«Маяк»та терлекчелеккә игътибар зур (дәвамы бар)
Ор авылында 600 башка исәпләнгән мегаферма төзелә
Соңгы елларда терлекчелек тармагы замана белән үзгәрә: яңача мегафермалар төзелә, компьютер программалары кулланыла, хәтта малларга ашатыла торган азыкның да фән кушканча әзерләнүе инде гадәти кабул ителә. Дөрес, районыбызда искечә эшләүче фермалар да, инде мегаферма исеме астында алга карап хезмәт куючылар да бар. «Маяк» җәмгыяте алда әйтелгән ике бүленешнең алтын урталыгын алып торадыр, мөгаен.
Авыл хуҗалыгында ел әйләнәсе туктап тормый торган хезмәтләрнең берсе – терлекчелек тармагы. Әлеге өлкәдә эшләүчеләр өчен бәйрәм яллары да каралмаган, кайчак алар эш сәгате белән исәпләшми дә эшләргә мәҗбүрләр.
«Маяк» җәмгыятенең ике авылында да фермалар урнашкан, Орда 936 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 310ы савым сыеры, Шеңшеңәрдә 1291 баш терлек бар, шуның 370е сөтлебикәләр. Киләчәктә биредә сыерлар саны артырга да мөмкин, чөнки 600 башка исәпләнгән мегаферма төзелеше бара. Аны күпмедер үзләрендә булган сыерлар һәм читтән кайтартылачак таналар хисабына тутырырга уйлыйлар. Ләкин, эшләргә кешеләр булган очракта (Ә әлеге җәмгыятьтә кадрларга кытлык сизелә – З.Ф.), иске сыер тораклары да буш тормас дип планлаштыралар биредә. – Ор авылында 255 миллион сумлык проект белән төзелүче мегаферманы әлегә үз хисабыбызга эшлибез, ләкин киләчәктә кредит та алырга исәплибез, – диде җәмгыятьнең баш икътисадчысы Радик Вәлиев.
2021 ел авыл хуҗалыгы өчен бик авыр елларның берсе булып тарихка кереп калса да, «Маяк»лылар өчен ул иң истәлеклесе булып санала, чөнки соңгы дистә еллар буена күзәтелмәгән хәл – бозау алымы артып, 1066 башка җиткән. Әлбәттә, бозауларның күп тууында осеменаторның хезмәте зур роль уйный. Шеңшеңәр фермасында әлеге вазыйфаны яшь белгеч, Смәел егете Динар Фазылов башкара. Ул тормыш иптәше Гөлшат белән «Маяк»ка килеп эшли. Гөлшат исә родильный абзарында яңа туганнан ике айга кадәрге бозауларны тәрбияләп үстерә. Аның белән биредә узган ел Нурзифа Мөхәммәдиева белән Руфинә Гыйниятуллина эшләгән, быел инде кадрлар алмашы булган. Гөлшат биредә яңа кеше булса, Руфинә һәм Нурзифа ханымнар озак еллар эшләүче терлекчеләр, башта икесе дә сыер сауганнар, хәзер бозаулар тәрбияләүдә хезмәт куялар. Ор фермасында исә Ришат Әүхәдиев осеменатор булып эшли. Биредә яңа туган бозаулар Рәмзия Ганиева белән Әнисә Габдуллина тәрбиясендә. Әнисә ханымның хезмәт стажы 32 елны тәшкил итә, шуның 12 елын Кукмара районы Ядегәр авылында эшләгән ул һәм Орга кияүгә килгәннән яңадан терлекчелектә хезмәт куюын дәвам иткән. Эшләреннән зарланмый апалар, эшләү дәверендә бу тармакның бөтен серләренә төшендек инде, диләр. – Бозаулау вакыты җиткән сыерларны да тәрбиялибез, бозаулатабыз да, бозауларны да тәрбиялибез. Нәкъ бәбәй караган кебек карыйбыз без аларны, башта угыз сөте эчертәбез, аннан үлән сулары эчертәбез. Кайбер көннәрдә бишәр сыер бозаулый, андый чакта эш сәгате дә онытыла, иң мөһиме әйбәт кенә бозаулап, бозавы да әйбәт булу, – диләр Әнисә һәм Рәмзия апалар. Рәмзия ханым 1994 елдан 2018 елга кадәр сыер сауган, аннан инде бозау карауга күчкән. Бозауларны ашатып, эшләреннән бушаган араларында бозаулар торган читлекләрне юып, чистартып, яңа туачак бозаулар өчен әзерләп куялар.
2-6 айлык бозауларны Шеңшеңәрдә Роза Гарипова, Орда Рәдис Габдуллин тәрбияли. 6-12 айлык терлекләр Орда – Фаил Гарифуллин, Рафил Мөбарәкшин, Шеңшеңәрдә Әлфия Гарифҗанова белән Ришат Гарифҗанов карамагында. 12-18 айлык малларны Шеңшеңәрдә Рафаэль Әхмадуллин, Ришат Гарифҗанов һәм Орда Рафил Мөбарәкшин тәрбияләп үстерә. Шушы тырыш хезмәткәрләр тәрбияләп үстергән малкайларның күпмеседер киләчәктә мул сөт бирүче сөтлебикәләр булып хуҗалык казнасына табыш кертсә, күпмедер өлеше симертү бүлегенә күчерелә. Ул тармакта инде Ранис Гайнуллин белән Раузит Салихҗановлар хезмәт куя. Тракторлар керә алмый торган бозау фермаларына азыкны ат белән Дамир Гайфетдинов кертә. Озак еллардан бирле атчы булып эшли ул, аның кебек атларны яратучы Рафис Мөхәммәдиев та бар икән. Әлегә ул атлар тәрбияли, ә алары бүгенге көндә җәмгыятьтә 40 баш, җәйге чорда исә «КамАЗ» машинасы белән басу-кырларга чыгып китә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев