Хезмәт

Район хуҗалыкларына сөт җитештерү буенча бурычлар куелды

Район хуҗалыклары сөт җитештерү буенча елны шактый әйбәт башлап җибәрделәр. Республика районнары арасында Балтач беренче өчлектә тора. Быелның беренче кварталында район хуҗалыкларында 14436 тонна сөт җитештерелде.

Бу - узган елның шушы чорындагыдан 954 тонна күбрәк. Чигенеш ясаган хуҗалык булмады. Сөт җитештерүдә кайсы хуҗалыкның ничек эшләгәне түбәндәге сводкада күренә. Саннарның беренчесе - быел өч айда җитештерелгән сөт, икенчесе узган елның шул чорына карата артык савылганы (ике күрсәткеч тә тонналарда).
Татарстан
1064
19
Дуслык
1053
12
Игенче
1037
12
Кызыл юл
928
185
Маяк
913
77
Бөрбаш
834
4
Тимирязев исем.
814
1
Яңа тормыш
781
-
Сорнай
738
45
Смәел
723
146
Сосна
709
2
Кама
700
134
Активист
643
120
Алга
596
5
Якты юл
580
5
Труд
565
59
Тукай исем.
486
51
Уңыш
461
1
Арбор
445
76
Борнак
365
-
Өч айда узган елның шул чорындагыдан артык савылган сөтнең яртысына якыны (466 тонна) соңгы март аена туры килә. Әмма нәкъ менә шушы айда бердәнбер «Борнак» хуҗалыгында 1 тонна сөтне узган елның март аендагыдан ким җитештергәннәр. Һәм алар әле дә сөтне узган елгыдан ким савалар. Тимирязев исемендәге, «Сорнай», «Маяк» хуҗалыкларында да апрельгә чыккач савымны былтыргыдан киметтеләр. «Татарстан», «Дуслык» хуҗалыклары көн саен 13-12 тонна чамасы, «Игенче», «Кызыл юл» җәмгыятьләре 10ар тоннадан артык сөт сатып миллионнар эшләгән бервакытта, Тимирязев исемендәге, «Маяк», «Яңа тормыш» хуҗалыкларының сөтне узган елгыдан ким сатулары кесәләренә нык суга.
Узган шимбә көнне видеобрифингтан соң район башлыгы Рамил Нотфуллин нәкъ менә сөтчелек тармагының көндәлек акча чыганагы булуын тагын бер кат искәртте. Язгы күчеш чорында савым сыерлары рационын өстәмә витаминнар, туклыклы матдәләр белән баетуга аеруча зур игътибар бирергә кирәк. Сыер организмында сөт ясалуга ярдәм итәрдәй элементларны алуга киткән сумнарны санап, сөт сатып артыгы белән керәсе зур акчаны югалтырга ярамый. Күп сөт бирә торган сыерларны аерым тәрбиягә кую нәтиҗәле. Савым сыерлары көтүен тулыландыру, яңарту игътибарсыз калырга тиеш түгел. Бигрәк тә яшь үрчемнең сакланышына зур игътибар бирелсен. «Игенче», «Дуслык», «Алга», Тимирязев исемендәге һәм башка кайбер хуҗалыкларда бозауларның еш үлеменә юл куела. Шуңа күрә бозаулар тәрбияләү буенча «Россельхознадзор» идарәсе белгеченең киңәшен дә (астагы язма) бирергә булдык.
Җыелышта алда торган язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләсе турында да җитди сөйләшү булды. Инде барлык хуҗалыкларда да сөрүлек җирләренең һәр гектарына кимендә 70 килограмм тәэсир итү көчендәге минераль ашлама тупланган булырга тиеш. Язгы кырда ашламасыз чәчеп зур мөмкинлекне кулдан ычкындырмау өчен һәр хуҗалык җитәкчесенең минераль ашламалар булдыруга җитди каравы сорала. Кайбер җитәкчеләр ярдәм итәм дип торган «Агрохимсервис» берләшмәсе ярдәменнән дә файдаланырга ашыкмыйлар. Югары сыйфатлы чәчүлек материал хәзерләү, орлыкларны лабораториядә тикшертеп тиешле кондициягә җиткерү, аларны төрле авыруларга, корткычларга һәм чүп үләннәргә каршы химик эшкәртү мөһим агрочара булып тора. Бу эштә махсус хәзерлекле, куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткән кешеләр генә эшләргә тиеш.
Фото:http://xn----dtbcgyiwlb1a4he.xn--p1ai/index.php?option=com_content&view=article&id=997:-----31-&catid=34:2012-06-17-12-32-11&Itemid=28

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: