Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Миләш уңган елны арыш уңа, диләр

Бүгенге көндә хуҗалык артык ашлыгын сата. 200 тонна — арпа, 200 тонна арыш саттык, ди Илгиз Котдусович.

Язгы чәчү вакытында «Яңа тормыш» җәмгыятенең баш агрономы Илгиз Заһидуллин белән очрашкач, «Игенчелек тармагы ул турыдан-туры һава торышы белән бәйле», дигән фикерен җиткергән иде.

Быел бу сүзләргә бигрәк тә инанырга туры килде, язгы чәчү чорында салкыннар, хәтта кар яву да искә кереп калды. Урып-җыю чоры җиткәч яңгырлар башланды. Баш агроном белән сүзебезне шул хактан башладык.

— Әйе, чыннан да, җәй кышка ошап килә, дип әйтәләр инде. Быел кар күп яуды, язын башта аномаль эсселек булды, дөрес, ул бер яктан әйбәт тә булды, чөнки басуларны киптерде, аннан китте инде яңгырлар, суыклар һәм чәчү шул сәбәпле сузылды. Шул ук вакытта басулар вакытында кипшереп бетмәү сәбәпле, берәр, икешәр, өчәр гектар җир чәчелми калды. Хуҗалык буенча 10-15 гектар андый җирләр дә калды, алар кипшергәч чәчеп файда юк, чөнки алар барыбер өлгермиләр иде. Инде урып-җыюга керешкәч, яңгырлы көннәр эшләрне тоткарлады, шуның өстенә әле ашлык артык дымлы да булып кайтты амбарга, 16дан 25кә кадәр уйнады. Алай да, яңгырлар яуганга шөкер дә итәбез, чөнки быелгы уңыш бик әйбәт. Дымлылыгы югары булганга амбарга кайткан ашлыкны киптереп бетермичә, комбайннарны да артык эшләтмәдек. Чөнки кайткан ашлыкны чертеп ятудан бернинди дә файда юк. 

— Быел көзге бодай үз уңышы белән сөендерде, дидегез. Аның һәм башка культураларның уртача уңышы ничегрәк булды?

— Көзге бодай ул суыкка чыдый алмый. Мин аны тигез, кар ята торган җирләргә чәчәргә тырышам. Ә менә арышка бу ел туры килмәде. Ул тишелә алмады һәм шуның белән бетте. Ә көзге бодай чыгып калды һәм яз көне рәхәтләнеп алдырып китте. Ике ел аның уңышы булмаган иде, ә быел бик шәп уңыш алдык. Кайбер мәйданнарда хәтта уртача 50 центнердан артык булды. Арышны яз көне арпа белән өстәп чәчтек, бер гектардан алынган уртача уңышы — 45 центнер. Арпаның уртача уңышы 30 центнердан артык булды. Ә язгы бодайның уңышы без көткәнчә түгел, бөртекләре ваграк. 

Кукурузны 563 гектар мәйданга чәчкән идек. Бер өлешен орлыкка алырга исәпләсәк тә, без дигәнчә генә булмый әле. Әле дә вегетация бара, яфрак кормый, яфрак кормаган килеш кукуруз өлгермәячәк, шул кыраулар булса гына инде. 

Авыл хуҗалыгы тармагы бер генә культура белән эшләмәве белән генә алдырып бара дим мин. Чөнки бер ел бодайга, бер ел арпага килә. Быел гомердә булмаган люцерна уңышы әйбәт булды. Мин үземнең эшләү дәверендә мондый хәлне хәтерләмим. Без гел люцерна юк, бездә терлек азыгы начар, дия идек. Ә быел шуның кадәр шәп булды уңышы, көчкә җыеп бетердек. Быелгы суыклар люцерна үсешенә тискәре йогынты ясаячак дигәннәр иде, ә ул аңа карамады, тырышты, үсте. Икенче катка һава торышы бик килмәгән иде, шунлык белән ул начаррак утырды, ләкин соңгы вакытта яуган яңгырлардан соң терлек азыгының икенче каты да күтәрелеп китте. 

Бүгенге көндә игеннәрдән бушаган мәйданнарны эшкәртү һәм көзге чәчү эшләре алып барыла. Көзге культураларны 373 гектар мәйданга чәчәргә планлаштырабыз, аның 206 гектары — арыш, калганы көзге бодай. Арышны чәчәргә керештек инде. Быел миләш күп, арыш шәп булыр, диләр, кем белә бит...

Без «Яңа тормыш»ка килгән көнне язгы бодайны Иске Көшкәт амбарына ташыйлар иде. Шул уңайдан амбар хуҗалыгы эшчәнлеге белән дә танышып чыгарга булдык. 

— Быел минем амбар хуҗалыгы белән җитәкчелек итә башлаганга 20 ел була инде, — ди Алевтина Петрова.

— Биредә безнең симәнә, фураж һәм кайткан ашлыкны кабул итеп тора торган складлар бар. Ындыр табагында эшләүчеләр саны елдан-ел кими бара, ярый әле җәйге чорда мәктәп балалары, студентлар ярдәм итәргә килә, ләкин 25 августтан алар да туктады инде. Быел бездә Константин Исаев, Владимир Уськеев, Анд-рей Павлов эшләделәр. Польский киптергеченең машинист-операторлары — Виталий Клейменов һәм Олег Исаев, машинада Александр Тарасов эшли, каравылда Василий Ильмурзин тора, үлчәүдә Вероника Исаева хезмәт куя. 

Илгиз Котдусович белән җәмгыятьнең басу-кырларында йөреп, анда хезмәт куючылар белән таныштык. «Магдон» комбайны белән арпаны теземнәргә салып йөрүче Илшат Нәҗипов алны-ялны белми эшләүче механизаторларның берсе. Хезмәт стажы байтак инде аның. Мәктәптә укыган чорда ук җәйге каникуллар вакытында амбарда эшләп тә, су сиптерүдә ярдәм итеп тә чыныгу алган ул. Аннан инде армия сафларында хезмәт итеп кайткач, «Т-150» тракторына утыра. Аннан соң «Е-302» маркалы комбайнда хезмәт юлын дәвам итә. Унберенче елын «Магдон»да эшли икән инде. Бу техникасыннан тыш «Беларус»та да хезмәт куя. Быел эшсез торганым юк диярлек әле, ди Илшат абый. Терлек азыгы чорында да басудан кайтып кермәгән, урып-җыю чорында да ярдәм итә.

Кышкы чорда ул гаражда мастерскойда чапкыч, тырма һәм башка агрегатларның ремонт эшләре белән шөгыльләнә. Илшат абый белән янәшә басуда Фәрит Кадыйров салам рулонлап йөри иде. Аның эшләгәненә күз дә ияреп бетәрлек түгел. Бер көнгә 300-400 рулон салам пресслый икән. Хуҗалыктан куелган планмы ул, дип кызыксынам механизатордан, юк, ди. Үзалдына куелган планы шуның кадәр икән аның. Яңа тракторда, яңа пресс белән эшләве рәхәттер дә шул.

Фәрит абый 1997 елда эшли башлый хуҗалыкта, шулай ук армия сафларыннан соң. Техника белән танышу аннан иртәрәк, мәктәптә укыганда, комбайнчы ярдәмчесе буларак була аның. Ул чактагы «СК-5» комбайнында эшли ул. Ә үзе иярләгән беренче техникасы «МТЗ-80» була аның. Аннан соң «МТЗ-82»не иярли, бүгенге көндә дә шул тракторы бар аның, ә икенче техникасы — «YTO» тракторы. — Җәйге чорда басуда печән, салам пресслауда эшлим, ә кышын салам тураткыч белән шушы саламнарны турап торам, фермада эшлим, — ди Фәрит Кадыйров. Техника рәтен белгән механизатор һәрбер эштән дә тәм табып эшли, афәрин.

— Быел кадрлар вәзгыяте белән дә очраштык. Алай да, шөкер, өч яшь егет килде эшкә, алар — Салават Мотыйгуллин, Нәфкать Галимуллин һәм Айнур Әсхадуллин үзләрен бик тырыш, хезмәт сөючән итеп күрсәттеләр. Инде алга таба да матур итеп эшләргә язсын, — ди баш агроном. 

Бүгенге көндә хуҗалык артык ашлыгын сата. 200 тонна — арпа, 200 тонна арыш саттык, ди Илгиз Котдусович. Уңышларының мул булуын күрсәтүче тагын бер фактор булып тора бу. Гомуми мәйданның 30 процентын җыеп бетерәселәре калган. Ул игеннәре дә мул уңышлары белән сөендереп, ындыр табагына кайткан бөртеклеләр вакытында урнаштырылып, җыеп алган уңышларына сөенеп эшләргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев