Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кызуланмый булмый

Бүгенге көндә төп максат — тәүлекнең һәр сәгатен, һәр минутын файдаланып, югалтуларга юл куймыйча, урып-җыюны вакытында төгәлләү.

Көннәр сүрән торса да, басу-кырларда эш барышы бу чорның авыл хуҗалыгы тармагында иң кызу вакытларның берсе икәнен күзалларга мөмкинлек бирә. Мәгълүм сәбәпләр аркасында, урып-җыю тоткарланды, ул үз чиратында, авыл хуҗалыгындагы тәртибе белән бара торган эшләргә үз төзәтмәсен кертте, ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек тармагы өчен җаваплы баш белгеч Ирек Галимов. Явым-төшемнәр урып-җыюга гына түгел, саламнардан басуларны арындыруга да кире йогынты ясый, саламы җыелмаган басуны тагын сукалап булмый. «Кызыл юл» хуҗалыгы 21 август көнне арыш чәчәргә чыкты, башка хуҗалыкларга да селкенә башларга вакыт, 2542 гектар мәйданда — арыш, 2600 гектарда көзге бодай чәчәсе бар. 10 мең гектардан артык мәйданда инде болай да соңга калган күпьеллыкларның икенче укосын аласы, алда 10 мең гектар мәйданда кукурузны җыеп, силоска саласы бар. 

Инде зәбкә сукалауны да арткы планга калдырырга ярамый. Менә бу санаган төп эшләр генә дә киеренке, көндәлек тырыш хезмәт кую кирәклеген дәлилли, ди баш белгеч.

Бүгенге көнгә район буенча игеннәрнең 57 проценты җыеп алынган, 44693 тонна тулаем җыен бар. «Кызыл юл», «Яңа тормыш», «Сорнай» хуҗалыклары амбарларына 3690- 3060 тонна ашлык кайтарылды. Арпа, көзге бодай, солы культуралары инде күп җирдә баш ташларга иелгән, аларны суктырып алу аеруча җайлап эшләүне сорый. Район буенча хәзергә уртача уңыш һәр гектардан 31 центнер тәшкил итә. Иң зур уңыш «Татарстан» һәм «Кызыл юл» күмәк хуҗалыгы кырларында үстерелгән, һәр гектардан 38 центнердан артык ашлык чыга. «Арбор», «Яңа тормыш» хуҗалыкларында уртача һәр гектрадан 36,1-34,1 центнер уңыш алына. Бүгенге көндә төп максат — тәүлекнең һәр сәгатен, һәр минутын файдаланып, югалтуларга юл куймыйча, урып-җыюны вакытында төгәлләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев