«Һәркемгә урын табыла»
Табигать шулай яратылган: тормыш дәвам итсен өчен, яшәешкә өмет бирер өчен дәвамчылар кирәк.
Нәселне дәвам итүчеләр, эшебезне дәвам итүчеләр булганда гына киләчәгебез өметле. Авылларыбыз яшәсен, чәчәк атсын өчен дә әти-бабайлар һөнәрен дәвам итүче яшьләр кирәк. Бүген нәкъ менә шул җәһәттән мәгълүмат чаралары, авыллар язмышы өчен битараф булмаганнар чаң суга да инде. Үзебез дә бит еш кына: бездән соң бу авылларда яшәүче калмас инде, бу буын туктаса, колхозларда эшләүче булмас та инде кебек уйлар белән баш ватабыз, бәхәсләшәбез, уйланабыз.
Шулай уйланабыз икән, димәк әле без битарафлар ук түгел, авылларыбыз язмышы уйландыра дигән сүз. Бер караганда, бездә дә мондый проблема бар инде: авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең яше елдан-ел арта. Бигрәк тә сыер саварга, терлек карарга киләм дип атлыгып торучылар юк. Юкса, урыннардагы җитәкчеләр дә бу тармакка акча жәлләми, эшләгән кешегә хезмәт хакы да чагыштырмача аз түгел. Моның сәбәпләре күп төрле шул. Иң төп сәбәп, мөгаен, бу юнәлештә кадрлар хәзерләүдә бер чорда өзеклек барлыкка килүдәдер. Гади хезмәт кешесенә игътибар да, авыл хуҗалыгы һөнәре-белгечләренең дәрәҗәсен үстерү буенча берни эшләнмәү, киресенчә әле, дәүләт сәясәтенең аңлап булмас дәрәҗәдә авылга капма-каршы булуы үз эшен эшләде. Дөрес, соңгы елларда хөкүмәт башында утыручылар да үз ялгышларын таный башлады шикелле, авылга бераз мәрхәмәтлерәк була башладылар. Әнә шул бераз гына уңай мөнәсәбәт тә инде беренче җимешләрен бирә. Дәвамлырак, күләмлерәк тә булсамы? Бу уңайдан үзебезнең элекке матур традицияләрне, эш-гамәлләрне кире кайтару да нәтиҗәсез калмас иде.
Әнә бит, соңгы елларда кабат кулланыла башлаган авыл хуҗалыгы белгечлеге алып, шунда эшкә кайткан белгечләргә өстәмә түләү генә дә шактый кызыксыну уятты. Фатирлар салып бирү дә күп очракта үзен аклый (хәтерләсәгез, үткән гасырның сиксәненче елларында барлык колхозлар белгечләргә генә түгел, хуҗалыкта эшләүче яшь гаиләләргә фатирлар төзи иде – бу бик зур “җим” булды). Дөрес, кайбер урыннарда белгечләргә дип атап салган заманча искитмәле фатирларга да кызыгучылар юк, ә кайбер урында яшьләр бер-берсенә карапмы, иярепме, башка сәбәплеме, ничек тә авылга кайтырга тырыша.
Менә бу язманы хәзерләгәндә “Татарстан” хуҗалыгының кадрлар бүлеге мөдире Фирдания апа Галимуллинадан махсус шул хакта сораштым. Шул җирлектә яшәгәч, юкса, биредә аларның шактый күп булуы турында үзем дә хәбәрдар инде. Алай гына да түгел, кайткан берсен кире какмыйлар, эш тә, урын да табалар, дигән аптырау да бар әле күңелдә.
– Дөрестән дә, кайтам, эшлим дигән бер генә кешене дә бормыйлар бездә, – ди Фирдания апа. – Күбесе үзебезнекеләр һәм күбесе яшьтән шушы хуҗалыкта кайда да булса хезмәт куеп, үзен күрсәтеп киткән егетләр. Соңгы елларда гына югары белемле агроном, инженер булып кайткан Алмаз Мөхәммәтҗанов, Фирдүс Хәкимов, Рөстәм Зариповлар нәкъ әнә шулай, берничә ел ындыр табагында машинист ярдәмчесе булып эшләп, тырыш, булдыклы егетләр дигән фикер уятканнар иде инде. Аннан соң бит аларның барысы да шушы хуҗалыкта намус белән хезмәт куючы иң үрнәк гаиләләребезнең дәвамчылары. Элекке данлыклы ферма мөдире Гарифҗан абый Хәкимов, аның шулай ук данлыклы уллары Зөлфәт, Фидаил турында күптән түгел “Хезмәт” язган иде инде, Фирдүс шушы гаиләнең өченче буыны, Фидаилнең улы. Ун еллар элек шулай ук югары белемле белгеч булып кайткан Ленар Мөхәммәтҗанов ферма мөдире булып уңышлы гына эшләгәнгә, энесе Алмазга да зур өметләр баглыйбыз. Әлегә, шөкер, бар яктан булган, тырыш та, барлык чараларда да бик актив булган бу егет тә өметләребезне аклап килә. Рөстәм исә бик тәртипле, хуҗалыгыбызның алыштыргысыз автобус шоферы, бик мәрхәмәтле дә, карусыз, бар эшкә өлгерә торган Раушанның улы. Алма агачыннан ерак төшми дигәндәй, моңа кадәр мондый дәвамчыларда ялышмадык. Әле бит бездә кайтып эшли башлаучылар болар гына түгел, яшь белгечләребез арасында ветеринария табиблары да, хисапчы, икътисадчылар да, лаборант, тэәминатчы да бар. Шунысын да әйтим әле, бүген дә авыл хуҗалыгы, ветеринария академиясендә белем алучы егет-кызларыбыз шактый, алар арасында да безгә кайтам диючеләр бар. Расих Габделхаков, Ранил Сәйфелганиев, Рәдис Габдуллин кебек техника иярләп уңышлы гына эшләп китүчеләр дә, читтән килеп, эшкә урнашучылар да бар. Кызганычка, терлекчеләр арасында гына андый яшәрү күзәтелми, әлегә кадрлар белән проблема да юк, бәлки тора- бара анда да үзгәреш булыр әле дип көтәбез.
Мондый уңай үзгәрешләр, шөкер, башка хуҗалыкларда да бар. Кайталар, урнашалар, гаилә коралар, матур йортлар салалар (кайберләренә хөкүмәт программасы нигезендә йортлар төзеп чыгарга җитәкчелек тә ярдәм итә). Эшне дә булдырып эшлиләр, һөнәри конкурс-бәйгеләрдә дә сынатмый яшьләребез. Күптән түгел районыбыздан дүрт яшь белгечнең ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән мәртәбәле бәйгедә җиңү яулаулары турында хәбәр иткән идек инде. Наилә Гыйльметдинова “Иң яхшы бозау караучы”, Елена Салатова “Иң яхшы хисапчы-икътисадчы” булып танылса, Альнур Шәрәфетдинов “Иң яхшы ветеринария табибы”, Рөстәм
Зарипов “Иң яхшы инженер” номинацияләрендә икенче урынга лаек булды. Менә шуларның соңгы икесе “Татарстан” хуҗалыгыннан инде.
Рөстәм Зарипов турында алдарак Фирдания апа бик матур фикерләр әйтте. Шуны гына өстәргә кирәк: мәктәп елларыннан ук бик актив, сәләтле егет академияне дә кызыл дипломга тәмамлаган, беренче катнашкан ярышта ук зур нәтиҗәгә ирешкән икән, димәк, диплом белән генә түгел, белем белән дә кайткан дип нәтиҗә ясарга җирлек бар.
Тагын бер призлы урын алган Альнур Салавыч егете түгел. Әмма күптән Салавычныкы инде ул. Балтачтан килеп, шактый еллар шушы хуҗалыкта мал табибы булып эшли. Аның һөнәри осталыгына, белеменә безнең авылларда беркем дә шикләнми инде анысы. Тырышлыгы, тәртиплелеге, әйткән сүзендә тора белүе белән дә чын мәгънәсендә хөрмәт казанды инде ул.
Альнур турында бары тик әйбәт фикерләр генә ишеткән булса да, моңа кадәр йомыш төшсә, гел йә Фәргать абый Закировка, йә Рифат абый Зыятдиновка мөрәҗәгать итә идек. Бер чакны алар икесе дә туры килмәде дә, Альнурга әйтергә туры килде. Белеп мактыйлар икән, дип калдык. Хәзер бит сыер-бозау малы гел чирләп тора, нинди генә проблема белән, көннең-төннең кайсы сәгатендә генә мөрәҗәгать итәргә туры килми үзләренә – рәхмәттән башка бер сүз юк, теләсә кайчан телефоннарын ала, һич авырсынмый килә, ярдәм итә безнең Салавыч ветеринарлары! Сыер-бозау гынамыни, анысы инде гадәти хәл, әле менә бу җәйдә этебез чирләп китте. Күзеңә карап яткан җан иясе жәл бит, шприц белән сөт эчертеп кенә җиңеп булмагач, кыенсынып кына Альнурга шалтыраттым. Башка проблемагыз калмадымыни, димәде, “Районда этләргә дигән махсус укол-дарулар таба алмассыз инде, шулай да менә шуларны-шуларны алыгыз, кадап карарбыз,” – диде ул. Күзен ачып карар хәле калмаган этебезне дә терелтте бит Альнур. Иренмәде, берничә тапкыр килде. Эшен әнә шулай “вак-төяк”кә бүлми генә эшли, белеме дә, тәвәккәллеге дә бар – Альнурның җиңүе дә очраклылык түгел димәкче булам (әле миңа калса, ул беренче урынга да бик лаек иде), чын-чыннан үз һөнәре остасына әйләнгән инде ул.
Мондый дәвамчылар булганда яши әле ул авыл, яши...
Еллар белән тәҗрибә арта. Аңарга тәвәккәллек, тырышлык өстәлә. Әдәп-тәрбиялелек, үз эшеңне яратып, «вак-төяк»кә, «мөһим»гә бүлми эшләү – Альнур Шәрәфетдинов ирешкән уңышларның, ул яулаган хөрмәтнең нигезендә бернинди сер юк.
Беренче катнашкан бәйгедә үк призлы урын алу Рөстәм Зарипов кебек хезмәт юлын яңарак кына башлаган яшь белгеч өчен зур дәрәҗә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев