Хезмәт

«Маяк» хуҗалыгының кызыл дипломлы җитәкчесе

Туган авылы Орда башлангыч мәктәпне тәмамлагач, укуын яшьтәшләре белән бергә Смәел урта мәктәбендә дәвам итә Хәлил.

Әтисе Әгъләм, әнисе Закирә аз хезмәт хакына колхозда эшләп йөриләр, бөтен тапканнары бер-бер артлы туган өч малайны ашату-киендерүгә китеп бара.
Смәелгә сәпидтә йөргән яшьтәшләренә кызыккан Хәлил әтисеннән сәпид алуларын сорый.
- Печәнлекне печән белән тутырсагыз алырбыз, - ди әтиләре. Хәлил энекәшләре белән ухалла арбасы тартып, җәй буе кукуруз, бәрәңге басуыннан чүп үләннәр җыеп киптереп, печәнлекне тутыралар. Сүзендә тора әтисе. Хәлил 1 сентябрьгә үзе эшләп алган бүләк белән бара. Әнә шулай эшләп кенә нәрсәгәдер ирешеп буласын кечкенәдән төшендереп үстерә малайларны әти-әниләре. Тир түгеп алынган сәпидне Хәлил бик саклап, кадерләп тота. Зуррак булгач, җәйге каникулларда колхозда эшләгән акчага яңасын алгач, әле энекәшләре дә күп йөри анда.
Булмастайны ышандырма, инде сүз биргәнсең икән үтә. Әти-әниләреннән менә шушы хакыйкатьнең дә тормышта ни дәрәҗәдә мөһим икәнен кечкенәдән күреп, аңлап үсә малайлар. Моңа бәйле булганнарына охшаш вакыйгалар еш очрый әле аларга.
Мәктәпне «5»ле билгеләренә генә диярлек тәмамлаган егетнең документларын Казан авыл хуҗалыгы институтына илтүен ишеткән авылдашлары «шундый башы белән авылда тирестә казынасы иткән» дип гаҗәпкә калалар, башка уку йортларына да рәхәтләнеп керә алыр иде диючеләр күп була. Әмма Хәлил ниятеннән кайта торганнардан булмый, сайлаган институтының агрономия факультетында укый башлый.
- Институтны кызыл дипломга төгәлләде ул. Укыганда студентларга ярдәме зур булды, - ди институтка аның белән бергә укырга кергән һәм бергә тәмамлап чыккан, хәзер "Дуслык" хуҗалыгында агроном булып эшләүче Рәфкать Шәрәфетдинов.
- Арабызда һәрвакыт пөхтә киенеп йөргән, һәр фәннән гел "биш"легә генә укучы якташларыбыз белән горурлана идек, - диләр Балтачтан Габделнур Газыймов, Соснадан Рафис Габделхаков.
Мәктәптән соң туры институтка кергән Хәлилгә уку бик җиңел үзләштерелә. Һәм үз белгәннәрен башкалар белән уртаклаша, кемнәргәдер ярдәм итә алу аңа укуда яңа дәрт бирә. Кечкенәдән килгән бу гадәте аны бөтен гомере буе озатып йөри. Андыйларны кешеләргә яхшылык эшләү, игелек кылу өчен туган диләр.
Институттан соң туган авылына кайтып, башта "Маяк"та ике ел баш икътисадчы, аннан 8 ел баш хисапчы булып эшли. Колхоз эшләгән кешегә бик аз түләгән чаклар. Бухгалтериядә утырганда эшләүчеләргә тиешле хакны түли алмауларына бик ачына. Ләкин бернишли алмыйсың, ил күләмендә шул хәл бит. Авыл кешесе гел аз түләүле хезмәттә. Ит-сөт җитештереп үз гаиләсен дә җитәрлек тәэмин итә алмый ул. Эшләгәне йорт-җирен ныгытырга, бала-чага киендерергә, укытуга китеп бара. Шундый мәлдә бухгалтериядә саннар арасында утыруына бик тә кыенсына Хәлил. Һәм җай чыгу белән икенче эшкә күчә. Югарыдагылар тәкъдиме белән хуҗалыкның партком секретаре булып эшли башлый.
- Хәзер ничек кенә хурласалар да, ул елларда партия зур тәрбия мәктәбе иде, - ди Хәлил Хаҗиев. - Кешеләр белән эшләгәндә мин үзем күп нәрсәгә өйрәндем, авылыбызның хөрмәтле кешеләреннән бик күп гыйбрәтләр, акыллы киңәшләр алдым.
Авылда озак еллар җитәкче постларда эшләгән Наил Мөхәммәтгалиев, Нургаяз Галиев, белгечләр, бригадирлар, ферма мөдирләре, механизаторлар, сыер савучылар, гомумән, бик күпләрнең үзенә биргән киңәшләрен, алар белән аралашканда алган тормыш тәҗрибәләрен гел хәтерендә йөртә ул. Алай-болай көтелмәгән хәлгә очраса, туктале, теге абзый яки апа нишләр иде икән дип күңеленнән авылдашлары белән «сөйләшә».
Шунсыз мөмкин дә түгел. Кул астындагы кешеләрне аңламый, алар белән санлашмый торып хуҗалыкны алып барып булмый. СССР таралгач 9 ел хуҗалык рәисенең урынбасары булып эшләгәндә үзендәге шушы фикерне тагын да ныгыта Хәлил. Һәм һич көтмәгәндә Чутайга рәис итеп җибәрелгәч тә иң элек халык арасына чыга. Ике ел гына эшләсә дә чутайлыларның яраткан җитәкчесенә әйләнә. Җыелыш җыеп, җибәрмәскә дә маташалар үзен.
Хәлил Хаҗиев: "Туган авылыма кайтам ич", - дигәч кенә ихтыярый-мәҗбүри дигәндәй ризалашалар . Һәм менә 2002нче елдан башлап Хәлил Әгъләмҗан улы Хаҗиев туган ягында, "Маяк" хуҗалыгын җитәкли.
- Мин үзем Хәлил Әгъләм улын үрнәк гаилә башлыгы дип беләм. Ә гаиләсендә яхшы әти булган кеше хуҗалыкта да яхшы җитәкче инде ул, - диде район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фирдәвес Нәбиуллин. - "Маяк"ны начар дип әйтә алмыйм. Соңгы елларда иң күп корылык нәкъ менә аларга зыян салса да, үз көннәрен үзләре күрә әле.
Гаилә димәктән, Хәлилнең тормыш иптәше Гәүһәрия дә төшеп калганнардан түгел. Шубан кызы. Әтисе Әсхәдулла алдынгы шофер, әнисе Нурания Исмәгыйлева районның беренче 5 меңче сыер савучысы. Гәүһәрия үзе махсус белем алгач, Ор балалар бакчасына эшкә килгән. Хәлил белән табышып, шушы авылда төпләнеп калган. Бер кыз, бер малай тәрбияләп үстергәннәр. Инде ике оныклары бар.
Хәлилдән үзе, гаиләсе турында сүзне бик көчкә генә алдым. "Минем турында нәрсә язасың инде. Тугач яшисе, эшлисе. Үзеңә генә түгел, башкаларга да яхшы булганда яшәве күңелле", - ди ул. Яшен зур зыян салган авылдашларына хуҗалыктан зур ярдәм күрсәткәннәр. Элекке агроном мәрхүм Рәүф Галиевның улы Рәлифне хуҗалык исәбенә, махсус программага кертеп (егеткә ай саен хуҗалык 10 мең сум стипендия бирә, 5 меңен дәүләт соңыннан хуҗалыкка кире кайтара) институтта укыталар. Яшь егет Рәнис Әскәровны өр-яңа тракторга утыртканнар.
Авыллар картая. Хәзер эшләүчеләрнең уртача яше - 46. Яшьләрне авылда калдыру өчен һәртөрле кызыксындыру чараларын кулланырга тырышалар "Маяк"та. Безнең эшне дәвам итәрлек яшьләр булыр әле авылда дигән якты өметләр белән килә 60 яшьлек юбилеена Хәлил Әгъләм улы Хаҗиев.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: