Хезмәт

Куныр басуында торналар (фото)

«Якты юл» хуҗалыгында тагын да югарырак уӊыш бирергә сәләтле икәнен күргәч хуҗалык җитәкчеләре «Усатый кормовой» борчагын уӊай бәяләделәр.

Хуҗалыкныӊ арпа, солы басулары мул уӊыш күрсәтә, кукурузныӊ да массасы әйбәт булачак. 40 гектарлы люцерна орлыгы өчен калдырган басу уӊышы белән шатландырыр, дип көтелә, 268 гектар җирдә терлек азыгы өчен чәчелгән басу да киткән чыгымны аклаган, масса күләме зурдан.

«Активист» хуҗалыгында арпа, көзге бодай басуларына җитәкчеләрнеӊ фикере уӊай булды. Һәр басуда игенченеӊ тырышлыгы, белгечләрнеӊ җаваплылыгы күренә, шунлыктан өлгереп килүче игеннәр дә уӊыш бирүдә сынатмас.
Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: