Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Нәтиҗәләр ясыйбыз, ышанычлар акланамы?

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә даими нәтиҗә ясалып, алга бурычларны дөрес итеп кую мөһим

Соңгы елларда уракка төшкәнче, күмәк хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре белән районыбызның иген кырларында булып, көзге-язгы чәчү барышының беренче нәтиҗәләре, кертелгән ашламалар, төрле авыруларга, корткыч бөҗәкләргә каршы кулланылган препаратларның тәэсирләре, гомумән, игенчелектә технология сакланышының торышы, булачак уңышны күзаллау максатыннан чыгып эшлекле сәфәр оештырыла иде.

Алдагы елларда барлык хуҗалык иген басулары белән танышкан булсак, быел без максатчан, берничә басуда гына булачакбыз, дип белдерде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин. Бүгенге максат – җитәкчеләргә, белгечләргә ничек эшләргә һәм ничек эшләмәскә кирәклеген урында күр-сәтү, җибәрелгән ким-челекләрне кабатламау, диде ул.

Беренче тукталыш – «Татарстан» хуҗалыгы иген кырлары. Безнең хуҗалык терлекчелек юнәлешендә уңышлы эшләүчеләрнең берсе, әмма аның ныклы азык базасы булмаса, бу күрсәткечкә ирешү мөмкин түгел, дип билгеләп узды хуҗалык рәисе Айнур Нотфуллин. Әйе, бөртеклеләр дә, төп терлек азыгы нигезе булган кукуруз басулары да бу сүзләрнең дөреслеген раслый. Кукуруз биеклеге инде 2 метрдан арткан мәйданнар бар. Димәк, сөт җитештерүдә, гомумән, терлекчелектә яңа уңышлар булачак, диләр монда.

Автобуслар Алан авылы ягына юл тотты. Авыл янында урнашкан мәйданда игенчелек өлкәсендә дистәдән артык патенты булган, шушы авылның һәвәскәр агрономы Гыймадиев Нәсыйхның тәҗрибә участогына тукталдык. Бу мәйданда төрле люцерна сортларының җирнең структурасына, кертелгән ашлама күләменә һәм төренә, чәчүнең вакытына бәйле рәвештә үсешен һәм булачак уңышның күләмен күрергә була. Һәр басуның үз микробиологиясе була һәм ул чәчелә торган культурага туры килергә тиеш. Лаборатория анализларына таянып кертелә торган ашлама һәм аның күләмен билгеләргә мөмкинлек бирә, ди Нәсыйх Гыймадиев.

Дөрес, кайбер җитәк-челәрнең, агрономнарның бу турыда үз фикерләре бар. Уңыш алу күп төрле факторларга бәйле, моны истән чыгармаска һәм фәнни-тикшеренү институтларының чыгарган бәйсез тәҗрибәләрен эштә куллану кирәк, диләр алар.

– Бу очракта берьяклы гына фикер йөртергә ярамый. Әмма бу тәҗрибәне дә кулланып, ашлама керткәндә җирне иң элек тикшерү, шуннан соң гына ашламаның күләмен билгеләп кертү бик зур суммаларны янга калдырырга мөмкинлек бирә, –  диде район башлыгы Рамил Нотфуллин. Кукмарада һәм Балтач районында 4 хуҗалык шушы юнәлештә эшлиләр дә. Ирешкән уңышлары моны күпмедер дәрәҗәдә раслый.

Хуҗалык җитәкче-ләренең иген кырларына сәяхәте «Бөрбаш» хуҗалыгы буенча дәвам итте. Иң элек юл кырыена урнашкан арпа басуы белән таныштылар. Хуҗалыкның баш агрономы Искәндәр органик ашлама – тирес кертелгән һәм кертелмәгән мәйданнар арасындагы аерманы җен-текләп аңлатты. Тәҗрибәле җитәкчеләр, белгечләр басуга бер күз ату белән инде бу аерманы билгеләп куйганнар иде. Һәр гектарга 250 тонна тирес кертү, дөрестән дә булачак уңыш-ны күпкә арттырырга мөмкинлек биргән.

Җитәкчеләр районның быелгы тәҗрибә участогына тукталдылар. Һәр ел саен  шушындый тәҗрибә участогында  культураларның төрле сортлары чәчелә иде. Мондагы күп сортлар инде бүгенге көндә районлаштырылган, безнең хуҗалыкларда игелә. Аларга ашлама кертүнең тәэсире дә шушы участокларда тикшерелә. Җиргә вакытында орлыкны чәчү, әле алай гына да түгел, яңгырның, дымның булуы ничек тәэсир итә – боларның барысы да танышкан тәҗрибә мәйданында күренде. Ни дигәндә, чәчү вакыты кулдан ычкындырылган, явым-төшемнәрнең дә үзенчәлекле вакытта явуы бу мәйданга тискәре йогыты ясаган. Бу участоклар янында «Татарстан» хуҗалыгының ике атна алдан иртә чәчелгән гадәти басуында күкрәп уңган икмәк язгы чәчү вакытында культураларны ни өчен иртә чәчелергә кирәклеген яхшы исбатлый. Димәк, язгы чәчүдә иң элек бу эшләрнең иртә срокларда башкарылуы бик мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы