Рамил Нотфуллин: «Проблемалы өлешләр җәмгыять җитәкчелеге һәм белгечләре тарафыннан контрольгә алынырга тиеш!» (+фото, видео)
«Яңа тормыш» җәмгыятендә терлекчелек эшләре буенча агымдагы елның 9 аена нәтиҗәләр ясау буенча киңәшмә узды.
Киңәшмә Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин җитәкчелегендә, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре җитәкчеләре, зоотехниклар, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашында узды.
"Сөт җитештерүне һәм сыерларның продуктлылыгын арттыру өстендә даими эшчәнлек, ит һәм сөтнең сыйфатына югары контроль, яшь үрчем алуны һәм аларны үстерү проблемаларын чишү — күмәк хуҗалыклар алдында торган иң төп бурычлар. Малларның продуктлылык дәрәҗәсен тулысынча файдалану өчен аларны сыйфатлы азык, баланслы рацион белән тәэмин итү дә – алга куелган максат һәм бурычларга ирешүдә өстенлекле юнәлешләрнең берсе," - дип билгеләп узды район башлыгы.
Җитәкче шулай ук бүгенге киңәшмә барышында билгеләнеп узылган проблемалы өлешләр җәмгыятьләр җитәкчелеге һәм белгечләре тарафыннан контрольгә алынырга тиешлеген, кимчелекләрне вакытында төзәтү өстендә эш башлау зарурилыгын да искәртте.
Агымдагы елның 9 аенда 5 мең 375 тонна ит һәм 85 мең 686 тонна сөт җитештерелгән. Узган елгы 9 айлык хезмәт күрсәткечләре белән чагыштырганда, быелның 9 аенда районда 8 мең 276 тоннага мулрак сөт җитештерелеп, үсеш - 11%ны тәшкил итә. Бүгенге көндә районда, җәмгыятьләр һәм фермер хуҗалыкларын кертеп, көндәлек 311 тонна тирәсе сөт савылып, шуның 297 тоннасы дәүләткә сатыла. Бу узган елның шушы чорына булган күрсәткечләрдән 27 тоннага мулрак.
Район буенча агымдагы елның 9 аенда мөгезле эре терлек ите җитештерү 5 мең 186 тоннаны тәшкил итте, продуктлылык буенча үсеш - 4%.
Мөгезле эре терлекләрнең тулаем саны 1 октябрьга район күмәк хуҗалыкларында 41 мең 695 башка җитте (+1331), шуларның 13003-ен савым сыерлар тәшкил итә. 2022 елның 9 ае дәвамында 14 мең 43 баш бозау алынган (-14).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев