Хезмәт

Ифрат Сафиуллин: "Орлык, бәрәңге, ашлама – җитәрлек күләмдә"

Хуҗалыкта язгы кыр эшләренә әзерлекләр башланган чор. Кайда да эш гөрли. Техникалар белән беррәттән орлыкчылык тармагын да читләтеп үтмәгән бу дулкын. Җәмгыятьнең баш агрономы Ифрат Сафиуллин өчен чираттагы урак өсте башланырга да санаулы көннәр калып бара.

Ул игенчелек өлкәсендә нык тәҗрибә туплаган, үз эшенең остасы булган, нәтиҗәле, тырыш хезмәте өчен күп тапкырлар Мактау таныклыклары, Рәхмәт хатларына белән бүләкләнгән белгеч. Шушы көннәрдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 100 мең сумлык Грантын отуы мәгълүм. 4 дистәгә якын үтелгән хезмәт юлын ул шофер буларак башлап җибәрә, аннан соң 18 ел бригадир, ә соңгы 18 елда әлеге вазыйфада. Сафиуллиннар өчен иген игү - икмәк үстерү һөнәре нәселдән килә. Әтисе Әнвәр Ульяновск якларында туып-үссә дә, диплом алгач, юллама белән безнең якларга эшкә җибәрелгән була. Шул килүдән ул Сосна авылында гаилә корып төпләнеп кала, хуҗалыкта озак еллар баш агроном булып эшли. Ә еллар үткәч әтисенең һөнәрен улы Ифрат дәвам итә...

Ифрат әфәнде хуҗалыкта башкарыласы эшләргә әзерлекләр белән таныштырып үтте.
-Хәзерге вакытта бездә ашламалар белән тәэмин ителеш төгәлләнгән диярлек. Дәүләттән ярдәм буларак 30 тонна аммиак силитрасы бирелде. 84 тоннаны үзебез алдык. 400 тонна аммиак суы әзерләнде. Катнаш ашлама дигән төрен 163 тонна булдырдык, әле тагын шушы көннәрдә 67 тоннасы кайтартылачак. Бу тупланган ашлама күләме барлык 4409 гектар мәйдандагы басуларны ашлауга тулысынча җитәчәк, - дип ассызыклый белгеч.

Ни генә дисәк тә, уңышны арттыру, чүп үләннәренә, авыруларга, корткыч һәм бөҗәкләргә каршы торучанлыкны арттыру өчен минераль ашламалар, агу препаратлары куллану үз актуальлелеген югалтмый. Сосналылар элек-электән бөртекле культуралар игү, бәрәңге үстерү белән специальләшкән хуҗалыкларның берсе. 806 гектар мәйданда көздән чәчеп калдырылган күпьеллык үләннәр, ә 825 гектарда бөртекле культуралар. Мәсәлән, кукуруз игүдә дә яхшы гына уңыш алып киләләр.
- Алып кайтылган 5 тонна орлыкны 300 гектарга игәргә планлаштырабыз. Аның 100 гектардагысы терлек азыгына силоска булса, калган мәйдандагысы бөртек өчен. Бәрәңге исә 30 гектарга каралган. Быел "Рамона", "Невский" сортлылары белән "Родригес" һәм "Зекура" дигән яңа төрләрен дә үстерергә исәпләп торабыз. Былтыр гектарыннан 235 центнер уңыш җыеп алган идек. Быел да сынатмаска иде инде. Җәйнең ничек килүеннән тора. Ә коры булса? Кырларны сугару системасы белән туендырып тору 6-7 ел чамасы юк бездә хәзер, булса яхшы булыр иде...
Февральдә көзге арыш, бодай уҗымнарын алып кайтып үстереп карадык. Тишелешләре, сакланышлары әйбәт. Өмет бар. Тик соңгы нәтиҗәсе язның ничек килүеннән тора инде. Югары уңыш өчен һәрнәрсәне исәптә тотарга кирәк. Туфракны эшкәртү, туңга сөрү кебек кыр эшләренең үз вакытында башкарылуы мөһим, - ди гомерен туган як кырларына багышлаган Ифрат Сафиуллин.
Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: