Хезмәт

Марат Әхмәтов: "Ирешелгәнгә канәгатьләнеп тора торган вакыт түгел"

Җомга көнне «Кызыл юл» күмәк хуҗалыгында республиканыӊ район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыклары, агрофирма, хуҗалыкларында 300 баштан артык савым сыерлары булган җитәкчеләр киӊәшмәгә чакырылган иде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасыныӊ аыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, аныӊ урынбасарлары катнашты.

Чутайга килгәнче, министр Смәел авылында 1100 баш савым сыерына исәпләнгән мегафермада булды, мондый күләмле хезмәт башкарып чыгуны оештырган хуҗалык җитәкчесе Илһам Шакировка рәхмәтен белдерде. «Кызыл юл» хуҗалыгында киӊәшмә эшендә катнашучылар, Чутай, Ком.завод авылларында фермаларда булдылар, терлек азыгы әзерләү «серләрен» өйрәнделәр, амбар хуҗалыгы эшчәнлеге белән таныштылар. Соӊыннан, Чутай авылы мәдәният йортында киӊәшмәнеӊ төп өлеше булды. Анда Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин, «Кызыл юл» хуҗалыгы җитәкчесе Фердинанд Хайруллин, министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм башкалар чыгыш ясады.

Авыл хуҗалыгы Балтач икътисадында мөһим урын алып тора. Районда 2016 елда җитештерелгән 9 млрд. 792 млн. сумлык продукция, товар һәм хезмәт күрсәтүнеӊ 4 млр. 485 млн. сумыныӊ авыл хуҗалыгы өлкәсенә туры килүе нәкъ шул турыда сөйли. Бу өлкәдә 3 меӊгә якын кеше хезмәт куя, 20 авыл күмәк хуҗалыгы һәм 93 крестьян-фермер бар. Районныӊ үз көченә генә таянып эшләве дә безнеӊ мөмкинлекләрнеӊ зур булуын күрсәтә.

2015 елда 62 меӊ 542 тонна сөт, 6 меӊ 600 тонн җитештерелгән. Узган дәвердә авыл хуҗалыгы продуктлары сатудан 1 млрд. 932 млн. сумлык акча кереме кергән.

Бу өлкәдә эшләүчеләрнеӊ хезмәт хакы 18 меӊ 223 сум булып, узган ел белән чагыштырганда үсеш 12 процент тәшкил итә.

Бүгенге чорда авыл хуҗалыгыныӊ матди нигезен ныгытмыйча, уӊышка ирешү авыр. Бу юнәлештә зур энергияле, мөмкинлекләре зур булган яӊа авыл хуҗалыгы техникасы алу зарури. Бу максатларда узган елда 208 млн. сум финанс чыгымнары тотылган.

Терлекчелек авыл хуҗалыгында төп акча кертүче тармак булып тора, дип билгеләп үтте Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин үз чыгышында. Яӊа , күп санлы хайван сыйдырышлы терлек абзарларын салу бүгенге көн тәлапләренә җавап бирә. Бу беренче чиратта, яӊа технологияләрне кертергә ярдәм итсә, икенчедән терлекчеләр санын да көйләргә мөмкинлек бирә. 2015 елда республиканыӊ да турыдан-туры ярдәме 238 млн. 274 меӊ сум күләмендә финанс нәкъ шушы бурычларны үтәүгә юнәлдерелгән. Шуларныӊ кайберләрен санап китү урынлы булыр, диде ул. 1100 урынлы савым сыерына хисапланган Смәел хуҗалыгы мегафермасы төзелешенеӊ беренче өлеше тәмамланган. Хуҗалык читтән алынган 140 млн. һәм үзенеӊ 91 млн. сум күләмендәге чыгымнарын тотып төзелешне алып барды. «Дуслык» хуҗалыгында 21 млн. сумлык 340 баш яӊа туган терлек һәм 600 баш тана тәрбияләр махсус терлек торагы файдалануга тапшырылды. «Бөрбаш» хуҗалыгында 26 млн. сумлык 400 башка исәпләнгән савым сыерлары абзары төзелде, бүгенге көндә махсус савым залын җиһазлау эшләре бара. Шулай ук «Кама» хуҗалыгында 9 млн. 400 меӊ сумлык 400 баш терлеккә исәпләнгән терлек торагы, «Активист»та 4 млн. 750 меӊ сумлык терлек тудыру бүлеге бинасы, Тимирязев исемендәге хуҗалыкта 2 млн. 939 меӊ сумлык яшь терлек абзары файдалануга тапшырылган. Терлек абзарларын капиталь ремонтлау программасын файдаланып, хуҗалыкларда 20 терлек абзары яӊартылган. Дистәгә якын силос-сенаж базлары да шушындый ярдәм белән ремонтланган. Күрсәтелгән ярдәм өчен, Татарстан Хөкүмәтенә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына рәхмәтебезне җиткерәбез, диде район башлыгы.

«Кызыл юл» хуҗалыгы җитәкчесе Фердинанд Хайруллин үзенеӊ чыгышында хужалык итүнеӊ яӊа алымнарына тукталды, алга таба үсү юлында әле файдаланылмаган мөмкинлекләрне барлау турында сүз алып барды.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов үзенеӊ чыгышын республикада 2015 елда терлекчелек , бигрәк тә сөт җитештерү өлкәсендәге хәлнеӊ торышына тулы анализ ясады. Республика буенча алдынгы хуҗалыкларны санаганда, экраннан районныӊ «Татарстан», «Труд», «Кызыл юл»,»Смәел», «Яӊа тормыш» хуҗалыкларыныӊ эш күрсәткечләренеӊ искә алынуы күӊелдә Бплтач терлекчеләре өчен горурлык тудырды. Дөрестән дә, 2015 елда 6 район - Бөгелмә, Кама Тамагы, Менделеевск, Балык бистәсе, Спас һәм Чирмешән районнары бергә җитештергән күләмдә сөт җитештереп сатылган бит. Шул ук вакытта бер сыерга сөт савуныӊ еллык күрсәткече буенча күршеләребез Әтнә, Саба, Мамадыш районнарыныӊ бездән алда булуларын истән чыгармаска кирәк.

«Елны шактый уңышлы тәмамладык - авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмнәрен чагыштырма бәяләрдә - 5%ка, шул исәптән үсемлекчелек тармагын - 10%ка, барлык категория хуҗалыкларда терлекчелек тармагын 5%ка арттыра алдык», - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үзенеӊ чыгышында. 2016 елда Республика авыл хезмәтчәннәре алдында торган бурычларга тукталып, «Кызыл юл» хуҗалыгында эш торышына, гомүмән Балтач районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре эшенә югары бәя бирде. Министр, шул ук вакытта ирешелгәнгә канәгатьләнеп тора торган вакыт түгел, дип искәртеп узды. Балтач районы алдагы 3 ел эчендә елга 80 меӊ тонна сөт җитештерүне җайга салмаса, Сезгә республикада тоткан беренче урыннан төшәргә туры киләчәк, чөнки сезнеӊ арттан сөт саву һәм сату күләме буенча үкчәгезгә Кукмара районы терлекчеләре басып килә, дип район хезмәтчәннәре алдында зур бурыч куйды ул. Бу очракта көндәлек җитештерелә торган сөтнеӊ күләмен 219 тоннага җиткерергә кирәк булачак. Әйе, бу күләмле, зур һәм көндәлек тырыш хезмәт сорый торган, әмма үтәлерлек йөкләмә. Хәзер район хуҗалыкларында бара торган исәп-хисап җыелышларында бу куелган бурычларны үтәү мөмкинлекләрен һәм юлларын, ысулларын фикерләп, сөйләшеп, киӊәшләшер чак. «Киӊәшле эш - таркалмас», ди халык мәкале.
Фотолар тулы куләмдэ фотогалереяда карагыз.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: