Хезмәт

Өчлеккә кергәч, беренче бурыч үтәлә (+фото)

Башка хуҗалыклар белән бергә Тимирязев исемендәге күмәк хуҗалык хезмәтчәннәре дә үзләренеӊ гомуми җыелышында  узган 2019 елга нәтиҗәләр ясадылар, алга бурычлар билгеләделәр.

Җәмгыять рәисе Булат Исрафиловныӊ чыгышында ирешелгән уӊышларны санап чыгу белән чикләнмичә, җитешсезлекләрне киметү, җитештерүнеӊ күләмен һәм сыйфатын яхшырту юнәлешендә алда, 2020 елда хезмәтчәннәр һәм белгечләр алдында төгәл максатлар куелды. Уӊышлар бар, бу  исәптән район хуҗалыклары арасында тимирязевлылар күп өлкәдә өлге итеп куярлык. 229 миллион 300 меӊ сумлык  авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, бу алдагы ел белән чагыштырганда 30 миллион 300 меӊ сумга күбрәк, үсеш 15 проценттан артык. Кергән акчаныӊ 134 миллион сумы сөт сатудан килгән. 2020 елга авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан акча керемен 270 миллион сумга җиткерергә фаразлыйлар, бу тормышка ашарлык саннар икәнен хуҗалык җитәкчесе хисаплап күрсәтте. Керемне туплап була, әмма бүгенге көӊдә чыгымнарныӊ да зур икәнен истән чыгармаска кирәк. Тимирязев исемендәге хуҗалыкта 2019 елда барлык чыгымнар 253 миллион 100 меӊ сум тәшкил иткән. Иӊ күп чыгым – 56 миллион 500 меӊ сум техника алуга, аны ремонтлауга тотылган. Хәттә хезмәткә түләү фонды да бу түләүләрдән ким – 53 миллион 500 меӊ сум. Докладчыныӊ чыгышын игътибар белән тыӊлаган хезмәткәрләрләр агымдагы елныӊ итәкне хәйран җыярга кирәклеген аӊлаганнардыр. Чөнки техника алу, аны ремонтлау чыгымнарын ике тапкырга киметү күздә тотыла, бу максат өчен бары 27 миллион сум чыгымнар каралган. Шулай ук терлек азыгы, өстәмәләр сатып алу, ветеринария чыгымнарын да кискен киметү карала. Бу минераль ашламалар һәм үсемлекләрне агулау өлкәсенә дә кагыла. Димәк, һәр өлкәдә саклык, төгәл хисап алу бару таләп ителә.

Реклама

    Игенчелек өлкәсендә Тимирязев хуҗалыгы  алдынгылар исәбендә йөри. Район буенча чыгарылган рейтингта бу өлкәдә алар икенче урында. Хуҗалыкныӊ сортлы бөртеклеләр сынау һәм сату өчен җитештерү юнәлешендә туплаган тәҗрибәсе бар һәм киләчәккә элита сортлы орлык сатудан кергән керемне тагын да арттыру сорала. 2019 елда бөртеклеләрнеӊ һәр гектарыннан 38,5 центнер уӊыш алынган. Алдагы елда һәр гектардан 29,5 центнер уӊыш алынуын искә алсак, үсеш начар түгел. Җитмәсә, 350 гектар мәйданда көзге бодайны бозып, яӊадан чәчүне искә алсак, игенчеләрнеӊ хезмәтенеӊ уӊай бәяләргә була. Хуҗалыкта иӊ зур уӊыш арпада, һәр гектардан 50-54 центнер ашлык  биргән басулар булган. Борчакныӊ уӊышы да начар түгел, һава торышы комачауламаса, уртача һәр гектардан 28,3 центнер белән генә чикләнәсе түгелләр иде. Көздән һәм хәзер дә начар сатылган    бәрәӊгенеӊ дә уӊышы һәр гектардан 301 центнер чыккан, бөтен бәла аныӊ түбән бәядә һәм  сату базарында сорау булмавында. Шуӊа да идарәдә бу елда бәрәӊге игү гектарларын нык чикләү турында сөйләшү булган. Һәрхәлдә, бәрәӊгенеӊ рентабельлеге 24 процент кына булса да, зарарга эшләү түгел. Ә иӊ югары рентабельлекне арпа культурасы күрсәткән, ул 63 процентны тәшкил иткән. Рапс культурасы да узган елда артык шатландырмаган, рентабельлек 30 процент булган.

  Дәвамы "Хезмәт" газетасының 7 февраль санында. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: