Саклык таләп ителә!
Авыру чыккан төбәкләрдән терлекләрне арзан бәядән дә китерергә мөмкиннәр, моңа кызыкмагыз.
Соңгы вакытларда республиканың терлекчелек тармагында йогышлы авыруларның ешаюы күзәтелә. Аларның кешегә йогу очраклары да булуы һәркемне сагаерга мәҗбүр итә. Мәсәлән, бруцеллёз чире республикабызның тагын бер районында баш күтәрде.
Бу авыруның нәтиҗәләре бик аянычлы: ул кешеләргә күчеп, гомерлек инвалид калдырырга мөмкин, терлекләр юк ителә, аларның итен, сөтен куллану, башка төбәкләргә чыгару, сату катгый рәвештә тыела.
Авыру чыккан төбәкләрдән терлекләрне арзан бәядән дә китерергә мөмкиннәр, моңа кызыкмагыз. Бәясе очсыз дип, билгесез кешеләрдән, шулай ук читтән мал сатып алмаска, фермаларга да читтән килгән кешеләрне кертүне тулысынча чикләргә кирәк.
Мал ташып сатучыларга, тиешле ветеринария таләпләрен үтәмәгәндә, читтән мал алып кайтуны чикләргә яисә бөтенләй туктатырга кирәк.
Район гадәттән тыш эшләр комиссиясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев