Хезмәт

Кырларда эш гөрли

Язгы кыр эшләрен төгәлләү белән чәчүлек һәм бәрәңге утыртылган мәйданнарда чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы көрәш башланып китә.

«Дуслык» җәмгыяте әлеге эшкә җиң сызганып кереште дә инде. Бүгенге көнгә җәмгыятьнең уңган механизаторлары Василий Петров белән Виталий Кешишев сменалы рәвештә чиратлашып, «МТЗ-82» тракторы белән 230 гектардагы кукуруз культурасының рәт араларын эшкәртүдә нәтиҗәле хезмәт күрсәтәләр. Ә бәрәңге араларын эшкәртүдә Александр Прокопьев «МТЗ-80» тракторы белән 65 гектар мәйданда эш башкарган. Егетләрнең эшләре гел уң булсын!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: