Хезмәт

Рәкыйп Нәҗипов: “Авызыңа бал да май, Рәис абый!” (+фоторепортаж)

"Кама" хуҗалыгының еллык хисап җыелышы гадәти тәртиптә узмый икән. Күп урыннарда башта хуҗалык җитәкчесе доклад укый, аннан белгечләр, кайда кабатланып, кайда кабатланмаска тырышып, үз юнәлешләре буенча чыгыш ясый. Ә монда үзәктә - белгечләр.

Сүзне дә беренче алар ала. Үзләре аңлаганча, күзаллаганча, һөнәри нечкәлекләргә кадәр - "төбенә төшеп" анализ ясыйлар. Ә җитәкче Рәкыйп Нәҗипов аларның һәр чыгышыннан соң үзенең өстәмәләрен, аңлатмаларын бирә бара.

-Үткән ел терлекчелектән колхоз кассасына 104 миллион 103 мең сум акча керде. Бу бөтен акчаның 84 проценты. Сөт җитештерүне алдагы ел белән чагыштырганда дүрт процентка арттыра алдык. Бу - 2675 центнер сөт дигән сүз. Ит җитештерүдә дә күрсәткечләр әйбәт буласы иде, әмма дуңгызчылык бөтен плюсләрне "йотып бетерде". Сөтчелектә 47,7 процент булган рентабельлелек тә, дуңгызчылыктагы минус 24,8 процент белән кушылгач, бермә-бер кимеде. - Хуҗалыкның баш зоотехнигы Рәис Нәҗипов үз чыгышын әнә шундый каршылыклы арифметикадан башлады һәм... шулай дәвам да итте. Әйтик, "Кама"да мөгезле эре терлекләрдән узган ел уртача 808 грамм тәүлеклек артым алганнар, бу - районда өченче күрсәткеч. Тик 2015 елда беренче булганнар һәм үзләрендә үк бер үк шартларда эшләп, бер үк рацион белән, бер үк ризыкны ашатып, 991 грамм үсеш алучылар бар. Яки көтүгә 195 баш нәселле тана керде, 30 процентка яңарттык дип сөенеп әйтсәләр, терлек үлемен, сыерларны бракка чыгаруны киметергә дигән бурычны үти алмадык дип уфтаналар. Шулай ук 1 центнер сөт һәм ит җитештерүнең бәясе үскән, монда үзебездән торган, әле киметеп була торган чыгымнар да күп, диләр. Әнә шул барлык резервларны санап караганнан соң (мин исә аларның берничәсенә генә тукталдым), киләсе елда терлекчелек өлкәсендә акча керемен 120 миллион сумга җиткерә алабыз дигән фикергә килгән баш зоотехник.

Ул үз өстебезгә шундый бурыч алабыз дигәч, хуҗалык җитәкчесе түзмәде: "Авызыңа бал да май, Рәис абый! Мин дә бу саннарны әллә ничә кабат анализлап караган идем. Терлекчелектән 116 миллион сум акча кертә алсак, бик әйбәт булыр дигән идем... Бирсен Ходай", - дип куәтләде.

Баш агроном Айдар Әсхадуллинның чыгышын тыңлагач, төгәлрәге, 2017 елда игенчелектә акча керемен 20 миллион сумга җиткерергә дигән фикерен ишеткәч, Рәкыйп Нәкыйпович киресенчә: "Мин 25 миллион сум дип куйган идем, чөнки районда безнеке кадәр җирдә бездән күп акча эшли алучы хуҗалыклар бар. Безгә дә тырышырга кирәк. Шунысыз чыгышлана алмаячакбыз", - диде. Бу өлкәдә дә резервлар дигәннәре шулкадәр күп һәм барысы да үтәп, эшләп булырлык дигән уртак фикергә килделәр. Баш инженер Рафил Зәкиев, төзелеш тармагына җаваплы Фаил Гайфулллиннарны тыңлаганда да бер генә санны да игътибарсыз калдырмады рәис. Рафилнең: "Паркта техникаларның уртача яше 16 ел" дигәне белән генә килешеп бетмәде. "Хәйран яңарткан идек бит, шулай ук микән, тагын бер исәпләп карарбыз әле яме", - диде. Шикләнерлек тә шул: 2016 елда гына да 12 миллион сумнан артык техникалар, авыл хуҗалыгы машиналары алганнар, аннан алдагы елларда да шуннан ким булмаган. 1988 елгы бер КамАЗ бар, уртача яшьне шул картатмыймы икән диештеләр. Гомумән алганда техникалар паркы, мастерскойдагылар эшеннән канәгатьләнергә дә була. Инде бу хуҗалыкта тырмалар, чәчкечләр, тагылма агрегатлар барысы да язгы кыр эшләренә әзер, тракторларның да 80 проценты ремонтланган.

