Хезмәт

Кукурузга игътибар арта

Бүген район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе рәисе Фирдәвес Нәбиуллин җитәкчелегендәге делегация Мамадыш районында үткәрелгән республика семинарына барды.

Анда кукуруз игү, кукуруздан терлекләр өчен сыйфатлы һәм туклыклы азык хәзерләү буенча кызыклы тәҗрибәләрне, алдынгы технологияләрне өйрәнеп кайттылар.
Бу төр культураны үстерүдә һәм аннан терлекләр өчен нәтиҗәле азык хәзерләүдә шактый бай тәҗрибәләре булган «Татарстан», «Кызыл юл», «Уңыш» кебек хуҗалык җитәкчеләренең дә катнашуы киләчәктә районда кукуруз игүгә һәм аннан терлек азыклары хәзерләүгә игътибар тагын да артачак дияргә җирлек тудыра.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: