Хезмәт

«Кызыл юл»ныӊ ак юлы (фото)

Сөйләшергә, фикер алышырга менә дигән кеше «Кызыл юл»ныӊ җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин. Киләчәк үсешне фаразлаганда тирәннән фикерләп, син уйламаган якларын да хисапка алып, алга карап эш йөртә торган җитәкчеләребезнеӊ берсе ул.

Юкка гына аныӊ турында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрыныӊ терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов күптән түгел: «Фердинанд Нургаянович ул гадәти булмаганча фикерли. Ул гади дә, шул ук вакытта мәгънәле, уйлый һәм уйлана торган җитәкчеләребезнеӊ берсе» - димәгәндер.
Менә хәзер дә Фердинанд белән авылныӊ, күмәк хуҗалыкныӊ киләчәге турында гәпләшкәндә мин моӊа кабат инанам. «Авыл тормышы, авыл хуҗалыгы җибәрелгән ялгышларны үзендә нык тоя. Хуҗалык бүгенге көндә фермадан, төрле корылмалардан, кырлар-басулардан гына тормый, аныӊ төп үзәге - кеше. Әгәр хуҗалыкта хезмәт куючыга эшләгәне бәрәбәренә ала торган акчасы һәм аӊа рухи яктан җитәкчелекнеӊ ихтирамы булса - мондый эшче хуҗалыкныӊ иӊ кыйммәтле өлешенә әверелә.
Менә Комзавод авылында янгын булды, район ярдәме белән мәдәният йортын сафка бастырдык. Бу зур булмаган авылда яшәүчеләргә рухи яктан терәк булды. 2014 елда йөрәкләнеп, шушы авылда 2 ай эчендә 300 башлык терлек абзарын файдалануга тапшырдык. Киләчәктә ул ферманы 700-800 баш терлек тотарлык итеп үстерәчәкбез әле. Тагын да ныгытып, таналарны каплату үзәге ясап, зурайтырга да исәп бар. Бу - авылда яшүчеләрне эш белән тәэмин итү дигән сүз. Тагы бер сәбәп - безнеӊ азык әзерли торган төп басулар шушы авылга якын. Бу фермага терлекләрне туплап, азык ташу өчен китә торган күпме чыгымны киметә алачакбыз», - ди ул. Менә инде монысы инде җитәкченеӊ гадәти булмаган фикерләве. Бу сәләте Фердинандны гади шофердан булдыклы шәхси эшмәкәр, сәгате суккач туган авылында хуҗалыкны җитәкләргә алынуында, һәм бүген Республика җитәкчелеге күрердәй хуҗалыкны булдыру юнәлешендә төп сыйфатларыныӊ берсе булгандыр.
Масаймый җитәкче. Сөйләшүнеӊ һәр мизгелендә хезмәттәшләренеӊ, хуҗалык белгечләренеӊ, гади хуҗалык эшчесенеӊ хезмәтен мактый, аларны күтәрә, белгечен генә түгел, калганнарын да олылап әтиләренеӊ исеме белән атый. Ә бит мактанырга урын бар. Авыр хәлдә калган күрше Нөнәгәр хуҗалыгы белән берләшкәч, күпләр «Кызыл юл»ныӊ үсеше туктар дигәннәрдер, туктамадылар, бүген дә алга баралар. Бүген хуҗалык фермаларыннан көн саен 12 тоннадан артык сөт сатуга җибәрелә. Соӊгы 2 елда хуҗалыкныӊ 4 савым сыеры Мәскәү өлкәсенә юл тотып, анда Бөтенроссия авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә Татарстанныӊ данын якладылар. Һәм ничек кенә әле! 2014 елда Фундук кушаматлы савым сыерлары көмеш медальгә лаек булса, 2015 елда «Пиица» кушаматлысы Мәскәүдән Чутайга алтын медаль белән кайтты.
Әйтергә генә җиӊел, ди хуҗалыкныӊ баш мал табибы Резеда Шихова, анда токымныӊ чисталыгы, сөт бирүгә сәләтлелеге, тәннеӊ матурлык конкурсында шикелле һәрбер өлешенеӊ төзелеше, малкайныӊ үз-узен тотышы - болар барысы да исәпкә алына. Һәм Татарстан данын яклый ала торган мондый сыерларларныӊ безнеӊ фермада тәрбияләнүенә мин бик горурланам, ди ул. Терлекчелек өлкәсендә «селекция» дигән фәнгә таянып эшләу нәтиҗәсе бу.
Савым сыерларын алып бару һәм конкурста уӊышлы катнашуын тәэмин итүдә 2 ел рәттән участок мал табибы Кириллов Алексей зур ярдәм күрсәткән. Эш өчен янып һәм үзе артыннан башкаларны да ияртә алучы белгечләр булганда уӊышларныӊ зурдан буласын һич шик юк. Баш зоотехник Гөлзифа Нәҗипова хезмәте турында аерым бер китап язарлык. Озак еллар районныӊ авыл хуҗалыгы идарәсендә эшләп, тәжрибә туплаган Илдар Бәйрамовныӊ хуҗалыкка килеп белгеч булып эшләве дә терлекчелектә үсешкә этәргеч булган.

2015 елда «Кызыл юл» хуҗалыгыныӊ барлык кергән акча кеременеӊ (ул 129млн. 77меӊ сумны тәшкил итә, район хуҗалыклары арасында өченче күрсәткеч) 81 проценты, ягъни 103 млн. 713 меӊ сумы терлекчелектән кергән. Димәк, бу тармакны тагын да табышлы итүне тормыш үзе таләп итә. Югары продукция алу өчен күп күләмдә азык әзерләп, аны терлек алдына салу ул әле беренче адым гына. Терлек организмда эшкәртелеп, ахыргы чыгышта аны югары продукциягә әверелдерер өчен баланслап ашату бик мөһим, ди баш зоотехник Гөлзифа Нәҗипова. Ә баланслап ашату өчен аксымга бай, югары энергияле терлек азыгын үзеӊдә әзерләмичә, сатып ала башласаӊ, файдасына караганда икътисади яктан зыяны күбрәк булуы көн кебек ачык Шуныӊ өчен 2015 елда орлык өчен 70 гектар җирдә кукуруз, 220 гектарда рапс культурасын иккәннәр.
Беренче ел орлыкка кукуруз игү безгә зур тәҗрибә мәктәбе булды, ди хуҗалыкныӊ баш агрономы Рәис Сәфиуллин. Бу очракта орлык сайлау генә түгел, технологиянеӊ һәр чылбыры җиренә җиткереп үтәлергә тиешлегенә тагын бер кат ышандым. Бу язда кукуруза өчен көньякка авыш булган 120 гектар җирне инде көздән сайлап, әзерләп куйдык инде, ди ул. Башка хуҗалыкларда инде күптән онытылган азык чөгендерен дә үз итеп игәләр монда. Терлекнеӊ төренә, продукция бирә алу сәләтенә һәм мөмкинлегенә карап инде күптәннән экструдер һәм башка төрле өстәмәләр кертелгән азык бирү белән эшлиләр.
Шуныӊ нәтиҗәсе буларак һәр тармак даими үсештә. Мәсәлән, 2015 елда һәр савым сыерыннан 5460 кг. сөт савып алынган, район хуҗалыклары арасында бу икенче күрсәткеч. Сөт тармагыннан 72 млн. 470 меӊ сум акчалата керем алынган, рентабельлелек - 45 процентны тәшкил итә. Ит җитештерү тармагы да онытылмый. Хуҗалыкта узган чорда һәр мөгезле эре терлектән тәүлеккә уртача 817 грамм артым алынган. Бу районда иӊ яхшы күрсәткеч.
Хуҗалыкта нәсел эше, терлекләрне сайлап алу, үстерү, каплату, көндәлек тукландыруны фәнни нигезгә салу җитәкчене дә, белгечне дә, гади терлекчене дә бертигез борчый, бу аларның уртак хезмәте. Терлек азыгын әзерләүче, механизатор һәм игенче хезмәте бар бөтенлеге белән күмәк хуҗалыкның гомуми уңышына бәрәкәтле өлеш булып кушыла. Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин хуҗалык җитәкчеләренә һәм белгечләргә белән үткәрелгән киӊәшмәдә, хуҗалык эшләрен нәкъ «Кызыл юл»дагыча барлык мөмкинлекләрне файдаланып эшләгәндә генә бүгенге авыр болгавыр заманда ниндидер уңышка ирешү мөмкин булуы турында кат-кат исләренә төшерде.

Яӊа алымнарны, технологияләрне кулланыла ала торган корылмаларыӊ булмаса, искегә генә таянып әллә ни ерак китеп булмый. «Кызыл юл»да моны бик яхшы аӊлыйлар. Ел саен яӊа төзелешкә 20 млн. сумнан артыкБалтач район башлыгы Рамил Нотфуллин тотыла. Алдынгы тәҗрибә уртаклашу йөзеннән район хуҗалык җитәкчеләре бу хуҗалыкка еш киләләр. Соӊгысын 2015 елны тәмамлаганда, декабрь аенда җыелдылар. Бу килгәндә җитәкче һәм белгечләрне Чутай фермасында яӊа салынган, 3 айга кадәрле яшь бозаулар абзары («Корма мама») каршы алды.
18 июньдә эшне башлаганннар, тимер конструкцияләр кулланып төзелгән беренче өлешенә инде 20 көннән, ягъни 8 июльдә яшь терлекне керткәннәр. Буген анда 120 баш бозаулар рәхәтлеккә чумган. Киӊәшмәгә килгән җитәкче һәм белгечләргә бу бинага керү насыйп булмады, андагы хәлләрне урнаштырылган зур мониторлардан гына күзәттеләр. Берни эшләп булмый, тәлапләр шулай катгый куелган. «Икенче килгәч, хуҗалыкка да кертмәсләр инде, телевизордан гына карыйсы булыр», дип шаярып куйды кайсыдыр хуҗалык җитәкчесе.
Тулы бәясе 6 млн. сумга төшкән һәм 240 баш бозауга исәпләнгән бу корылма бүгенге барлык тәлапләргә җавап бирә. 120 баш терлеккә бер кеше хезмәт күрсәтә. Аӊарчы яшь бозаулардан тәүлеккә 720 грамм артым алынса, бу корылмага күчерелгәч тәүлек артым 1200 граммга күтәрелгән. Аз түгел бит. Нәкъ шушындый артым биргән терлекләрдән югары продукцияле савым сыерларын көтәбез инде, ди күмәк хуҗалык җитәкчесе.

Элекеге салынган корылмаларны тәртипкә китерү, ремонтлау юнәлешендә дә күләмле эш башкарыла. Нөнәгәр авылындагы ферманыӊ 2 бинасы капиталь ремонтланып, технологик җихазлар алышынып, таләпләргә туры килерлек итеп үзгәртелгән, яӊа азык эшкәртү цехы файдалануга тапшырылган. Бу үз чиратында анда эшләүче сыер савучыларныӊ, терлекчеләрнеӊ эш шартларын күпкә яхшыртырга мөмкинлек биргән.
«Эшләгәнгә эш бирермен», дигән бит. 2015 елныӊ җәендә район буенча узган давыл Чутай да хәйран эшләр майтарды. Машина-трактор паркындагы корылмаларныӊ түбәләрен яӊартырга , ашлык саклау һәм эшкәртү биналарын бөтенләй яӊага алыштырырга туры килгән, зыян күргән шәхси хуҗалыкларны да ярдәмнәреннән калдырмаганнар. Менә шулай күмәкләшеп, авырлыкларны бердәм булып җиӊеп, алга карап яши бүген «Кызыл юл»лылар. Юллары ак булсын аларныӊ!
Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: