Районда 29944 гектар игеннәрнең 22236 гектары җыеп суктырылды
397
0
0

25 августка пландагы 29944 гектар игеннәрнең 22236 гектары җыеп суктырылды. Үтәлеш - 74 процент.
«Алга» - 1018, «Якты юл» - 1270, «Игенче»-2079, «Смәел» - 750, «Активист» - 960, «Арбор» - 742, «Яңа тормыш» 1270 гектарда игеннәрне җыеп алып, планны 88-78 процентка үтәделәр. Ындырга 72931 тонна ашлык кайтты. Аның 5000 тоннадан артыгы соңгы 1 көндә.
«Кызыл юл», «Яңа тормыш» колхозы комбайнчылары үткән якшәмбе ялында 400әр тоннадан күбрәк ашлык суктырып алдылар. «Труд», «Игенче», «Якты юл», «Дуслык» хуҗалыклары комбайнчылары да амбарларга 300әр тоннадан күбрәк ашлык озаттылар. Әлегә һәр гектардан иң күп уңыш «Татарстан» - 45, «Яңа тормыш» - 44, «Дуслык» - 37,9, «Арбор» - 36,4, «Сосна» - 35,9, «Кызыл юл» - 35 центнер - хуҗалыкларында.
Районда быел чәчәргә планлаштырылган 11917 гектар уҗым культураларының 4213 гектары чәчелде. Моңа иң зур өлешне Тимирязев исемендәге - 409, «Татарстан» - 356, «Якты юл», «Сосна» - 320шәр гектар - хуҗалыклары механизаторлары кертте. Тукай исемендәге, «Уңыш» хуҗалыкларында чәчелгән мәйданнар юк дәрәҗәсендә. Көзге чәчүне 5 сентябрьгә төгәлләү бурыч итеп куелган иде. Мондый темп белән бу максатка ирешү икеле.
Иртә туңга сөрүнең мөһим агротехник чара икәнен һәр хуҗалыкта беләләр. Пландагы 42539 гектар җирнең 11955 гектары эшкәртелде. «Сосна» - 1106, «Якты юл» - 960, «Сорнай», «Яңа тормыш» 940ар гектарда туңга сөрделәр. «Бөрбаш»та барлык участокларны да сөрү катламын тирәнәйтеп эшкәрттеләр. Соңгысына «Труд» хуҗалыгында да зур әһәмият бирелә.
Август аенда эшкәртелгән басуларның уңдырышлылыгы югарырак булганын онытмыйча, туңга сөрүне дә беренче чираттагы мөһим эш дип карау сорала.
Фото: http://www.ryazagro.ru/news/4315/
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Теги:
250
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
-
22 апрель 2021 - 20:11Балтачта бу атнада нинди ярышлар үтәчәк? 24 апрель көнне 10.00 сәгатьтә 2008-2009 нчы елгы егетләр арасында мини-футбол буенча район беренчелеге узачак.800
-
22 апрель 2021 - 18:46Өендә үтерелгән җырчы Нурәхмәт Мөхәммәтҗанга 58 яшь тулган булыр иде Хәтерлисезме, элек Нурәхмәт Мөхәммәтҗан исемле чибәр буй-сынлы, моңлы тавышлы җырчы бар иде...13101
-
22 апрель 2021 - 17:44«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте Чаллыда милли матбугат үзәге оештыра «Шәһри Чаллы», «Көмеш кыңгырау» газеталары баш редакторлары үзәк оештырылуыннан уңай нәтиҗәләр көтүләре турында сөйләде.1900
-
22 апрель 2021 - 16:10Язгы ташу гармун моңы белән хуш килде! 🎶💃💫
-
22 апрель 2021 - 07:48БОЛЬШАЯ ВЫСТАВКА- РАСПРОДАЖА!!! 24 апреля с. Ципья, 25 апреля д. Старая Салаусь, ДОМ КУЛЬТУРЫ с 10.00 до 17.00 ч.9500
-
16 апрель 2021 - 14:00Игътибар! Фатирга кеше кертәм Барлык уңайлыклары булган 2 бүлмәле фатирга озак вакытка яшәргә кеше кертәм45100
-
21 апрель 2021 - 22:11"Ә мин синең хатыныңны яхшы беләм..." Краcнодар краенда яшәүче ике дус табигатькә чыгып, ял итәргә булган...85000
-
20 апрель 2021 - 09:2127 апрельдән «Мир» картасы хуҗаларын үзгәрешләр көтә Яңа кагыйдәләр карта тотучыларның куркынычсызлыгы өчен кертелә.78801
© 2011 - 2021. Хезмәт. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: BaltasiRed2005@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+