Ә "баш төзүче" Фаил абыйның чыгышына килгәндә, үткән ел игенчелектә, терлекчелектә бик әйбәт нәтиҗәләргә ирешүнең чагылышы буларак (үзләре күп кимчелек табу бу бит әле начар эшләү дигән сүз түгел, гомуми нәтиҗәләр буенча районда икенче урынга чыккан хуҗалык бу), аңа төзелгән, ремонтланган объект, биналарны санап чыгарга гына да шактый вакыт кирәк булды. Әтнәдә печән склады, яңа бозаулату абзары, хөкүмәт программасы нигезендә ике сенаж базы, яшь белгечләрне тарту, кызыксындыру өчен шул ук Әтнәдә фатир, Пыжмарада тудыру абзарына капиталь ремонт, ашлык склады һ.б. Бөтенесе 21 миллион 41 мең сумлык төзелеш алып барганнар. Бу алдагы елдан 4 миллионга, 2015 елдан 9 миллион сумга күбрәк. Бу саннардан төзелеш темпларының нинди тизлек белән үсүен чамалавы кыен түгел. Әле чират көтүче урыннар күп диләр. Шуңа да төзүчеләр үзләренә бу елга инде 37 миллион сум акчаны тәгаенләргә тели. Заман таләбе, ихтыяҗы исә бермә-бер күбрәкне таләп итә. "Кама"лыларның да карусельле абзар төзү хыялы бар. Әгәр аңа тотынсалар, аның үзенә генә дә планлаштырылганнан күбрәк акча кирәк булачак, шул ук вакытта бик тә кирәкле ашханә, сенаж базлары, абзарлар ремонты, ремонт мастерское, орлык складлары төзү, Әтнәдә һәм Сәрдектә техника кую өчен махсус урыннар, бозауларга җәйге лагерь төзелешен дә кичектерергә ярамый. Шуңа күрә әлегә төзелеш өлкәсендә санау-планлаштыруларны дәвам итәргә, мөмкинчелектән чыгып эшләргә дигән карарга килделәр.

Читтән карап торган кешегә барысы да әйбәт күренә диләр. Дөресен әйтим, рәиснең белгечләр белән шушындый мөгамәләсе, җыелышның барышы ошады миңа. Рәкыйп Нәҗиповның: "Һәр кеше үзе теләгәнчә эшләсә, эш бармый. Без һәркемнең фикерен тыңлыйбыз, киңәшләшәбез, аңлашып эшлибез", - дигән сүзләренең гамәлдәге чагылышын күрдем мин монда. Әле тагын рәиснең кәгазьгә язылган чыгышны түгел, күңелендәге фикерләрне йөрәге аша үткәреп, эзлекле, әзерлекле сөйләве ошады. Һәр өлкәдә санап, акыл белән эшләргә тырышулары ошады.

- Безнең Рәкыйп Нәкыйпович районда иң күп санаучы рәис инде ул, - диде үз чыгышында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фирдәвес Нәбиуллин (бу җыелыштан чыгып, белгечләрен дә санарга өйрәтеп бетергән дигән нәтиҗә ясарга була - Г.Г.). - Ул әйткән терлекчелектә биш процент үсеш булсын өчен игенчелектә ун процент үсешкә ирешергә кирәк дигән сүзләр чынга ашсын өчен тырышырга кирәк. Татарстан, район җитәкчеләренең дә таләбе шундый.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: