Хезмәт

Раушан өчен сөенеп

Лотереягә зур отыш чыкканмени, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгеч-консультанты Ришат Нуриевның шатлыгы тавышына чыккан. «Җиңдек», - ди. Баксаң, яшь комбайнчыларның республика конкурсында призлы урынга чыккан Смәел егете өчен сөенә икән. Фотога да төшереп, шул егет турында яз әле, зинһар, ди.

Урам юллары тыкрыкларына кадәр кереп асфальтланган Смәелдә булган бар иде инде. Берсеннән-берсе таза йортлары, төзек, матур каралты-курасы, капка-коймалары бу төбәк кешеләре турында матур тәэсирләр уята. Инде машинаңнан төшеп, үзләре белән аралаша башлагач, биредә бик тә тырыш, эшчән, кунакчыл халык яшәгәненә инанасың.

Әнә, мин эзләп йөргән Раушан да бик ачык егет булып чыкты. Беренче аралашудан ук әдәпле, тыйнак һәм дөньяга үз карашлы булган кеше икән дигән фикер калдыра.
-Хуҗалык җитәкчесе дә, районнан да әйткәч, бардым ярышка. Танылырмын дигән уй бөтенләй юк иде, - ди ул.
- Республика күләмендә өченче приз зур җиңү инде ул, - дим.
- Һәр районнан иң кыю, иң осталары гына килгән иде. Жюри минем эшне дә югары бәяләде.

Ел саен Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында үткәрелә торган яшь комбайнчыларның республика конкурсыннан әле мондый дәрәҗә белән кайтучы юк иде бездән. Конкурста балларны комбайнчының теоретик һәм практик әзерлеген бәяләп куйганнар. Быелгы урып-җыю сезонында башкарган эш күләме дә исәпкә алынган. Ә ул якташыбызныкы кечкенә түгел. Ун яшен тутырып килүче «Нива» комбайны белән 800 тоннадан артык ашлык суктырып алган. Бу «Смәел» хуҗалыгында иң югары күрсәткеч. Ә районда төрдәш комбайннарда эшләүчеләр арасында беренче.

Реклама

- Уракта энекәш белән бергә эшләдек. Ярдәмчем бик ышанычлы булды. Хәзер Казандагы авиация колледжының икенче курсында укучы энем конкурс барышында да үзен ышанычлы ярдәмче икәнен күрсәтте. Ул Казан аграр университетының бюджет бүлегенә конкурссыз керү өчен сертификат та алды, ди Раушан энесе Фидаил өчен сөенеп. Конкурстан мондый сертификаттан тыш та, бүләкләр, диплом, приз белән кайтканнар алар.

- Балл билгеләгәндә үзебезнең хуҗалык кырында эшләгән күрсәткечләр дә исәпкә алынды. Шуның өчен комбайннардан ашлык ташып торган Мансур абый Хаҗиев, Ришат абый Фазылов кебек шоферларга да рәхмәт инде. Бункер тулып, көтеп ятарга ара калдырмадылар, - ди Раушан.

Смәелнең тәҗрибәле механизаторы Вәгыйз Газизовка да рәхмәтле ул. Беренче чирканчыкны аның комбайнында алды бит. Какмыйча-сукмыйча, акырмый-бакырмыйча үсмер егетне үз янында җайлап эшләтте. Аннан комбайнчы Дамир Фазылҗанов белән эшләгәндә дә күп нәрсәгә өйрәнде. Конкурста куелган «Енисей» комбайны турында сөйләгәндә дә ярдәме зур булды. Нормадагы һөнәр училищесын тәмамлап, армиядә хезмәт итеп кайткач, Дамир янында ике сезон ярдәмче булып йөри әле ул. Һәм 2012нче елда уракны 2005нче елгы «Нива»да үзе хуҗа булып үткәрә. Хуҗалыкта да, районда да алдынгы урыннарда була.

- Ярдәмчем тәҗрибәле механизатор Владимир Алпутин иде. Шундый оста белән бергә эшләүнең дә нәтиҗәсе инде бу, - ди егет беренче чиратта хезмәттәшләренең эшен бәяләп.
Илгә-көнгә өч егет (иң өлкәне Рүзәл өйләнеп, гаиләсе белән Казанда яши) үстереп биргән Алсу белән Габделкаюм Фазылҗановларның хәзер бәхетле көннәре. Уллары һәркайсы үз юлларын үзләре таба. Әти-әниләрен менә шушы Раушаннары кебек шатлык белән сөендерәләр.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: