Хезмәт

Нәсел эше – әһәмиятле тармак

Сөтлебикәләрең нәселле булмаса, табыш алырмын димә. Сөтне әз бирә торганнарын иткә җибәреп, сыерларны даими ршвештә яңартып тору зарур.

Нәселле таналарны читтән сатып алуга караганда, аларны үзендә җитештерү күпкә отышлы. Үзеңә дә кала, читкә дә сатып җибәреп була. "Дуслык" җәмгыятендә терлекчелек буенча белгечләр бу юнәлештә нәтиҗәле эшли. 2013 ел нәтиҗәләре буенча районда алар беренчелекне бирмәделәр.
Берничә ел элек кенә җәмгытьнең Урта Көшкәттәге терлекчелек биналарында дуңгызчылык белән генә шөгыльләнделәр. Бу тармак табыш китерә алмады. Ике ел эчендә берничә абзардан торган бу ферма тулысы белән таналар үрчетү һәм үгез бозаулар үстерүгә көйләнде. Көйләнде дияргә генә ансат. Биналарның эчке яклары тулаем үзгәртеп корылды. Мондый хезмәтнең күпме чыгым сораганын икътисадчылар гына белә.
Менә тана бозаулар үстерү абзары. Бирегә Түнтәр, Сала Көшкәт һәм Көтәш фермаларының родильный бүлекләреннән яшь таналар китерелә. Алар монда ике ай тулганчы үстерелә. Бөтен шартлар да бар монда: бөртекле ашлык та, минераль өстәмәләр дә, яшел ылыс та, акбур, тоз һәм башка төр азык тагараклардан өзелми. Родильныйдан чыккан булсалар да аларны сөттән дә мәхрүм итеп булмый. Йөгерә-йөгерә чиләкләр янына ашыга алар. Бозауларны тәрбияләүчеләр Ирина Николаева, Елена Слывюк, Алевтина Владимирова, Маргарита Николаева үз эшләренә намус белән карый. Аларның терлекчелектә эш тәҗрибәләре зур. Стажлары да 20-30 ел тәшкил итә. Иң әһәмиятлесе шул, алар үз эшләрен бозауларга күңел җылысы биреп башкаралар. Бозаулар һәрвакыт чиста һәм тук. Таналарга ике ай тулганнан соң алар бер яшькә кадәр булганнар абзарына күчерелә. Үгез бозаулар тана бозаулардан аерым абзарда тәрбияләнә.
Нәсел таналарын үстерү эше нәзәкатьле. Бу эшне даими контрольдә тоту кирәк. Зоо һәм ветеринария хезмәте тиешле югарылыкта булмаса, эшең кырын китәргә дә күп сорамас. Җәмгыятьнең баш зоотехнигы Геннадий Петров һәм ветеринария врачы Александр Захаровның терлекчелектә тәҗрибәләре зур. Алар үз эшләренә гаять җаваплы карый. Яңа технологияләрне дә эшләрендә киң кулланалар. Биш-алты елдан бирле булачак сыерларны мөгезсез итеп үстерәләр икән.
-​ Родильныйда вакытта ук мөгезләрен көйдереп алабыз, - ди Геннадий.
-​ Ә нинди файдасы бар соң мүкләк сыерның, - дип сорыйм, - Ходай аларны мөгезле итеп яраткан бит. Бернигә дә кирәк түгелмени мөгез?
-​ Кыргый вакытта кирәк булган ул. Бүре яки башка төр явызлардан үзен һәм балаларын саклау өчен. Хәзер аларга андый куркыныч янамый. Мөгез үстерү өчен терлек артык энергия тота. Кайбер юньсез сыерлар очлы мөгезләре белән төртеп, көтүдә йөргәндә башка сыерларның тәннәрен яралау очраклары була. Шуңа күрә сыерларның мөгезләрен кисү модага кергән иде. Үсеп җиткән сыерның мөгезен тулаем кисеп булмый, очы киселде. Хәзер андый проблема юк.
-​ Осеменаторга алып кергәндә яки уколга җитәкләп барырга кирәк булганда мөгезеннән бәйли идек бит. Хәзер тана яки сыер башын ничек тоталар соң?
-​ Башына нокта киертелә. Ат башына киертелгән йөгән рәвешле. Нокталар җитәрлек. Андый проблема юк.
Менә шулай. Һәр эшнең үз җае бар. Тана үстерүчеләр, үгез симертүчеләр үз эшләрен яхшы беләләр. Һәр терлекче 50шәр баш яшь терлек тәрбияләп ай саен 600-650 грамм артым алып килә. Бер үк вакытта яхшы сыйфатлы нәселле таналар хәзерлиләр.
Фотоларда: ике айга кадәр тана бозау тәрбияләүчеләр Ирина Николаева (сулда) һәм Елена Слывюк.
Өлкәнрәк бозауларны тәрбияләүче терлекчеләр Алевтина Владимирова (сулда) һәм Маргарита Николаева (унда). Аларның терлекчелектә эш стажлары 28-33 ел тәшкил итә.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: