Хезмәт

Мал сатуда яңа тәртип

Район территориясеннән чыгарылган, шулай ук анда читтән кертелгән терлекләр һәм терлекчелек продуктлары ветеринария документлары белән рәсмиләштерелергә тиеш. 1 нче майдан бу юнәлештә яңа закон нигезендә эшли башларга туры киләчәк. Россиянең чит илләр белән Таможня берлеге килешүе шуны таләп итә.

Моңа кадәр терлек суясы булса, ит җыюга хәбәр итә идек тә, тегеләр малны бакча артында чалып, саннарга бүлеп алып китәләр һәм ветеринария станциясеннән белешмә алалар да тапшыралар иде. Киләчәктә алай итеп кенә булмаячак. Сугымга дигән терлекне суяр алдыннан ветеринария табибына күрсәтеп белешмә аласың. Терлек сәламәт икән, сугымга ярый, берәр төрле авыру табылса, дәвалыйсың, инде дәвага килми торган йогышлы чир икән, юк ителә ала. Терлек чалуны типовой итеп эшләнгән махсус урында гына башкару таләбе куела. Һәр авылда булмаса да, һәр җирлектә тиз арада шундый чалу урыннары булдыру көн таләбе. Чалынган малның ите 24 сәгатьтән соң гына ветеринар-санитар анализ нәтиҗәсендә белешмә белән сатуга җибәрелә. Бу әле 1 нче майдан соң үз хуҗалыгыңда мал чалып булмый дигән сүз түгел, әмма малны чалганчы да, чалганнан соң да куелган ветеринар-санитар таләпләр үтәлергә тиеш. Төбәкләрдә сатар өчен мал сую пунктлары эшләнгәч кенә терлекне шунда китерәсе булыр. Махсус урында чалганнан соң калган терлек калдыкларын урнаштыру да бер урында хәл ителә. Алайса, әле аяк, баш, тире кисәкләрен чокыр-чакырларга, елгаларга, чүп савытларына ташлау очраклары күп. Югыйсә, моның өчен штрафы да кечкенә түгел: мөгезле эре терлек кенә түгел, тавык суйгач та йонын, эч-башын контейнерга ташласаң 4-5 мең сум штраф салынырга мөмкин. Мал суйганнан калган калдыкларны теләсә кая ташлаган өчен шәхси затларга штраф күләме 20-40 мең, юридик затларга 500-700 мең сум булачак.
Читтән терлек алып кайтып сатучыларга да җаваплылык арта. Безнекеләр аны күбрәк Киров, Мари, Башкорт якларыннан кайтаралар. Читтән кайтарылган мал 30 көн карантинга ябылырга тиеш. Бу чорда ул җентекле ветеринар күзәтү астында тотыла, йогышлы авырулар буенча анализлар алына. Шуннан соң гына ветеринария хезмәте суккан келәймә һәм биргән белешмә нигезендә терлекне сатарга мөмкин. Моны алыпсатарлардан мал алучылар үзләре дә таләп итсеннәр. Читтән кайткан мал белән хуҗалыгыңа нинди чир кермәс. Үзеңнекен генә түгел, таралып, бөтен авылның малын юкка чыгарырга мөмкин. Райондагы 20 җәмгыятьнең 19ы нәселле таналар үстереп сату белән шөгыльләнүен онытмыйк. Районда бер чир чыкса, бездән кем тана алсын, дип искәртте киңәшмәдә район хакиме Рамил Нотфуллин. Киңәшмә бу өлкәдә иң җаваплы кешеләр: җирле үзидарә җитәкчеләре, халыкка терлек алып кайтып яки халыктан ит һәм тире җыеп сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр катнашында узды. Ветеринария хезмәте югарыда язылган проблеманы күтәрсә, районның финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Ильясов салым оешмасына теркәлмичә эшләүчеләрне, законны бозып болай эшләү аларның үзләренә өстәмә мәшәкатьләр китереп чыгаруын искәртте. Штраф суммалары хәзер бик зур. Шофер правасыз юлга чыкмаган шикелле, теге яки бу эшкә алынган эшкуарда да иң элек моңа хокук бирә торган таныклыгы булырга тиеш, диде Р. Ильясов. Барыбыз да юлдан йөрибез, бакча, мәктәп, сәламәтлек һәм мәдәният учакларыннан да файдаланабыз. Шулай булгач, аларны тотуга өлешебезне дә кертик. Салым түләмичә, кача-поса эшләп йөрүчеләргә катгый чаралар күрелергә тиеш, дип район хакимияте башлыгы Рамил Нотфуллин тарафыннан тикшерү органнары алдына таләп куелды.
Үз җирлекләрендә халыктан ит җыю һәм мал алып кайтып сату белән шөгыльләнүче эшкуарларны әлеге җыелышка китерә алмаган үзидарә җитәкчеләре дә кискен тәнкыйтьләнде. Җыелышта исемлектәге 87 кешенең яртысына якыны гына катнашты. Халыкның мондый җыелышларга килү-килмәвендә җирле үзидарә җитәкчесенең үз урынындагы дәрәҗәсе ачык чагыла инде, дип белдерде башлык.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: