыйны булдырырга ниятлиләр. Зыянга эшли торган дуңгызчылыкны акрынлап бетереп, тулысынча сөт җитештерүгә күчәргә исәпләре. Хәзер булган 1500ләп дуңгыз урынына 500 баш савым сыеры тотылса, сүз дә юк, акча әйбәт керәчәк хуҗалыкка. Дәүләт сөтне ярыйсы гына (1 килограммын 20 сум тирәсе) бәядән ала.
Җыелышта игенчелектә эшләүчеләргә дә зур хөрмәт күрсәтелде. Механизаторлар Илдар Шакиров, Николай Асаков, Илгиз Закиров, Николай Рогожин, Леонид Шестаков, Анатолий Филиппов, Алексей Шишкин, Иван Зайцев, Николай Константинов, Ленар Муллагалиев, Владимир Якимов, Илнур Хәбибуллин, Рәфыйк Габделхаков, шоферлар Геннадий Максимов, Андрей Игнатьев, Раузит Габдрахманов, Николай Копаров, Герман Коняев һәм башкаларга язгы-көзге кыр эшләре чорындагы хезмәтләренә бәя биреп, бүләкләр тапшырылды.
-Җир эшкәрткәндә, чәчкәндә агротехник таләпләрне һәр игенче дә намус белән үтәсә бернинди чыгымнарсыз да уңышны беркадәр арттырып булыр иде, ди яшь белгеч. Ягулык-майлау материаллары, запас частьлар артык күп тотылу да игенчелекнең рентабельлелеген төшерә. Техника паркын, андагы техниканы яңарту буенча эшлисе эшләребез күп әле, диде хуҗалык рәисе. Баш бухгалтер һәм икътисадчының күрсәткечләрне күршеләре «Смәел» хуҗалыгы белән чагыштырып сөйләүләре залдагы һәркемне уйланырга мәҗбүр итте. Без алардан киммени дигән горурлык хисләре дә кузгалып куйды бугай борнаклыларда. Әллә залда пышылдашып алулары белән миңа гына шулай тоелдымы. Ничек кенә булмасын, «Борнак»ның якын киләчәктә елны күршеләре белән бер дәрәҗәдә, кайбер өлкәләрдә аларны да узып киткән күрсәткечләр белән төгәлләячәкләренә ышаныч бар. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзының район оешмасы рәисе Рәфыйк Гарифуллинның әлеге оешмага керүләрен чакырып ясаган чыгышын да алкышлап кабул итте алар.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: