Көзге культуралар чәчү өчен бик мөһим чор
Бүгенге көнгә республика буенча игеннәр 1 млн га артык мәйданда суктырылган, ягъни планның 74 %. Бер гектардан уртача уңдырышлылык - 37,4 центнер. Җыелган ашлык күләме һәм уңдырышлылык буенча Буа, Тәтеш, Сарман һәм Зәй районнары алда бара.
Кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре урып-җыюны төгәлләделәр инде. Мәсәлән, Чүпрәле районының «Чынлы» ҖЧҖ, аларда бер гектардан уртача уңдырышлылык - 60 ц/га, Актаныш районының "Н.Баян ис." ҖЧҖ, уңдырышлылык - 44,2 ц/га, Әлки районының "Хузангай" ҖЧҖ урып-җыюны 40,6 ц/га уңыш белән тәмамлады.
Хәзер киләсе ел уңышына нигез салу – көзге культуралар чәчү өчен бик мөһим чор. Татарстанның барлык районнары да чәчүгә керештеләр. Тукай, Арча һәм Чирмешән районнарында 70%тан артык чәчелгән. 2021 ел уңышы өчен барлыгы 540 мең гектарга якын мәйданда көзге культуралар чәчү планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев