Хезмәт

Рәшит Һадиев: «Дуңгызны шоколад биреп тә симертеп була»

«Труд» хуҗалыгы отчет җыелышында барлык белгечләр дә үз тармаклары буенча отчет биргәннән соң, сүзне хуҗалык рәисе Рәшит Һадиев алды.

- Дуңгызны шоколад биреп тә, бәрәңге ашатып та симертеп була. Икесе дә бер үк төрле нәтиҗә бирә икән, арзан торганын ашату файдалырак ич.
Чыгышында әнә шуның ише мисаллар китереп, ит-сөт җитештерүгә киткән чыгымнарны киметү юлларын аңлатырга тырышты.
- 2013нче елда иген уңышы түбән булу сәбәпле, узган ел малларга тартканнан калган ашлык калдыгы ташып ашаттык. Арзанын-арзан, әмма терлекне үстерү өчен тәэсире дә шул чама гына. Терлекләрнең тәүлеклек үсеше түбән булды. Әкрен үскәч, тиешле авырлыкка җиткерү өчен абзарларда озак тоттык. Тиешле срогыннан үсеп киткән вакытта тагын күпме азык, күпме кеше көне артык сарыф ителде.
- Дуңгыз ите җитештерүчеләргә хезмәт хакын сөт сатудан кергән акчадан түләгән айлар күп булды. Үрчем алуны яхшыртып, дуңгызларны үстерү, симертү срогын кыскартканда бу тармак та үз-үзен туендырып кына калмыйча, табыш та китерә ала ич.
Хуҗалык рәисе, гомумән, чыгымнарны киметү юлларын һәр терлекче аңларлык итеп гади мисалларда күрсәтте. Күрше хуҗалыклар белән дә чагыштырды. Мәсәлән, бер үк саннардагы малларны «Кама»да, «Арбор»да, «Труд»тагыдан азрак кешеләр карый икән. Игенчелектә дә чыгымнарны киметү мөмкинлекләре күп.
- 2013нче елда ягулык-майлау материаллары 10 еллап электәгедән ике тапкыр диярлек ким тотылды. Җирләр шул ук, ашлык, терлек азыгы алу артты. Ә узган ел 2013нче елдагыдан азрак ягулык тотып күбрәк уңыш алдык. Димәк, монда да резерв бар әле, - диде рәис. Бер җирне кат-кат эшкәртүләрне бетерү, минераль ашламаларны игеннәргә яхшы тәэсир итәрлек итеп кирәк җиргә кирәгенчә генә куллану да чыгымнарны шактый янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Трактор-комбайннарны, авыл хуҗалыгы машиналарын яңартуны да әнә шул кирәксез чыгымнарны киметүне күздә тотып дәвам итәләр. «Труд» хуҗалыгы икътисади яктан бүген райондагы беренче җиде хуҗалык рәтендә тора. Төрле түләүләрне вакытында түләп баралар, хезмәт хакы айныкы-айга бирелә һәм ул начар түгел. Узган ел тракторчыларныкы айга уртача - 18440, шоферларныкы - 18160, сыер савучыларныкы - 18233, дуңгыз караучыларныкы - 18190, бозау караучыларныкы 17400 сум чыккан.
2012нче елда бәрәңгедән 421 мең, 2013тә 349 мең сум акча кергән. Узган ел бөтенләй утыртмаганнар. Дөньядагы үзгәрешләрдән хәзер бу культурага да ихтыяҗ артырга мөмкин. Шуңа күрә быел тагын бәрәңге утырта башларга сөйләштеләр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин бу турыда район башлыгы күрсәтмәсен әйтеп үтте. Трудлыларның узган елгы эшләренә уңай бәя биреп, кимчелекләрен әйтеп, яңа башланган елда аз чыгымнар тотып күбрәк продукция җитештерүне тәэмин итә алырлык җитәкчелек һәм белгечләр, гомумән, коллектив эшләвен күрсәтте.
Җыелыш азагында пенсия яшенә җиткән 10 кешегә хуҗалык бүләкләре тапшырылды.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: