Хезмәт

Менә тиздән кыш та килеп җитәр

Игенче өчен генә түгел, хуҗалыклардагы ферма мөдирләре өчен икеләтә мәшәкатьле чор бу август ае.

Борнак товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире Фәрит Хәбибуллинның да көне иртә таңнан кичке караңгыга кадәр фермада үтә. Терлекләргә азык вакытында китереләме, абзар-кардалардагы су эчергечләрдә су бармы, тиресләр чыгарыламы, ял сораган сыер савучы урынына сөйләшкән алмаш килгәнме, эш тәртибен беләме... барысын да контрольдә тотарга, заводтагы кебек «конвейерга» салынган эшне тәртип белән алып барырга кирәк. Һәм бер үк вакытта торакларны кышка хәзерләү мәсьәләсен дә онытырга ярамый.
Ремонт эше белән инде җәйдән бирле дистәләгән кеше шөгыльләнә. Төрле уку йортларында укучы студентлар да каникулларда авылдашларына ярдәмгә килгәннәр. Терлек торакларын сылыйлар, агарталар, тузган идән сайгакларын алыштыралар, бетонлыйлар, үзләренә көз укырга китәргә акча эшлиләр. Хуҗалыкта өченче ел мөгезле эре терлекләр өчен 200 башка исәпләнгән бер торак салганнар иде инде, быел шундый тагын берне төзиләр. Чөнки бетерелгән дуңгызлар урынына сыерларның баш санын әле һаман арттырачаклар.
«Маяк»та ремонт-төзү эшләрендә ике фермада җәйдән бирле 4 бригада эшли. Тузган түбәләрне яңарталар, утлыкларны чистарталар, төзәтәләр, абзарлардагы керү-чыгу юлларын, ишек-тәрәзәләрне, сыерларны кыш чыгарасы кардаларны ремонтлауга да зур игътибар бирәләр.
Соңгы вакытта тагын бер бригада 250 башка исәпләп төзелгән яңа бинада утлыклар урнаштыру белән мәшгуль. Ферма мөдирләре Шеңшеңәрдә Раиф Шәрипов, Орда Рәшит Латыйпов терлек торакларын кышка яхшылап әзерләүгә бик җаваплы карыйлар. Терлек азыгы өчен плитәләрдән тагын бер типовой траншея ясау хәстәрлеге күрелә.
«Якты юл» хуҗалыгында Куныр фермасында - 3, Шодада 1 бригада ремонт белән шөгыльләнә. Сыерларның баш саны арту сәбәпле, 100 башлык бер абзарга капиталь ремонт ясыйлар, сөт үткәргечләр куялар.
«Татарстан», «Кызыл юл», «Кама» хуҗалыклары фермаларында да җәйдән бирле торакларны ремонтлау, агарту, азык кухняларын тәртипкә китерү белән махсус бригадалар шөгыльләнә. Чөнки кыш әллә кая түгел.
Кышлату чорында терлекләрдән мул продукция алыйм дисәң, аларны асрау өчен шартлар да яхшы булырга тиеш. Кышка кадәр ферма территориясен артык-тортык әйберләрдән, теләсә-ничек яткан тирес өемнәреннән дә чистартып кую зыян итмәс.
Фото: http://fermer.ru/forum/plemennaya-rabota-i-genetika/21990?page=2

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: