Курган ысулы иң уңышлысы дип саныйм, - ди “Дуслык” җәмгыятенең баш зоотехнигы Геннадий Петров
382
0
0
"Дуслык" җәмгыятенең баш зоотехнигы Геннадий Петров мөрәҗәгать итте:
- Рәфхәт Шәкүрович! Районнан, авыл хуҗалыгы идарәсеннән фотолар сорыйлар. Элеккеге дуңгыз абзарлары булган биналарны бозаулар, таналар һәм үгезләр үстерү өчен үзгәртеп кору турында. Биналарның тышкы һәм эчке күренешләрен рәсемгә аласы бар иде.
Урта Көшкәткә киттек. Ферма ишагылдына килеп керүгә күзем силос массасы төяүче тракторларга төште. Хикмәт тракторда гына түгел, силос массасының сыйфатлы булуында.
- Курган ысулы белән салдыгызмыни? Шәп чыктымы? - дип сорыйм.
- Кукуруз силосы бу. Лаборатория анализы да "беренче сортлы" дип килде. Терлекләр бик яратып ашыйлар.
- Үткән ел кукурузны октябрьдә генә урдыгыз. Көннәр буе яңгыр яуды. "Балчыкка әвәләнеп кергәндер ул силос" дип уйлаган идем мин.
- Юк, сез нәрсә? Бик сыйфатлы керде. Курганга бер кашык балчык та кертмәдек. Өч трактор таптады. Ике "К-700" һәм бер "ДТ". Тракторчылар эшне намус белән башкарды: Николай Шадров, Фәнис Шакиров һәм Геннадий Ефремов.
- Бу курганга күпме масса салган идегез?
- 1800 тонна. Өчтән бер өлешен ашаттык инде.
- Ничә курган салдыгыз?
- Дүрт авылда да берәрне (ферма саен). Калаган өчесе кечерәк булды.
- Силосны һәм сенажны траншеяларга да салгансыздыр бит?
- Салдык. Анысы традицион ысул бит. Әмма иң җайлысы, иң сыйфатлысы курганда булды.
Мин силос төяүче тракторчылар янына якын килдем.
- Әйдә фотога төшерим әле. Сайтка да куярлар. "Азьлане"да да бастырырлар, - дип дәшәм егетләргә.
- Кирәкмәс иде, - ди егетләр.
- Нишләп кирәкмәсен. Карале, Үземнең укучылар икән бит!
Урта мәктәпне Түнтәрдә укыган таныш егетләр икән бит: "АКМ-9" белән хезмәт күрсәтүче Вячеслав Кунаев (сулда) һәм "МТЗ-82" тракторы белән төяүче Павел Тихонов (уңда). Алга таба Геннадий белән биналарны һәм бина эчләрен фотога төшерү эшенә керештек.













Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Теги:
250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
25 гыйнвар 2021 - 21:21Февраль кемнәргә бәхет вәгъдә итә? Бу эш мөнәсәбәтләренә дә, мәхәббәт өлкәсенә дә кагыла. Ә менә үзең кебек Ут стихиясендәгеләргә күңелеңне ачсаң да була.13102
-
25 гыйнвар 2021 - 20:11Мөнәвәрә Низамиевага 90 яшь тулды Чутай авылында яшәүче Мөнәвәрә Низамиевага 90 яшь тулды.15402
-
25 гыйнвар 2021 - 18:46Чаллы янында ике машина бәрелешкәннән соң яшь бала үлгән Юл-транспорт һәлакәте бүген Чаллы-Сарман юлында булган.21001
-
23 гыйнвар 2021 - 12:18Балтачта район башлыгы призына көрәш ярышларында 20 команда катнаша
-
29 декабрь 2020 - 11:16Балтач каратистлары Бөтенроссия турнирыннан җиңү белән кайтты
-
25 гыйнвар 2021 - 08:40Газетаның 2нче санында (22 гыйнвар, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар11600
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар55300
-
24 гыйнвар 2021 - 14:30Кичә Балтач бистәсендә авыр хәл булды, Һадиевлар гаиләсенә коточкыч афәт килде (фотолар белән) Ике кечкенә бала белән урамда калдылар...118001
-
24 гыйнвар 2021 - 09:41Туйдырдылар инде, аңламыйм... Хөрмәтле, “Хезмәт”! Язып чыгыгыз әле, зинһар, бәлки туктарлар.»78001
-
25 гыйнвар 2021 - 14:46Районда табиб булып эшләүче төрек егете Сәидәхмәд Гаипназаров: «Казанга китү теләге юк, Балтачта рәхәт» Балтач районында бик күп милләт вәкилләре яши, хәтта төрек егете табиб Сәидәхмәд Гаипназаров та Балтачны сайлаган. Ординатура үткәндә Казанда калу мөмкинлеге дә була, 7 нче шәһәр хастаханәсендә үз кешегә әйләнеп өлгерә. Тик…67303
© 2011 - 2021. Хезмәт. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: BaltasiRed2005@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+