Хезмәт

Һәрнәрсәдән хикмәт табып...

Авылда яшәгән кеше, кайсы өлкәдә эшләвенә карамастан, авыл хуҗалыгы тармагының белгече дип, бер дә булмаса инде, үзен бу юнәлештә бик хәбәрдар, дип саный.

Бер уйлаганда моңа нигез дә бар шикелле, басулар элеккечә иген бирә, игенчеләр чәчә, җыеп ала, фермаларда сыерлар азык бирсәң сөт бирә, бирмәсәң - бирми, терлекләргә дә азыкны мулдан салсаң, артымы яхшы була. Тыштан карап торганда шулай тоелса да, терлекләрне тукландыру, сарыф ителә торган азыктан максималь рәвештә файда алу, димәк, чыгымнарны киметү хисабына үзкыйммәтне дә төшерү - бу проблемаларны бүген чишмичә торып алга бару авырдан булачак икәнен күпләр сиземли. Әмма моның шулай икәнен җитәкчеләр танысалар да, күп хуҗалыкларда бу юнәлештә ниндидер сизелерлек зур адым ясарга атлыгып торучылар гына аз.
«Смәел» хуҗалыгы җирлегендә район хуҗалык җитәкчеләре белән бу юнәлештә үткән сөйләшү файдалы һәм нигезле булгандыр. Бу хуҗалык соңгы 4 елда кукуруз игүдә яңа технологияләрне кулланып,
белгечләр фикеренә таянып, безнең шартларда кукуруздан орлык алып, аны эшкәртеп, әрәм-шәрәм итми, терлеккә файдалы итеп ашату буенча инде тәҗрибә туплаган. «2010 елда булган корылык тер-
лек азыгына, аны әзерләүгә яңача карарга мәҗбүр итте», - ди 10нчы елын бу хуҗалыкны җитәкләүче Илһам Шакиров. - Мондый адымга күмәк хуҗалыкның терлек азыгы әзерләүгә кала торган мәйданнарның да чикле булуы да безнең шартларда ниндидер хикмәт уйлап чыгарырга этәргеч булгандыр. Күмәк хуҗалыкның баш агрономы Тәбрис Зәкиуллинның да яңалыкны тоеп, тәҗрибәле белгеч буларак һәр нәрсәгә фәнни яктан килеп эшләргә тырышуының өлеше зур.
Менә 2 ел инде бу хуҗалык җирләрендә кукуруз орлык алу өчен дә чәчелә. Узган ел ул 60 гектарда игелсә, быел аның мәйданын 110 гектарга җиткергәннәр. Һәр гектардан уртача 50 центнер уңыш чыгуын исәпләсәң, гомуми җыемның күләмен чамаларга була. Иң хикмәтлесе кукуруз орлыгын амбарга алып кайткач башлана. «КАМП» җәмгыятеннән алынган агрегатта орлык сыттырыла, билгеле микъдарда кырмыска кислотасы кушып, басым астында махсус полиэтилен капчыкка (рукавка) һава калдырмыйча тутырыла. Озынлыгы 40 метрга кадәр җиткән бу капчыкка 100 тоннага якын орлык туплана, ул ачык һавада саклана. Узган ел шушындый алым белән 270 тонна азык әзерләгәннәр. Быел аны 500 тоннага җиткерергә булганнар. Әле яңадан киптереп, 40 тонналап кукуруз орлыгын терлеккә катнаш азык әзерләп бирүдә файдаланырга уйлап торалар.
Мондый ысулның нинди файдасы бар соң, дип күмәк хуҗалык җитәкчесен «тинтерәтәм»: «Терлек организмы гади ысул белән эшләнгән катнаш азыкның 60-65 процентын эшкәртсә, яңача әзерләнгән азык 85-90 процентка кадәр эшкәртелә. Димәк, бу мисалда гына да азыкның өчтән беренә экономия. Кукуруз орлыгыннан әзерләнгән азыкның тагын бер үзлеге - ул терлек ашказанында әчеми, аның тискәре йогынтысы юк дигән сүз. Барлык чыгымнарны исәпләгәндә, әзерләнгән 1 килограмм мондый терлек азыгының үзкыйммәте 4 сум 30 тиенгә чыга. Савым сыерына бирелгән шушындый 1 килограмм кукуруз орлыгы 2 литр сөтне арттыра, ә арпадан эшләнгән 1 килограмм катнаш азык сөтне 1 литрга гына арттырырга сәләтле. Сөтне сату бәясенең бүген 20 сумга якын икәнен истә тотсак, мондый ысул белән әзерләнгән кукуруздан нинди файда алып булачагын үзең исәпләп кара инде», - дип елмайды рәис.
Хуҗалыкта шушындый азык ашату чорында савым сыерлардан 20шәр литр сөт савып алганнар икән, дөрестән дә, бу тәҗрибә башка хуҗалыкларны да кызыксындырырга тиеш. «Терлек азыгын шушылай әзерләү, нәрсә, башка хуҗалыкларда мөмкин түгелме, барлык мөмкинлекләр бар бит», - диде район башлыгы Рамил Нотфуллин. Моның өчен бары җитәкченең теләге кирәк һәм монда өйрәнгән тәҗрибә монда гына калмасын, дип өстәде ул. Быел «Татарстан», «Маяк» хуҗалыклары да кукурузны нәкъ шушылай орлык алу өчен чәчкәннәр, хәзер аның орлыкка дип калдырылганын җыеп алу бара. «Смәел» хуҗалыгы Апас районыннан кайтарылган махсус «Класс-аксион» комбайны өчен акчаны кассадан чыгармаган, икенче ел бәрәңге белән түләргә килешкән. Хуҗалыкта игелә торган бәрәңгенең уңышы быел бик сөендермәсә дә, кирәк җиргә ярап куя бит. Ә аны киләчәктә дә югары керем кертә торган тармак буларак үстерергә уйлыйлар. Ә монысы инде смәеллеләрнең тагын бер хикмәте.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: