Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Маяк»лылар кукуруз уңды дип сөенә

Бүгенге көндә районыбыз хуҗалыкларында кукуруздан силос салу эшләре тулы куәтенә бара. Көннәр матур торганда һәрбер хуҗалык үзалдына тизрәк һәм шул ук вакытта сыйфатлы эшләүне максат итеп куя. «Маяк» җәмгыяте дә силос салу буенча уңышлы гына эшләп килә. 15 сентябрь көненә барлыгы 4428 тонна силос базларга салынган инде

Ор авылы белән янәшә урнашкан кукуруз басуында эшләүче техникаларны юлдан җәһәт кенә күреп алып булмады, чөнки кукурузлар биек булып үскәннәр һәм алар арасыннан техникаларның түбәләре генә чыгып тора. Муллык арасында ике комбайнчы, ике адаш – Ринат Хәмидуллин белән Ринат Габделхаков «КамАЗ»ларга силос төйийләр.

Комбайнчыларны эшләреннән бүлдерергә теләмичә, тиздән төшке аш киләчәген белгәч, алар эшләгәнне күзәтеп, баш агроном Рәлиф Галиев белән тупланган терлек азыгы, җыеп алынган игеннәр хакында сөйләшеп уздык.

– Безнең хуҗалыкта 1250 гектарда күпьеллык һәм 483 гектарда берьеллык үләннәр бар. Алардан барлыгы 16850 тонна терлек азыгы туплый алдык. Игеннәргә килгәндә, алар гомуми мәйданның 1620 гектарын тәшкил иттеләр. Быел хуҗалыгыбызда уңыш бик яхшы булды, барлык җыеп алынган бөртеклеләрнең гомуми уңышы 60850 тоннаны тәшкил итте. Узган ел шуның яртысын гына туплый алган идек, 2020 елда җыелган уңышыбыз 52 мең тонна булган иде. Әле моңа орлыкка алынасы 100 гектар мәйдандагы кукуруз кермәде. Аңа тагын бер атнадан чыгарга исәплибез. Культураларның уртача уңышларын карап китсәк, борчакныкы – 31, язгы бодай – 37,4, солы – 38,3, арпа – 36,9, арыш 38 центнер уңышы белән сөендерде.

Урып-җыю эшләрен дүрт комбайн башкарып чыккан, аның берсе – «Акрос» быел беренче урагында катнашкан. Яңа техника Илгиз Зариповка бирелгән (ярдәмчесе – Алмаз Шәрипов). Әлеге игенче озак еллардан бирле эшләүче, алдынгы, мактаулы шәхес. Хезмәттәше, шулай ук «Акрос» «кыр корабы»н иярләүче Реваль Сәмигуллин (ярдәмчесе – Рәмис Мөхәммәдиев) да үз эшенең чын остасы. «КЗС-812» комбайнында эшләүче әтиле-уллы Сергей һәм Дмитрий Гавриловларны да хуҗалык белгечләре тырышлыклары өчен мактап үтте. «ДОН-1500»дә эшләүче Расим Нигъмәтҗанов белән ярдәмчесе Әмир Салихҗановны үз эшләрен төгәл башкаручы, тырышлар, дип ассызыклап үтте баш агроном. Комбайннар артыннан калган саламлы теземнәрне рулонлап, төяп, ташуда Фәрит Мөбарәкшин, Рамил Гайфиев, Ришат Галиев, Динар Фатыйхов, Ринат Нәбиев, Валерий Гаврилов, Зиннәт Сәмигуллин, Раниф Әскаров, Рифат Һадиев тырышып хезмәт куйганнар. Һава торышы тулы куәтенә эшләргә мөмкинлек биргәндә җир эшкәртү эшләре ике сменада эшләнә. «К-742» тракторында эшләүче һәм быел район буенча чәчү алдынгысы булып танылган Илфат Әхмәтханов белән «К-744» тракторында эшләүче Сергей Гаврилов беренче сменада эшләсәләр, шушы ук техникаларда Расим Нигъмәтҗанов белән Владимир Коркин төнге сменада хезмәт куялар. Көзге чәчү дә кыска вакыт аралыгында тәмамланган, «МТЗ-1221» тракторын иярләүче Тәбрис Гайфуллин 80 гектар мәйданга көзге бодай һәм 270 гектарга арыш чәчкән.

Быел «Маяк» җәмгыятендә кукуруз 600 гектар мәйданны били. Биредә «Росс 140», «Росс 199» һәм «Лимагрейн» фирмасының «Эмелин» гибридларын үстерәләр. Язмамның башында әйтеп үткәнемчә, терлек азыгы әзерләү комбайннарында ике Ринат хезмәт куя. Җәйге чорда алар белән Ришат Нәбиев та эшләгән. Өч комбайн да «Полесье» маркалы, бары тик Габделхаков Ринат абыйныкы гына яңа, әле икенче сезонын гына эшли. Көткән төшке аш вакыты җиткәч, комбайнчыларның үзләре белән дә сөйләшеп алдык.

– Хезмәт юлым 1988 елдан башланды. Заманында «Беларус»та да, «Нива»да да, «КСК-100»дә дә, «ДТ-75»тә дә эшләдем. Чәчү дә чәчтек, бер эштән дә курыкмадык, – ди Ринат Хәмидуллин. Ә менә Ринат Габделхаков 1987 елдан эшли башладым диде. Дөрес, техника белән танышуы аннан күпкә иртә башланган. 4 сыйныфны тәмамлаган елында әтисенә ярдәмче булып чыккан ул.

– «СК» комбайнында эшли иде әти ул вакытта. 9-10 сыйныфларда мин үзем комбайн иярләдем инде. Башта сигез ел «Колос»та эшләдем, аннан унике ел «ДОН»да. Бөртеклеләрдә эшләгәннән соң терлек азыгы әзерли торган комбайнга күчеп утыру рәхәт булмады әлбәттә, ләкин бүгенге көндә әлеге техника минем өчен бик якын. Мондый уңышлы елда болай да җырлап эшләрлек, – ди әңгәмәдәшем.

Терлек азыгын басудан базга «КамАЗ» машиналары белән Ришат Һадиев, Равил Гыйззәтуллин, Рафис Мөхәммәдиев, Расил Мөхәммәдиев, Вәсим Нәкыйпов, Раян Нигъмәтуллин, Раниф Гайфиев ташып торалар, ә базда терлек азыгын таптау эшләрен «К-701» тракторы белән Рөстәм Әшрапов, «ДТ-75» белән Тәлгать Һадиев һәм Сергей Гаврилов башкара.

Төшке ашка килгән тәмле ашауларны мактый-мактый шофер-механизаторлар ашарга утырдылар. Ризыклар чыннан да бик тәмле биредә. Өлкән пешекче Фәнзилә Гарифҗанова, пешекчеләр Гөлфирә Шәрипова һәм Резеда Гыйззәтуллинаның зур тырышлык һәм уңганлык нәтиҗәсе бу.

Басуга эшчеләрне ашатырга чыккан Гөлфирә апа белән сөйләшеп алу мөмкинлеге дә туды. 38 елга якын сыер савучы булып эшләгәннән соң лаеклы ялга чыккан ул, анда да эшсез тора алмаган, ашханәгә эшкә урнашкан. – Бөтен эшне бергәләп эшлибез. Аннан мин бер якка, Резеда икенче якка басу-кырларда эшләүчеләрне ашатырга чыгып китәбез. Икешәр смена эшләүчеләр булганда ашатуны өчәр тапкыр да оештырабыз. Камыр ризыклары да пешерәбез, – дип эшләре белән таныштырып үтте Гөлфирә ханым.

«Маяк»лыларның кышкы чорга кадәр эшлисе эшләре үз чираты белән башкарылып килә. Җәмгыятьтә эшләүчеләргә унар рулон печән, күпме кирәк шуның кадәр салам, ашлык та җитәрлек бирелгән. Маңгай тирен түгеп эшләп алган уңышларын бәрәкәт белән кулланырга да язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев