Хезмәт

Кәсеп иткәнгә – насыйп иткән яисә «Кызыл юл» хуҗалыгының югары күрсәткечләргә ирешү серләре

ЯҢА ҖАЙЛАНМА АЛМАКЧЫ БУЛАЛАР Тышкы ишектән керүгә аяк киемен салып, керү уңаена тезелгән бер тапочканы эләктереп рәис бүлмәсенә уздым. Ишеге ачык, бер абзый хуҗаның телефоннан сөйләшеп бетергәнен көтеп тора. Кооператив рәисе Фердинанд Хәйруллин Красноярск шәһәре белән элемтәдә иде. Терлекләргә бөртекле ашлыкны эшкәртеп бирү өчен Америкада эшләнгән «Экструдер» дигән агрегат алып...

ЯҢА ҖАЙЛАНМА АЛМАКЧЫ БУЛАЛАР
Тышкы ишектән керүгә аяк киемен салып, керү уңаена тезелгән бер тапочканы эләктереп рәис бүлмәсенә уздым. Ишеге ачык, бер абзый хуҗаның телефоннан сөйләшеп бетергәнен көтеп тора. Кооператив рәисе Фердинанд Хәйруллин Красноярск шәһәре белән элемтәдә иде. Терлекләргә бөртекле ашлыкны эшкәртеп бирү өчен Америкада эшләнгән «Экструдер» дигән агрегат алып кайтырга йөриләр икән. Җитәкче узган ел Америкага фермерлар эше белән танышырга баргач кызыксынып кайткан булган. Илгә кайткач та фуражны шунда эшкәртеп ашаткан хуҗалыклар тәҗрибәсен өйрәнгән. 3 миллион сумнан артык торган бу агрегат бер ел дигәндә бәясен каплавына тәмам ышангач, белгечләр белән киңәшеп үзләренә дә кайтарырга булганнар. Ә бәлкем, 60х40 программасы буенча да алып булыр дип өметләнәләр.
«Экструдер» ярдәмендә фуражны эшкәртеп терлекчелек продуктлары артасына ышанам. Чөнки терлекләрнең ашказаннарының ярты эшчәнлеген «экструдер» башкара. Азык энергиясе продукция артуга китәчәк. Фуражның туклыклылыгы арта, составындагы крахмалның шикәргә әйләнүе, витаминнарның саклануы, югары басым, көчле температура нәтиҗәсендә ашлыкта булган бактерияләр, инфекция таякчыклары, күгәрек гөмбәчекләренең бетүе яхшы нәтиҗә бирәчәк», - ди хуҗалыкның баш зоотехнигы Гөлзифа Нәҗипова да.
Башка җирдә баш белгечләрнең эш каби¬нетларын хуҗалык конторында күреп гадәтләнгәнгәме, «Кызыл юл»да баш зоотехникны да, ветеринария табибын да фермадагы терлекчеләр йортында утырганнарын күреп беркадәр гаҗәпләнеп калдым. Конторда көнгә бер тапкыр иртән эш планлаштырган чакта гына булалар да, калган вакытлары терлекчеләр янында үтә. Һәркөнне кичәге эшкә анализ ясап башлыйбыз диләр алар.
Хуҗалыкта факттагы сыерлар саны үткән елдагыдан кимрәк булса да, бүген 3300-3400 килограмм сөтне күбрәк җитештерәләр. Моңа терлекчеләр һәм белгечләрнең үз хезмәтләренә җаваплы каравы нәтиҗәсендә ирешелә. Технологиягә зур үзгәреш кертелеп, раздой группасы оештырганнар. Каршылык белән башланган бу эш бүген үңай нәтиҗә биргән. Бозаулаганнан соң сыерлар 100 көн дәвамында аерым рацион белән ашатыла. Раздой сыерларының бер торакта булуы ветеринария табибы һәм ясалма орлыкландыру техниклары эшенә дә уңай нәтиҗә ясаган. Күп сөт бирә торган сыерларны өч тапкыр савуның да нәтиҗәсе зур.
1 ЦЕНТНЕР АРЫШТАН 40-50 КИЛОГРАММ ШИКӘР
Монда гел яңалыкка омтылалар, эшне алга җибәрердәй тәҗрибәләрне өйрәнеп озакка сузмыйча үзләрендә кертергә тырышалар. Арышны ферментлар белән эшкәртеп ашатуның ни дәрәҗәдә файдалы икәнен ишетеп-күреп кайткач, үзләрендә дә шулай эшли башлаганнар. Болай эшкәртү арыштагы крахмалны шикәргә әйләндерә. Артык мәшәкатьле, чыгымлы эш түгел диләр. Үз хуҗалыкларының эретеп ябыштыручысы Рәшит Сагзетдинов берничә мич ясаган. Суны 80-85 градус кайнарлыкка җиткереп арыш оны салалар. 2 сәгать пешеп әзер булгач массага фермент өстиләр. Бер сәгатьтән азык әзер була. Ферментның 1 килограммы 177 сум. Ул 1 центнер фуражга 100 грамм салына. Менә шушы 1 центнер арыш оныннан 40-50 килограмм шикәр алабыз, ди алар. Терлек организмындагы шикәрне көйләү зур чыгымнар сорамый.
ТЕРЛЕКЧЕЛЕКТӘ ТӨП ФАКТОРЛАРНЫҢ БЕРСЕ - БОЗАУ АЛУ
Терлекләрне ясалма орлыкландыру өлкәсендә дә алар яңалыкка омтылалар. Хәзер биредә теләккә килгән сыерларның каплату вакытын билгеләү өчен махсус аппарат кулланыла. 15 мең сумлык бу җайланма ике бригадада да үзенә киткән чыгымнарны каплаган инде, сперманы экономияләү хисабына.
Хуҗалыкта УЗИ аппараты булу да эшкә уңайлыклар китерә. Аның ярдәмендә сыерларның һәм таналарның 28 көннән буазлыгын билгеләргә, аналыкларында булган авыруларга диагноз куярга һәм вакытында дәвалау мөмкинлеге була. Татарстан нәсел берләшмәсе соравы буенча бер белгечне укырга җибәрергә дигәч, районнан кызыксынуы көчле, тәҗрибәсе зур дип, хуҗалыкның баш ветеринар табибы Ризидә Шихованы җибәргән булалар. УЗИ аппаратын шушы берләшмәдән бирәләр аларга, файдасы зур, диләр. Лазер аппараты белән дәвалауның нәтиҗәсен дә күрәләр. Ике фермада да эш барсын өчен 45 мең сумга тагын берне алганнар. Авыруларны башлангыч чорында дәвалау өчен әйбәт. Сыерлар бозаулагач өзлегүләр булмасын өчен, төрле яралар тиз төзәлүгә ярдәм итә. Аны куллана башлагач мастит авырулары кимегән. Бозауларның үпкә чирләрен дәвалауга да зур йогынты ясый. Чыгымнарны киметү, сыерларның кысыр йөрү срогын кыскарту, үрчем алуны арттыру өчен уңайлыклар тудырылды дип сөенәләр ясалма орлыкландыру технологлары Гөлнара Низамиева белән Рәмзия Мөхәммәтжанова.
Югарыда китерелгән шушы берничә мисал үзләре генә дә «Кызыл юл» алкарашлы, гел үсешкә омтылучан, оптимист җитәкче һәм белгечләр эшләвен күрсәтә түгелме соң?! Бу кооперативның 2013 елда терлекчелектә инновацион алымнар белән эшләүче хуҗалык дип билгеләнүе юкка түгел.
ТЕХНОЛОГИЯ КИРӘК УЛ
Терлек ябарга зооветеринария таләпләренә туры килерлек абзар, ашатырга сыйфатлы азык, эшләргә кадрлар һәм аларга эшләү өчен уңайлы шартлар тудырылмаганда технологияне саклап булмый. Узган ел Нөнәгәр фермасындагы 2 абзарга капиталь ремонт уздырганнар. 200әр башлык ике сыер абзарына да сөт үткәргечләр сузылган, азык тараткыч белән кереп йөрерлек итеп җайлаштырганнар, тирес чыгару транспортерлары, сөт суыткычлар алып куелган. Хәзер бу фермада 5,5 тонна сөт савалар, узган ел бу күрсәткеч 3 тоннадан аз гына артык иде. Комзавод бригадасында ике абзарны ремонтлап, анда тана бозаулар китергәннәр. Комзавод авылының дистәгә якын кешесенә эш урыны булдырып сөендергәннәр. Монда 220 баш терлек тотыла, хәзер таналарның уртача тәүлеклек артымы 800 граммнан артып китә.
«Кызыл юл»да сыерларны бер генә фермада - Чутайда гына бозаулаталар. Буаз сыерның Нөнәгәрдәгеләре дә сөт ташлатуга бирегә китерелә. Туган бозауга 1 сәгать эчендә угыз сөте эчертүне катгый режимга керткәннәр. Моның өчен тикшерелгән сәламәт сыерлардан савылган угыз сөтләре шешәләрдә суыткычта саклана. Угыз сөтенең бозау организмының киләчәге өчен әһәмиятен искә алып, көндез смена белән эшләүче терлекче, төнлә каравылчылар моңа җаваплы карыйлар. Бозауларга сөт 1 ай эчертелеп, аннан ясалма сөт бирә башлыйлар. Алларында яхшы печән, солы, кукуруз. Тәрбия булгач хуҗалыкта бозаулар үлеме быел узган елның өч аеннан 10 башка кимегән. Өч айдан соң бозауларның таналарын Комзаводка, үгезләрен Нөнәгәр фермасына күчерәләр. Үгез бозауларны сорап килүчеләргә сатып акча эшлиләр. Шунысы куанычлы, үгезләр яхшы үсә дип, ел да килгән клиентлар килә диләр.
Буазлыклары биш айга җиткән таналарның җиленнәренә массаж ясауны системага керткәннәр. Сөт җитештерүне арттыру өчен яхшы этәргеч диләр.
ИЛДАРГА ФАТИР
Терлекчелекнең җитештерү буенча резервлары бик күп. Бу үз чиратында хезмәт хакын арттыруга мөмкинлек зур дигән сүз. «Кызыл юл»да терлекчеләрнең эш шартларын заман таләпләренә туры килерлек итеп оештырырга тырышалар. Алар өчен аерым заказ белән эш киемнәре тектергәннәр. Аркасына СХКП «Кызыл юл» дип язган бу киемнәр бик килешә үзләренә, уңайлы. Чутай фермасында душ, туалет бүлмәләре эшләнеп бетү алдында. Һәр фермада тамак ялгап алу мөмкинлекләре тудырылган. Узган ел эшли башлаган 5 яшь сыер савучыга 1әр минималь хезмәт хакы акча бирелгән. Ветеринария фельдшеры булып килгән Фәрит Галиев һәм аның хатыны сыер савучы Зөлфиягә Нөнәгәрдән йорт алып, хуҗалыкта баш электрчы булып эшли башлаган Илдар Галимуллинга фатир салып биргәннәр. Ел саен 10лап кеше ял йортларына җибәрелә. Хуҗалыкка эшкә килүче яшь терлекче, механизаторларга 1 минималь хезмәт хакыннан тыш 2 ел дәвамында хезмәт хакына 20 процент өстәп түләнә, ДТ тракторына утырса, бушка бер тонна ашлык бирелә.
КУКУРУЗНЫ СУСЫЛ ВАКЫТТА СИЛОСЛАУ ОТЫШЛЫ
«Яхшы сыйфатлы терлек азыгы булмаса, без никадәр генә тырышсак та әллә ни майтара алмас идек. Игенчеләребезгә рәхмәт. Алар җитәрлек кадәр терлек азыгы белән тәэмин итәләр», дип зур хөрмәтләрен белдерә терлекчелектә эшләүче белгечләр. Сенаж-силос әзерләгән вакытта алар эшнең барышы белән даими кызыксынып торалар, механизаторлар өчен кайтарылган яңа тракторлар, агрегатлар өчен дә фермаларга кайтарылганнан ким сөенмиләр. Узган ел 16 миллион сумлык техника алынган. 4 данә МТЗ-82, 1 данә К-744 тракторы, КамАЗ автомашинасы, диско-культиватор, катоклар, пресслагыч, чапкыч агрегатлар кайтарылган. Быел «Макдон» комбайны, «Амазонка» ашлама керткеч алынган. Баш инженер Ринат Нәбиев җитәкчелегендәге техник хезмәткәрләр машина-трактор паркындагы гына түгел, фермадагы механизмнарның төзеклеге өчен дә хуҗаларча кайгырталар. Терлек азыгы культуралары игүгә игътибар нык арткан. Быел азык чөгендерен тагын да күбрәк мәйданда үстерергә ниятлиләр. Савым сыерларга шәп дип терлекчелек шундый таләп куйган. Кукурузны бөртеккә аерым үстереп, силоска дигәнен сусыл вакытта чабып салуны отышлы диләр. Бөртекле фуражны киптереп тарту өчен Чутайдагы ындыр табагына тагын бер «Польша» киптергече алып куйганнар. Өч фермада да сыйфатлы фураж булачак. Терлекләргә борчак сенажы ашатуның нәтиҗәсе зуррак булганлыктан, баш агроном Рәис Сафиуллин быел борчак чәчүлекләрен дә арттыру хәстәрен күрә. 200әр гектар җиргә җитәрлек чәчүлек борчак, барлык басуларны ашлау өчен ашлама әзерләнгән. Узган ел күпьеллык үлән басуларының күп өлешен яңартканнар. Шәхси хуҗалыклар өчен дә, кооператив терлекләре өчен дә печән җитәрлек булсын диләр.
Традиция буенча терлекчелектә, игенчелектә эшләүче алдынгыларны да әйтеп китегез әле дигән идем, бездә аерым алдынгылар юк, һәр эшнең нәтиҗәсе артында тулаем коллектив уңышы өчен чын күңелдән тырышып эшләүчеләрнең намуслы хезмәте тора диләр.
Әле кайчан гына 3- 4 меңгә эшләп йөргән Нөнәгәр фермасы терлекчеләре дә хәзер ай саен 13580 сум һәм аннан да күбрәк хезмәт хакы алалар.
Хезмәтләреннән ямь табып, алдагы көндә нык басып торырлык нәтиҗәле эш башкарып, югары күрсәткечләргә ирешсеннәр «Кызыл юл»лылар!

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: